Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты Владимир Кара-Мурзага тагын бер җинаять эше ачкан


Владимир Кара-Мурза
Владимир Кара-Мурза

Кара-Мурзаны Русиядә “теләнмәгән оешма” эшчәнлеген алып баруда гаеплиләр.

Русиядәге оппозицион сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Владимир Кара-Мурзага тагын бер җинаять эше ачканнар. Бу турыда адвокат Вадим Прохоров белдерә. Элегрәк Кара-Мурза армия турында фейклар тарата дигән гаепләү белән тикшерү изоляторына ябылган иде.

Адвокат сүзләренчә, җинаять эшен Русия тикшерү комитетының баш тикшерү идарәсе 13 июльдә үк ачкан, әмма бу әле генә мәгълүм булган. Аны Русиядә "теләнмәгән оешма" эшчәнлеген алып баруда гаеплиләр.

"Бу эшнең фабуласы әле билгеле түгел, гаепләү Владимир Кара-Мурзага әле белдерелмәгән, гаепләү карары аңа да, аның адвокатларына да әле тапшырылмады", дип яза Прохоров.

Нинди "теләнмәгән оешма" эшчәнлеге турында сүз баруы әлегә билгесез.

Кара-Мурзаны мәхкәмә Русия кораллы көчләрен куллану турында, белә торып, җәмәгатьчелеккә ялган мәгълүмат таратуда гаепләп, апрель аенда сак астына япты. Ул сугышка каршы птотестлар башлангач кабул ителгән, армия турында фейклар кануны нигезендә тикшерү изоляторына беренчеләрдән буларак ябылган кешеләрнең берсе. Моңа Американың Аризона штаты канун чыгаручылары алдында Русия хакимиятләренең гамәлләрен һәм Украинага һөҗүмне хөкем итүе сәбәп булды.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, 2022 елның мартында, башка оппозиционерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән бергә Кара-Мурза Русиянең сугышка каршы комитетын оештырды.

Аерым алганда, комитет әгъзалары дөнья җәмәгатьчелеген Русиянең сугыш башлашаган сәяси җитәкчелеген "хәрби җинаятьчеләр" дип игълан итәргә чакырды.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG