Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң нейтрал дәүләтләр дип саналган Финляндия белән Швеция үз иминлекләре өчен хафага калды һәм НАТОга кушылырга теләк белдерде. Белгечләр Владимир Путинның сугыш алып баруы тискәре нәтиҗәгә китерде дип саный. Швеция белән Финляндия Төньяк атлантик альянсына керсә, НАТОның Русия белән уртак чикләре хәзерге 1215 чакрымнан 2600 чакрымга җитәчәк.
17 майда узган Финляндия парламенты утырышында 200 депутатның 188е альянска керүне хуплап тавыш бирде. Төркия башта бу ике дәүләтнең НАТОга кушылуына каршы чыкса да, соңрак ризалыгын белдерде. Финляндия һәм Швеция тышкы эшләр министрлары НАТОга керү турында беркетмәне дә имзалады.
Русия рәсмиләре моңа җавап йөзеннән Финляндия чигендә хәрби көчләрне арттырачакларын белдерде. Русия Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев НАТОны Мәскәү Калининградта, Балтыйк диңгезе буенда атом кораллары һәм һипертизлекле ракетлар урнаштырачак дип кисәтте.
Финляндиядә 900ләп татар яши. Чит ил диаспоралары арасында Финляндия татарлары иң активлардан санала. Финляндиянең НАТОга кушылырга җыенуын алар ничек кабул итә? Татарстан җитәкчелегенең сугышны хуплавы нәтиҗәсендә үзара мөнәсәбәтләр бозылмасмы, Казан белән аралар ерагаймасмы? Азатлык шул турыда Финляндия татарлары белән сөйләште.
"Исламия" җәмгыяте җитәкчесе Гөлтән Бәдретдин сүзләренчә, татарлар Финляндиянең НАТОга кушылуын хуплап чыккан.
— Украина мәсьәләсе нык тәэсир итте. Моңа кадәр шикләнеп торган кешеләр дә фикерләрен үзгәртте. Алар да Финляндия НАТОга кушылырга тиеш дип саный хәзер. Үзем дә шундый фикердә. Без моңарчы урталыкны саклап яшәдек. Украина мәсьәләсе Русиядән көтелмәгән курку китереп чыгарды. Татарстанда моны низаг дисәләр, без моны сугыш дип атыйбыз. Бәйсез бер илгә гаскәр белән керү ул сугыш була. Мин үзем фикерләремне генә әйтәм. Икенче дөнья сугышы чорында Финляндия татарлары Русиягә каршы сугышты. Татарлар арасында мондый шөбһә әле дә сакланып калган. Бу безнең тарихыбыз, — ди ул.
Әйтергә кирәк, сугыш аркасында Татарстанның чит илләрдәге татар диаспоралары белән мөнәсәбәтләренең үзгәрә башлавы Финляндия татарлары мисалында да күренде. Алар татар бу көннәрдә Казанда узучы Татар конгрессы корылтаена барудан баш тартты. Русиянең Украинага бәреп керүе сәбәпле Финляндиянең НАТОга кушылуы Татарстан белән элемтәләрнең ерагаюына китерергә мөмкин ди Бәдретдин.
— Бу араларның ерагуюына китерә. Билгеле, узган гасырның 60-70нче елларыннан бирле без үзара бик нык аралаша башладык. Татарстаннан артистлар, Камал театры, белгечләр, профессорлар белән хезмәттәшлек иттек. Моның тәэсире булачак дип уйлыйм. Хәзер Казан белән Һелсинки арасында туры очкычлар да юк. Килү-китү юллары авырая.
Без Казанны һәрвакыт кыйбла буларак күрдек. Монда кечкенә диаспора булсак та, гореф-гадәтләрне, динне югалту куркынычы юк. Әмма телне саклау бик мөһим эш. Билгеле, безгә Казанга карап эш итү, аннан китаплар китертү, профессорлар, белгечләр белән очрашу мөһим.
Иң көчле куркуыбыз – безнең белән аралашу сәяси яктан андагы кешеләргә, оешмаларга тәэсир итәргә мөмкин
Әгәр дә без күрешә, йөрешә алмасак, бу араларны суыта. Мин монда ачык итеп сөйли алам. Татарстандагылар фикерләрен ачык итеп әйтә алмый дигән хис кала. Без моңа бик нык борчылабыз. Беркемгә дә авырлык теләмибез. Иң көчле куркуыбыз – безнең белән аралашу сәяси яктан андагы кешеләргә, оешмаларга тәэсир итәргә мөмкин. Без теләгәнебезне әйтәбез. Беркем зинданга япмый, курку хисе юк. Русиядән дә, Америкадан да хәбәрләр алабыз, ләкин үз башыбыз бар. Русиядә кешеләр үз фикерләрен әйтергә дә курка дип уйлыйбыз.
Финляндия татарлары Татарстанда телнең, динебезнең югалмавын бик нык тели. Урыслашмасыннар, татарлар югалмасын. Татар телендә сөйләшмәсәң, "мин татар" дип әйтүдән файда юк. Финляндиядәге бөтен татарлар шундый фикердә. Телне укыту, университетта белем бирү кирәк. Татарлар дөньядан югала бара, — дип сөйләде Гөлтән Бәдретдин Азатлыкка.
Финляндия татарлары мәхәлләсе әгъзасы Варол Абдрәхим сүзләренчә дә, Мәскәүнең Украинага каршы сугыш башлавы Финляндиядәге татарларның НАТОга кушылу мәсьәләсендә фикерен үзгәрткән.
— 24 февральгә кадәр Финляндия халкының 25 проценты гына НАТОга кушылуны хуплады, 75 проценты каршы иде. Ул вакытта Русия белән дус булып тормыш итү өмете бар иде. Тарихка карасак, 75 ел элек сугыш булды. Дүрт-биш ел урманда Финляндиянең азатлыгы өчен көрәштеләр. Ул сугышта Финляндиядән 170тән артык татар катнашты, шуларның 25ләбе хатын-кыз иде. 75 елны искә алсак, Финляндия белән Совет берлеге арасында акрынлап дуслык мөнәсәбәтләре урнашты, сәүдә һәм мәдәни элемтәләр артты. Бигрәк тә Совет берлеге таркалгач, мондагы татарларның Татарстан, милләтебез белән аралары бик җанланды. Безгә артистлар, Татарстан җитәкчеләре килеп йөрде, үзебез моңарчы булган Татар конгрессы корылтайларына бардык, хәтта уртак туйлар да оештырдык.
Ул кечкенә милләт үз азатлыгын яклар өчен яхшы булмаган юллардан иң яхшысын сайларга өйрәнгән
Дуслык һәм солыхта ышаныч мәсьәләсе бар. 24 февраль вакыйгасын татар буларак карасак, "махсус хәрби операция" дип аталган гамәл күршеңә, ирекле илгә, кардәш милләткә каршы адым булып чыкты. Үз тарихына таянып һәм милли максатларны яклап, фин халкының НАТОга кушылуын яклаучылар 25 проценттан 75 процентка күтәрелде. Без татарлар да шушы тарихта яшибез. Әлбәттә, бу рәсми фикерне халык та уртаклаша. Ә менә сугышны күргәннәр, тынычлыкны яклаучылар коралларны арттыруны уңай гамәл дип бәяләми. Бездә 101 яшьлек ветеран бар, ул да НАТОга керүне хупламый. Ләкин ул кечкенә милләт үз азатлыгын яклар өчен яхшы булмаган юллардан иң яхшысын сайларга өйрәнгән. Шуңа күрә финнар бүген НАТОга керергә теләк белдерә. Бу фикерне татарлар да уртаклаша дип уйлыйм, — ди ул.
Варол Абдрәхим Финляндия татарлары "махсус хәрби операция" хакында да фикерләшә ди.
— Европада мондый хәл булыр дип күз алдына да китереп булмый иде. Әлбәттә, без украин халкын кызганабыз. Алар үзләрен, гаиләләрен, үз өйләрен, туфракларын саклый. Миллионнарча кешегә чит илләргә качак булып китәргә туры килгән. Сугыш башланганга инде биш айдан артык үтте. Украинаның Русия территориясенә һөҗүм иткәне юк. Алар бердәм булып чыкты. Андагы украиннар да, урыслар да азат илдә яшәргә тели. Без Русиядә яшәүче кешеләр, халыклар өчен борчылабыз. Урыслар, татарлар һәм Русиядәге башка милләтләр дә бик жәл. Русиядә дә кешеләр бу хакта үзара сөйләшәдер, төрле фикерләр бардыр дип уйлыйм. Ләкин, җәзадан куркып, фикерләрен ачык итеп белдерә алмый, — ди ул.
Варол Абдрәхим сүзләренә караганда, Финляндия татарлары белән Татарстан арасындагы элемтәләр инде кимегән. Мәсәлән, Финляндиядәге бер төркем татар 2023 елда Татарстанда узачак Сабантуйларга барырга җыенган булган. Әмма хәзер инде мондый проектларны тормышка ашыру мөмкин түгел ди ул.
Бу вакытлы гына вазгыять булыр дип өметләнәбез
— Татарстанда танышларыбыз, дусларыбыз бар. Алар белән аралашабыз. Табигый ки, хәзер Мәскәүдә кабул ителгән чикләүләр аркасында халык үз фикерен ачык итеп белдерә алмый . Шул сәбәптән, хәзер элекке кебек ачык сөйләшә алмыйбыз. Русиядәге вазгыятьне аңлыйбыз, Русия һәм Татарстан телевидение каналларын карау мөмкинлегебез бар. Алар белән аралашканда авырлык китерергә мөмкин булган сорауларны биреп тормыйбыз.
2023 елның җәендә Финляндия татарларыннан бер төркем кеше Татарстанга барып, андагы Сабантуй бәйрәмнәрендә катнашып, милли хисләребезне көчәйтергә җыенган идек. Әмма хәзер инде вазгыять башка – мәдәниятебезне, халкыбызны үз көчебез белән яшәтергә, җанландырырга кала. Шул ук вакытта бу вакытлы гына вазгыять булыр дип өметләнәбез. Бу шартларда рәсми рәвештә сәфәр оештыру мөмкин түгел дип уйлыйбыз. Конгресс корылтаена да чакыру килде, тик, кызганыч, катнашып булмый.
Финляндия президенты Саули Ниинисте 24 февральдән соң чынбарлык күренде, битлекләр салынды диде. Булган ышаныч кыска вакыт эчендә җимерелде. Шулай да киләчәктә тынычлык булыр. Русиядә татар яисә башка милләтләрне уйласак, күпме егетләр фронтка эләгә, күпме гаиләләр улларын югалта, — ди Варол Абдрәхим.
Татар конгрессы корылтаенда Русиянең Украинага каршы "махсус хәрби операциясен" хуплау мөрәҗәгате кабул итү ихтималы турында ул: "Аллаһ сакласын. Онытмагыз, татарлар, Коръәндә мондый сүзләр бар: Бер кешене үтерсәң – бөтен кешелекне юк иткән кебек буласың, бер кешене коткарсаң – бөтен кешелекне коткарган кебек буласың", диде.
Башка милләткә каршы хәрби гамәлләрне Татар милләте исеменнән хуплау һич тә дөрес адым түгел
— Үз милләтеңне саклар өчен башка милләтләрне түбәнсетеп, начар гамәлләр кылырга ярамый. Без татарлар үзебез дә кечкенә генә бер милләт. Татар конгрессы дөньяда яшәүче татарларның оешмасы булганлыгын онытмаса, яхшырак булыр. Башка милләткә каршы хәрби гамәлләрне Татар милләте исеменнән хуплау һич тә дөрес адым түгел, — диде ул.
Варол Абдрәхим сүзләренчә, Финляндия татарларының Татарстанга карата фикере әллә ни үзгәрмәгән.
— Ни эшләп була? Күрәсең, Татарстан хакимияте һәм дин әһелләре Мәскәүгә буйсынырга мәҗбүрдер. Хәрби хәрәкәтләр тиз арада бетсә иде. Милләтләр арасында солых һәм ышаныч корылса иде, — дигән теләктә калуын белдерде Финляндия татар мәхәлләсе вәкиле.
- 30 июль–3 август Казанда Дөнья татар конгрессының VIII корылтае уза. Быелгы җыен Путинның Украинага каршы башлаган сугышы һәм шул сәбәпле илдә ныгый барган тоталитар культура шартларында уза. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев корылтай исеменнән Путинның Украина сугышын яклаган карар кабул иттерергә тели.
- Дөнья татар конгрессы корылтае алдыннан Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев "Бизнес Онлайнга" корылтай резолюциясендә Путинның Украинага каршы сугышына хуплау белдереләчәген әйткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!