Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кара-Мурзага яңа җинаять эше сәяси тоткыннарны яклау чарасы үткәрү өчен ачылган булган


Владимир Кара-Мурза
Владимир Кара-Мурза

Кара-Мурза узган елның 27 октябрендә сәяси тоткыннар көне уңаеннан Мәскәүдә конференция оештырган. Гаепләүчеләр бу чара Русиядә теләнмәгән дип табылган Free Russia Foundation оешмасы акчаларына үткәрелгән дип саный.

Русиядәге оппозицион сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Владимир Кара-Мурзага сәяси тоткыннарны хуплаган чара үткәрүе өчен теләнмәгән оешма эшчәнлеген алып бару турында гаепләү белдерелгән. Бу хакта аның адвокаты Вадим Прохоров хәбәр итә.

Кара-Мурзаны узган елның 27 октябрендә, Free Russia Foundation оешмасы акчаларына (ул Русиядә теләнмәгән оешма дип табылды – ред.), Мәскәүнең Сахаров үзәгендә Русия сәяси тоткыннарын хуплап чара уздыруда гаеплиләр, дигән адвокат.

Кара-Мурзага теләнмәгән оешма эшчәнлегендә катнашу турындагы яңа җинаять эшен 13 июльдә үк ачкан булсалар да, моның хакында июль ахырында гына билгеле булды. Шулай да эшнең фабуласы һәм нинди "теләнмәгән оешма" турында сүз баруы бигеле түгел иде.

Элегрәк сәясәтче Русия гаскәре турында фейклар тарата дигән гаепләү белән тикшерү изоляторына ябылган иде.

Ул сугышка каршы протестлар башлангач кабул ителгән, гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату кануны нигезендә тикшерү изоляторына беренчеләрдән ябылган кешеләрнең берсе. Моңа Американың Аризона штаты канун чыгаручылары алдында Русия хакимиятләренең гамәлләрен һәм Украинага һөҗүмне хөкем итүе сәбәп булды.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, 2022 елның мартында, башка оппозиционерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән бергә Кара-Мурза Русиянең сугышка каршы комитетын оештырды.

Аерым алганда, комитет әгъзалары дөнья җәмәгатьчелеген Русиянең сугыш башлаган сәяси җитәкчелеген "хәрби җинаятьчеләр" дип игълан итәргә чакырды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG