Дөнья татар конгрессының сигезенче җыены тәмамланганына бер атна була, әмма әлегәчә бу татар зыялылары, татар җәмәгатьчелеге фикер алышкан төп темаларның берсе булып кала бирә.
Утырышлар узды, мөнбәрдән чыгышлар да күп булды, бик күп шигырь юллары да яңгырады, Татарстан президенты куллыннан мактаулы исемнәр, бүләкләр алынды, концертлар каралды, чәкчәкләр белән сыйланылды, фотоларга төшелде, хәзер инде бу ни булды әле дигән сорауга да җавап эзләргә вакыт җитте.
30 еллыгын билгелән, үзен татарның иң зур һәм иң абруйлы иҗтимагый оешмасы дип таныткан Дөнья татар конгрессының сигезенче корылтае тарихка Путинның Украинага каршы башлаган сугышын хуплавы белән кереп калачак. Милли мәгарифне ни рәвешле торгызу (ә бу хәзер Татарстанда да, чит төбәкләрдә дә иң авырткан сөял), Татарстанны республика итеп саклау һәм читтәге татарларга булышу юлларын үстерү, татар тарихын өйрәнү, шәһәрләшкәндә милли үзаң, татар телле булып калу мәсьәләләрен өскә чыгарып, фикерләшү, төрле хәлләрне күз алдында тотып стратегияне билгеләү урынына татарлар Русия президенты Владимир Путин кушуы белән Украинага бәреп керүне, әле дә дәвам итүче сугышны хуплаучы резолюция кабул итте.
Азатлык корылтай башланганчы ук сугышны хуплаучы резолюция булырга мөмкинлеген үз чыганакларына таянып язды. Һәм чит илләрдәге озак еллар дәвамында уңышлы эшчәнлек алып барган татар оешмаларының вәкилләре Русия хакимияте татар җыенын үз сәясәтендә катыштыра алуында шикләнеп килмәүләре турында белдергән иде. Шулай килеп чыкты да. Конгресска килгән татарлар җыены исеменнән резолюция өчен тавыш бирдерттерү үзе бер махсус операцияне хәтерләтте.
Бу документ алдан әзерләнәп, делегатларга да, Милли Шура әгъзәларына да бирелмәде, делегатларга ул бары тик пленар утырыш узган көнне генә таратылды. Резолюция тексты, башка еллардан аермалы буларак, татар телендә генә язылган иде. Моны конгрессның принципиаль рәвештә татар телендә генә эш алып баруы, татар теле яклауга мохтаҗ дигәнгә ишарә итеп бәяләп булыр иде, әмма моңа кадәр татар телен яклауда алдынгы сафларда күренмәгән, көрәшне әйдәп баруны үз өстенә алмаган конгрессның татар телен әле генә искә алуы шикләндерә. Шуңа да бу бер хәйлә булырга охшаган.
Азатлык чыганаклары әйтүенчә, башта бу резолюция өлгесен Конгрессның элекке рәисе Ринат Закиров белән җәмәгать эшлеклесе, милли хәрәкәт ветераны Тәлгать Бариев язган, әмма аны Татарстан президенты аппараты кире каккан. Сызып ташланып, ул яңадан язылган. Азатлык Тәлгать Бариевтан моны раслата алмады. Делегатларга таратылган документ Татарстан президенты аппаратының эчке сәясәт эшләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев җитәкчелегендә әзерләнгән дигән фикерне дә берничә кеше әйтте. "Ул урысча язылган, аннары татарчага тәрҗемә ителгән. Татар телен камил белгән кешеләр тексттагы салкын рәсми тел, аңлашылмаган сүзтезмәләре күрә ала. Бик коры язылган, бу стиль түрәләргә хас", диде үз имемен атамауны сораган бер әңгәмәдәшебез. Татарстан түрәләре Мәскәүнең куәт структуралары контроле астында эш иткән булырга мөмкин.
Татарча гына язуны конгресс делегаты, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова "Русия төбәкләреннән дә, БДБ илләреннән килүчеләр дә татарчаны белми, шуңа текстка төшенеп торучылар булмады, чит илдән килүчеләр арасында татарчаны белүчеләр булса да, кирилл имлясында укымый", дип аңлатты. Димәк түрәләр моны аңлап эш иткән, документ урысча да язылган булса, төбәкләрдән, чит илләрдән килүчеләр арасында тавыш күтәрә алучылар калкып чыгуыннан курыккан.
Пленар утырышта резолюция өчен тавыш бирү бик тиз оештырылды. Делегатлар мандатларын нәрсә өчен күтәргәнен дә аңламады. Утырышны алып баручы Васил Шәйхразиев берничә секундта "Күпчелек тавыш белән кабул ителде", дип игълан итүдән соң, "Туган тел"не җырлауга күчтеләр. Бар нәрсә дә шома барганда язучы Фәүзия Бәйрәмованың "Бу резолюция өчен тавыш бирергә ярамый!" дигән тавышы ишетелде, әмма зур залга аның сүзләре барып җитмәде, залда микрофоннар куелмаган иде, "ачык микрофон"нарның булмавы да каршылык күрсәтүчеләрне алдан ук кистерү. Язучы протест йөзеннән залдан чыгып китте. Татарстан медиасы конгресс җыенын яктыртканда резолюциягә каршы булучылар булганын тасвирламады.
Галим, Милли шура әгъзасе Дамир Исхаков тавыш бирү процедурасы төгәл үтәлмәде ди, сайланган мандат комиссиясе эшкә җәлеп ителмәгәнгә күрә, кабул ителде дип игълан ителгән, аннары Дөнья татар конгрессының рәсми сәхифәсендә дөнья күргән резолюциянең кануни нигезе шикле дип аңлата.
— Корылтайга кадәр Милли шура утырышы булды, без ул документны сорадык, әмма ул юк диделәр. Корылтайга чыгарыр алдыннан аның тикшерелүе кирәк иде, әмма бу булмады. Текст читтән керде, корылтай көнне генә делегаталарга таратылды, — дип искә ала ул. — Чынында тавыш бирү булмады. Кем хуплый, кем каршы, кем тотылып калды – болар барысы да саналырга тиеш иде. Мандат комиссиясе дә бар иде, ул сайланды, делегатлар тавыш бирде. Тавышларны президиумда утырган Васил Шәйхразиев түгел, алар санарга тиеш. Әмма Шәйхразиев берничә секунд эчендә барsсын да йомып калдырды. Шуңа да бу кәгазьне рәсми документ итеп санап булмый, ул легитим түгел.
Шәйхразиев берничә секунд эчендә барасын да йомып калдырды
Бу сорауны яңадан күтәреп буламы? Милли шура моны эшли алмый, анда моңа көче җиткән шәхесләр юк, кызганыч. Мин башта ук бу мәсьәләне күтәрдем, үз позициямне күрсәттем, тик көчем җитмәде. Моны татар җәмәгатьчелеге күтәрә ала, әмма кемнәр – белмим. Табылырмы андыйлар? Конгресс каршында сорау куела ала һәрхәлдә.
Аның белүенчә, делегатлар арасында соңыннан канәгатьсезлек белдерүчеләр артык булмаган.
— Делегатлар арасында күңел ачу өчен килүләр дә булды һәм булачак та, әмма фикерле кешеләр дә бар. Русиядән булучылар арасында аңлы рәвештә моңа каршы чыгучылар табылмавын да аңлап була, чөнки бу куркыныч була ала. Алар дәшми калды. Ә менә чит илләрдән килүчеләр арасында үзенчәлекле кешеләр шактый. Аларның күбесе элекке комсомоллар һәм Русия тышкы эшләр министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итүчеләр. Аларга конгресс эшендә катнашырга кушылган дип уйлыйм. Үзәк Азиядән килгәннәр арасында да "отставка"дагы хәрбиләр барлыгы күзгә ташланды. Алар арасында Совет берлеген сагынучылар шактый, — ди галим.
Бу резолюциянең нәтиҗәсе тискәре була ала дип саный ул.
— Кайтавазы, һичшиксез, булачак: беренчедән, бу документ ахыр чиктә чит илдәге татар диаспоралары эчендә низаг китеп чыгарачак, Конгресс белән эш итү-итмәү мәсьәләсе күтәреләчәк. Татарларны үзара талаштырачак, конгресска карата шик туачак. Ышаныч кими, — дип аңлата Исхаков. — Икенчедән, Татарстанның абруе дөнья каршында төшәчәк. Тел кануны белән республиканың авызы пеште, Татарстан җитәкчелеге дә, Конгресс та бу хәлне көрәшмичә, ничек бар, шулай кабул итте. Шул вакытта Казакъстанда яшәүче татарлар казакълар алдында безнең абруй шунда ук төште дип сөйләгән иде. Хәзер дә шулай булачак. Өченчедән, кабул ителгән документ Татарстанның рәсми элитасына каршы да кулланылачак. Әлегә кадәр Татарстан җитәкчеләре санкция исемлегенә эләкмәде. Рөстәм Миңнехановка чит илләргә чыгып йөрергә, Татарстан өчен инвестицияләр табарга кирәк. Менә бу да тукталырга мөмкин.
Резолюциядә татар теле, милли үзаң мәсьәләсе дә күтәрелмәгәне күзгә ташлана. Гүя ки барысы да ал да гөл. Кызык бер күзәтү: пленар утырыш алдыннан делегатлар төрле секцияләргә бүленеп эшләде, әмма бер генә секция дә милли мәгариф, татар мәктәпләре темасына багышланмады. Ул юк иде. Татар теле урынына гаилә, шәҗәрәләр, матбугат, дин һәм башка секцияләр иде. Димәк татар мәгарифе Конгресс эшчәнлегендә күтәрелергә ярамаган темага әйләнгән. Милли мәгарифнең мөшкеллеген Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла үз чыгышында күтәрде, шуның белән бетте.
Гомумән секцияләрдә темаларга тирән кермәскә, мәгариф темасын күтәрмәскә дигән әмер бирелгән дигән фикер кала. Сәясәт белгече Руслан Айсин татар теле, татар мәктәпләре темасын күтәрү сәясәткә тыгулуга тиңләнә, шуңа Конгресс курка һәм татар теле, татар мәктәпләренә кагылмау күрсәтмәсе Татарстан президенты Аппаратыннан төшерелгәне турында сөйләде.
— Татар теле турында аерым секция оештырмау әмере түрәләрдән төшерелгән. Бу хакта берничә кешедән ишеттем. Татарлар үзләре дә бу теманы күтәрергә курка, концептуаль итеп күтәрү рөхсәт ителми дә. Читтән килүче делегатларга ул кызык түгел, Татарстанда барысы да әйбәт, татар теле укытыла, татар мәктәпләре бар, барысы да ал да гөл дип фикер йөртә, — ди ул. — Әмма Конгресс үзе инициатива белән чыгарга тиеш. Ул бу юнәлештә альтернатив фикер әйткән, юнәлеш бирә алган интеллектуалларны тупларга тиеш иде, әмма кешеләрнең гайрәтен чиктерделәр, алар бу эштән читләштерелде.
Узган ел ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә туры китереп "Милләт җыены" узды, анда Татар халкының үсеш стратегиясе тәкъдим ителде. Кем дә булса аны корылтайда искә алдымы? Һәр мәсьәләдә ничек эш итәбез дип сорау куйдымы? Юк.
Айсин фикеренчә, 5 елга бер тапкыр татарларны бер урынга туплаган Конгресс милли мәгариф темасыннан качса да, Татарстан элитасының бу мәсьәләдә йөрәге әрни. Татар бетсә, Татарстан җитәкчелегенең таянырлык көче дә калмый, әмма алар да нишләргә белми. "Татарстан мәгариф министрлыгы Мәскәүгә карый, Татарстан президенты Аппараты яңа идеяләр тудыра алмый. Бәйсез шәхесләрдән фикерләр туплап, эш итүне оештырырга була, әмма дәүләт контроль югалыр дип моннан уттан курыккан кебек шүрли", ди ул.
Пленар утырышта Рөстәм Миңнеханов, чыннан да, кыска чыгышында телне укытуны искә алды һәм альтернатив ысул итеп булган татар мәчетләрен бу эшкә җигәргә кирәк дигән фикерне җиткерде. Федераль үзәк корган мәгариф системын җимереп булмаганга күрә, татар телен өйрәнүнең төрле ысуллары эзләнә. Конгресста ачылачак аерым дин бүлеге, күрәсең, мәчетләрдә милли мәгариф системын кору эше белән шөгыльләнәчәк. Бу XIX гасырга кире кайту буларак бәяләнә, әмма җитәкчелек, димәк, башка юлларны күрми булып чыга.
Түгәрәк өстәлләрдә республиканың киләчәге дә, федераль үзәк тарафыннан бетерелгән президент институты темасы да телгә алынмады. Институт юк, әмма корылтай дәвамында җыенда катнашкан Рөстәм Миңнехановны татарлар бары тик президент дип кенә искә алды, эндәште, әмма берсе дә алга таба нишләргә кирәклеге, республика язмышы нинди булачагы турында сүз катып, итәкләрне җыю турында сөйләмәде.
Федерализм темасын өйрәнүче галим Мидхәт Фарукшин Конгрессны күзәтмәгән, моны ул күптән кулга төшерелгән оешмадан әллә ни өмет итәсе юк дип аңлата. Актуальген югалткан мәсьәләләр күтәргән, реаль эштән качкан оешманың гомумән бөтен татар исеменнән фикер әйтергә дә хокукы юк дип сөйләде Азатлыкка.
Фарукшин Путинның сәясәтенә теләктәшлек күрсәтү турындагы резолюцияне халык каршына чыгару Конгрессның бәясен төшерде, дигән фикердә һәм аның урынына тел мәсьәләсенә басым ясалганда халыкның ышанычы артыр иде дип уйлый.
— 2000нче еллардан бирле Татарстан белән федераль үзәк арасындагы мөнәсәбәтләр Мәскәү уйлап тапкан уен кагыйдәләренә буйсынуга әйләнде Конгресс тулысынча идарә ителә торган оешма икәнен тагын бер тапкыр дәлилләде, — ди ул. — Конгресста катнашучылар барлык татарлар исеменнән сөйләве дә дөрес түгел. Резолюция тексты белән ихластан килешеп кабул итәләр икән, бу бары тик шунда гына катнашучылар фикере. Махсус операцияне татарлар хуплыймы, юкмы – бернинди сораштыру, социологик тикшерүләр булмады. Кем татарлардан сорады? Миннән менә сорамадылар. Ничек кушылган шулай тавыш биргәннәр, әле каршы, тотылып калучылар тавышлары саналмаган.
Фарукшин резолюциядә татар телен саклау, мәктәпләрдә аның уку-укыту мәсьәләсен игътибар үзәгенә куймау да – тискәре күрсәткеч, дигән фикердә.
Федерализм, президент институты турында сөйләшмәү дә аңлашыла. Президент турында канун чыгарылды, шуңа буйсынырга туры килә, канунга буйсынмау проблемнар тудырачак, ди ул.
— Әлегә Рөстәм Миңнехановны президент итеп атыйлар инде ул, ләкин бу бернинди дә протест түгел, үҗәтләнү дә түгел. Канун гамәлгә кергәч, аның Татарстан кануннары белән тәңгәлләгштерү кирәк булачак. Көзен Дәүләт шурасы аны тикшереп, мөһер куелачак. Ә әле аңа кадәр президент дип атарга мөмкин, — ди ул.
Азатлык Дөнья татар конгрессының җыены турында материалларны туплавын, сугыш вакытындагы съездның төрле тармакларга, татарларның яшәешенә ничек тәэсир итүе турында язуын дәвам итәчәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!