Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дөньяда татарның абруен төшерделәр". Татар конгрессы сугышны хуплады


Корылтайда тавыш бирү
Корылтайда тавыш бирү

Татар конгрессы Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Чит ил татарлары бу карарны күбесенчә хөкем итә, Татар конгрессыннан чыгарга җыенган оешмалар да бар.

2 август көнне Дөнья татар конгрессының VIII корылтаеның пленар утырышында резолюция кабул ителде. Алдан көтелгәнчә, анда Украинадагы сугышны хуплау сүзләре бар.

"Без, Съезд делегатлары, Русия федерациясе президенты Владимир Путинның Донбасстагы кешеләрне яклау, тыныч тормышны торгызу, Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү, Русиянең үзен, аның иминлеген, суверенлыгын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә төп хокукларын саклауга юнәлтелгән гамәлләрен хуплавыбызны белдерәбез", диелә резолюциядә.

Моннан тыш резолюциядә АКШ һәм Көнбатыш илләренең [Украинадагы сугыш аркасында] Русиягә каршы кертелгән санкцияләре белән килешмәү турында әйтелә. "Азат милләтләр берләшмәсе" һәм "зарарлы эшчәнлек алып барган" башка оешмаларның эшчәнлеге дә тәнкыйтьләнә. Пленар утырышта үзен "бәйсез Луһански вәкиле" дип атаган Флүр Карачурин да чыгыш ясады (чынбарлыкта, Украинаның Луһански өлкәсе Русия тарафыннан яулап алынган).

Резолюцияне кабул итүне бик тиз тоттылар, күп кеше нәрсә булганын аңламый да калды. Аңа өстәмәләрне, башка тәкъдимнәрне кертергә мөмкинлек тә, фикер әйтү дә булмады. Каршы һәм битараф тавышларны да санап тормадылар, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев "күпчелек тавыш белән кабул ителде" дип игълан итте. Залда үз фикерен яңгыраткан Фәүзия Бәйрәмованы да исәпкә алучы булмады, ул протест йөзеннән залдан чыгып китте.

Татар конгрессы үзен дөньядагы барлык татарларны вәкиллек итүче оешма буларак күрсәтергә тырыша. Бөтен сивил дөнья сугышны хөкем иткән вакытта Конгресс резолюциясендә сугышны хуплау татарлар йөзенә тап төшермәсме? Чит илләрдә татар оешмалары хәзер нишләячәк? Болар хакында төрле илдәге татарлар һәм белгечләрдән сораштык.

"Конгресстан чыгу процессын башлыйбыз"

Монреаль татарлары оешмасы җитәкчесе Марат Сәләхетдинов Конгресс резолюциясенә Русиянең Украинадагы сугышын хуплауны кертүне зур мәгънәсезлек дип атады.

Марат Сәлахетдинов
Марат Сәлахетдинов

— Болай кабул итүләре бик кызганыч. Хәзер без Монреаль татарлары оешмасы белән Татар конгрессыннан чыгу процессын башларбыз дип уйлыйм. Хәзер безнең уставны карарга кирәк, Аксакаллар шурасы һәм оешма әгъзалары белән киңәшләшергә кирәк, шуннан соң Конгресстан чыгарбыз дип уйлыйм, башкача юлыбыз юк, — диде ул Азатлыкка.

Сәлахетдинов сүзләренчә, Татар конгрессы беркайчан да бөтен татарларның мәнфәгатьләрен яклаучы, аларны вәкиллек итәргә хокукы булган оешма булмады.

Татар конгрессы бүген – хөкүмәт кулындагы бер оешма

— Конгресс гел үзләренә ошаган, үзләре яраткан кешеләр белән генә эшләп килде. Аларны тәнкыйтьләгән кешеләр белән уртак тел табу, бергәләп эшләү омтылышлары булмады. Ул яктан бу резолюцияне кабул иттерүләре – табигый нәрсә, өстән нәрсә кушалар, шуны эшлиләр инде. Татар конгрессы бүген – хөкүмәт кулындагы бер оешма, аны башкача кабул итеп булмый. Аның бөтен татар халкы исеменнән сөйләргә хокукы юк, — дип саный Сәлахетдинов.

"Бу дөнья татар конгрессы түгел, ә Русия татар конгрессы булып чыга"

Финляндиянең "Исламия" җәмгыяте рәисе Гөлтән Бәдретдин Милли шурага әгъза буларак сайланып куелуын Азатлык хәбәрчесеннән беренче ишетте.

Гөлтән Бәдретдин
Гөлтән Бәдретдин

— Мин Милли шурага керер өчен үз намзәтемне куймадым. Украина сугышын хуплаган оешмада тора торган кеше түгелмен, — диде ул.

Гөлтән Бәдретдин конгресс корылтаенда Украина сугышын хуплап резолюция кабул итүгә ризасызлык белдерде.

Дөнья татарларын сәяси мәсьәләләргә катнаштырырга ярамый

— Без Финляндиядә сугышны хупламыйбыз. Америка, Көнбатыш илләрендәге татарлар да якламый. Мин моңа ышанмыйм. Бу оешма сәяси мәсьәләләрне күтәрмәскә тиеш. Ни өчен Украина мәсьәләсе кабул ителде? Аңлый алмыйм. Күңелем төште. Бу татар эше түгел. Минемчә, мондый карар кабул ителгән очракта бу дөнья татар конгрессы түгел, ә Русия татар конгрессы булып чыга. Дөнья татарларын сәяси мәсьәләләргә катнаштырырга ярамый. Минемчә, татар конгрессы беренче чиратта Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны күтәрсен. Татар теле югалмасын өчен бөтен көчне куярга кирәк, — диде ул.

Киләчәктә Конгресс белән эш ничек корылачак, арытабан алар ничек эшләячәкләре турында Гөлтан ханым әлегә берни әйтә алмыйм диде.

"Конгресс, Татарстан җитәкчелеге Шаһгали эшен дәвам итә булып чыга"

АКШ ватандашы, галим, Нурсолтан Назарбаев исемендәге университет профессоры Юлай Шамилоглы Казанга җыенга кайтмаса да, Милли шурага сайланды. Аның сүзләренә караганда, аңа бу хакта алдан хәбәр иткәннәр.

Юлай Шамилоглы
Юлай Шамилоглы

Украинаны денацификацияләү сылтавы белән Русия башлаган сугышны хуплаучы резолюциягә ул кискен каршы һәм Конгресс җитәкчелегенең мондый юлдан китүен Шаһгалинең традициясен дәвам итү дип бәяли.

— Мин һичкайчан да мондый зур бәяләмәләр бирермен дип уйламадым, әмма Конгресс, Татарстан җитәкчелеге Шаһгали эшен дәвам итә булып чыга. Тарихчы буларак әйтәм. Мескенлек инде бу. Русиядә, Татарстанда коллык дәвам итә. Мәскәү уенында катнаштырып татарлар оятка калды, — дип сөйләде галим Азатлыкка. — Минем Казанга кайтмаячагым билгеле иде, үземне куркыныч астына куясым килми. Барган очракта да мондый резолюциягә каршы чыгар идем, чөнки бу татарларны дөнья каршында бик авыр хәлгә калдыра.

Бу урысларның сугышы, безнеке түгел

Нишләргә хәзер? Русиянең Көнбатыш белән мөнәсәбәтләре кискен. Бу урысларның сугышы, безнеке түгел. Миңа да, башка татарларга да һич катнашы юк. Шулай да мин татар буларак Конгресс белән эшчәнлекне өзәргә җыенмыйм. Аралашулар киселсә татарга да, Конгресска да зыян. Бу сугыш аркасында Татарстанда фән үсеш алмаячак, һичьюгы һуманитар фәннәр нигезендә элемтәләрне саклыйсы иде.

Сугыш бетми торып Русиягә барырга җыенмыйм. Киләчәктә ни булачак – белмим. Казанга кайта алырбызмы – белмим, — дип сөйләде Азатлыкка галим.

"Безнең оешма сәясәт белән шөгыльләнми"

Нью-Йорктагы Америка татарлары берләшмәсе әгъзасы Илдар Агиш Милли шурага сайланганын Азатлык хәбәрчесеннән белде. Ул сугышны хуплап кабул ителгән резолюциясеннән дә хәбәрдар түгел.

Илдар Агиш Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән
Илдар Агиш Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән

— Беренче ишетәм бу хакта! Милли шура исемлегенә кертү-кертмәү турында шалтыратучы да, язучы да булмады, — ди ул. — Безнең оешма сәясәт белән шөгыльләнми. Мәдәни, дини яктан сакланып калуыбыз мөһим, ә бу очракта безне сәясәттә катнаштыралар булып чыга. Көн саен Идел-Урал төбәкләренә, Кавказга мәетләр кайта. Бу сугыш вазгыятенә татарларны этеп кертү кирәкмәс иде. Алга таба эшчәнлек нинди булыр – әйтә алмыйм. Безнең оешма әгъзалары белән җыелышып фикерләшергә кирәк булачак. Карарны аерым кешеләр чыгара алмый.

"Бу пычракта катнашмавыма шатландым гына"

Мордовиядә татар милли хәрәкәтенә нигез салучы Ирек Биккинин корылтайга сайланса да, килмәде. ВКонтактеда "Z" тамгасына каршы пост чыгарган өчен штрафка тартылуы каршылык тудырды, ләкин ул хәл ителгәннән соң да Биккинин Казанга барудан баш тартты. "Дөрес эшләгәнмен, бу пычракта катнашмавыма шатландым гына", диде Ирек әфәнде Азатлыкка.

Ирек Биккинин
Ирек Биккинин

Резолюциядә Русиянең Украинадагы гамәлләрен хуплауга килгәндә, "йөзне саклап дәшми калырга була иде" дип саный ул, шулай да конгресс әле бөтен татар халкы түгел дип тә өсти ул.

— Резолюция татар конгрессы корылтае тарафыннан кабул ителде. Ләкин ул бер юридик оешма гына, ул бөтен татар халкы исеменннән чыгыш ясамый. Юридик теркәлгән һәм конгресска карамаган башка күп татар оешмалары бар. Күп татарның бу конгресс турында ишеткәне дә юк. Әлеге резолюция конгрессның кемгә хезмәт итүен күрсәтте: татар халкына түгел, -— диде Биккинин.

"Татарның бер өлеше радикал милли хәрәкәткә кушылыр дип уйлыйм"

Татар милли хәрәкәте ветераны, Азат Идел-Урал хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе, Британиядә сәяси сыену алган Рәфис Кашапов бу резолюция бар дөнья алдында татарның абруен нык төшерде дип белдерде Азатлыкка.

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

— Мондый резолюция кабул итү бик тә күңелсез хәл. Тарихка күз салсаң, татарлар арасында сатлыкҗаннар гел булган. Шаһгали Явыз Иванга Казанны яулап алырга булышкан. Казан ханлыгыннан күп кешеләрне, хәзинәләрне алып киткәннәр. Хәзер шундый ук хәл Украинага карата кабатлана. Фашистик Путин режимының андагы гамәлләрен күреп торалар. Шул хәлләрне белә торып шундый резолюция кабул итү, конгрес корылтаенда утыручыларның дәррәү күтәрелеп каршы чыкмавы нык аяныч хәл. Миңтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Рөстәм Миңнеханов, Васил Шәйхразиев, Әсгать Сәфәров резолюциягә сугышны яклауны кертеп татар халкын мәсхәрәләделәр, бар дөнья алдында татарның абруен нык төшерделәр, — ди Кашапов.

Аның фикеренчә, киләчәктә конгресс делегатларының бер өлеше радикал хәрәкәткә кушылачак.

— Конгресстагы бу хәл болай гына йомылып калмас, Азат Идел-Урал оешмасы исеменнән дә, Азат милләтләр лигасы исеменнән дә бу резолюцияне хөкем итүче белдерүләр булыр. Соңгы айларда мин чит илләрдә яшәүче татарлар белән элеккегә караганда ныграк аралаша башладым. Моңарчы сәясәткә керергә теләмәгән мөселман татарларның хәзер сәясәт белән ныграк кызыксына башлавы күзәтелә. Моңарчы татар конгрессы корылтайларында тыныч кына катнашып килгән татарларның бер өлеше киләчәктә радикал милли хәрәкәткә кушылыр дип уйлыйм. Телебезне, милләтебезне, икътисадыбызны бетерүләрен күреп торалар бит. Моны зыялыларыбыз да күрә.

Элек Татар конгрессында каршылык юк иде. Менә хәзер каршылыклар килеп чыкты. Чит ил татарларының зур өлеше бу корылтайда катнашудан баш тартуы моны ачык күрсәтте. Русиядә шактый әле андый татарлар. Ирек Биккинин корылтайда катнашмады. Фәүзия Бәйрәмова, Руслан Айсин, Наил Нәбиуллин кебек татарлар әле хәрәкәт итә, милли хәрәкәт үлмәгән. Телефон аша сөйләшеп торабыз, моңа кадәр сүз әйтмәгән чит ил татарлары үз сүзләрен әйтә башлады, Татарстан җитәкчелегенә ризасызлык белдерәләр. Алга таба чит илләрдәге, Мәскәүдәге, Татарстандагы шундый татарлар белән эшләргә тиеш булабыз, — дип белдерде Рәфис Кашапов

  • Дөнья татар конгрессының VIII корылтае 30 июльдән 2 августка кадәр үтте. Җыенда конгрессның 30 еллыгы да билгеләп үтелде. Корылтайга 1 500 кеше чакырылды, шуларның 1 меңе – делегатлар, 500е – кунаклар. Очрашу вакытында катнашучылар төрле секцияләрдә эшләде.
  • Быел дөнья татар конгрессы корылтае кысаларында узган фикер алышу мәйданчыкларында татар теле мәсьәләсе аерым тема буларак күтәрелмәде. Корылтай програмында бу темага урын табылмаган. Мәгариф темасы милли үзаң тәрбияләү кысаларында каралды.
  • Корылтай Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы вакытында узды. Бу уңайдан, җыенга чит илләрдән килүче делегатлар кимүе әйтелде. Корылтайга чакырылган 45 ил вәкиленең 10сы Казанга килүдән баш тарткан. Аның каравы, фетнәчел "ДНР", "ЛНР" делегатлары җыенга киләчәк диелде.

Белешмә: Дөнья татар конгрессы

1992 елның июнендә Казанда татар халкының беренче корылтае җыела. Анда Татарстан, Русия һәм чит илләрдән делегатлар катнаша. Әлеге җыенда Дөнья татар конгрессын, аның башкарма комитетын оештыру карары кабул ителә.

1998 елның апрелендә оешма Русия Юстиция министрлыгында теркәлү үтә һәм "Бөтендөнья татар конгрессы" иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге статусын ала.

Татар конгрессының барлыгы җиде корылтае үтте: 1992, 1997, 2002, 2007, 2012, 2017 һәм 2018 елда (соңгысы чираттан тыш корылтай). 2022 елның 1-2 августында сигезенче корылтай уза.

Оешманың җитәкчеләре: Индус Таһиров (1992-2002), Ринат Закиров (2002-2020), Васил Шәйхразиев (2017 елдан Милли шура рәисе), Данис Шакиров (2020 елдан башкарма комитет җитәкчесе).

Дөнья татар конгрессы 458 милли-мәдәни оешманы берләштерә, Татарстанда һәм Русиядә – 311, 45 чит илдә 147 татар оешмасы белән хезмәттәшлек итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG