Ике ел элек бу көннәрдә Куштау тирәсендә вазгыять кызган иде. Башкортстан җитәкчелеге акшар яткылыгына бай иң зур тау-шихан Куштауны "Сода" ширкәтенә чимал итеп биргән иде. Әмма меңнәрчә кеше шиханны яклау чараларына, флешмобларга җыелды, бәрелешләр дә булып алды.
3 августта активистлар җыелып тауга менде һәм анда урманны кисү эшләрен туктатты. 9 август көнне шиханны яклап өч меңнән артык кеше тау итәгенә җыелды. Халык Үрнәк авылыннан Бельское авылына кадәр тере чылбыр булып басып торды, Башкортстан байрагы сузылды.
Августның беренче яртысында кайнаган бу хәлләр барышында полиция протестчыларны таратырга берничә тапкыр омтылды. Кулга алулар да булды. Хакимият медиалары, кайбер Telegram-каналлар Куштауны яклаучыларны радикал исламчылар, ваһһабилар дип атады, аларны төрлечә яманлап сурәтләүче мәгълүмат таратты.
15-16 августта көрәш аеруча кискен стадиядә булды, Куштауны яклаучыларга каршы хосусый сак ширкәте һәм полиция хезмәткәрләре китерелде. Бәрелешләр ике көн дәвам итте, активистларның шиханны яклау өчен төзелгән лагеры тар-мар ителде.
Каршылык югары ноктага җиткәч, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров халык янына килергә мәҗбүр булды. Яңгыр астында басып торып, ул шиханны эшкәртү туктатылачак дип ышандырды.
Куштауны яклаучыларга басым булмаячак, аларны беркем дә эзәрлекләмәячәк, дип вәгъдә итте Хәбиров. Чынбарлыкта, активистларны эзәрлекләү күренешләре булды. Билгеле кино, театр режиссеры Айсуак Йомаголов исә БСТдагы эшеннән алынды. Ул моны үзенең сивил позициясе өчен сабак укыту дип бәяләде. Протест йөзеннән каналдан үз теләге белән китүчеләр дә булды, мәсәлән, "Яңалыклар" тапшыруы алып баручысы Таһир Вахитов.
Хәбиров вәгъдә иткәнчә, сентябрь башында Куштауга табигать һәйкәле статусы бирелде. "Башкорт сода ширкәте" акционерлык җәмгыятенең хиссәләре Русия дәүләт милеге белән идарә итү агентлыгы карамагына күчте.
Бу көннәрдә әлеге вакыйгаларга 2 ел. Куштауны яклаган активистлар хәзер ул хәлләрне ничек бәяли? Ул чакта протест нигә уңышлы булып чыкты?
"Кем Башкортстанны ярата, аны Ватан дип санады – чыгарга курыкмады"
Җәмәгать эшлеклесе, бу язда Литвада сәяси сыену алган Руслан Габбасов Куштауны яклаучылар арасында иң актив кешеләрнең берсе булды. Башта кешеләр Торатау тирәсендә берләште, аннары Куштау мәсьәләсе барлыкка килгәч, Габбасов Куштау проблемын күтәреп, халыкны туплады. Аның фикеренчә, хакимият бер генә вәгъдәсен дә үтәмәде һәм актив кешеләрнең бер өлешен сатып алды, бер өлешен куркытты.
Башкорт милләте сәяси яссылыкта аралаша алуын күрсәтте
— Бу, беренчедән, җәмәгатьчелекнең, халыкның җиңүе булды. Кем Башкортстанны ярата, аны Ватан дип санады – чыгарга курыкмады. Кыйнасалар да, басым ясап куркытсалар да халык таралмады, бирешмәде. Максатка ирештек – шиханнар табигать һәйкәлләре дип игълан ителде, ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Моннан да зуррак дәрәҗә юк. Икенчедән, башкорт милләте сәяси яссылыкта аралаша алуын күрсәтте. Бу да зур күрсәткеч булды.
Әмма ахыр чиктә кешеләр аерылды, кемдер хакимиятнең матур сүзләренә ышанып, алар ягына күчте. Кемдер сәясәт, экология белән шөгыльләнә башлады. "Зеленый щит" барлыкка килде. Күпләрне башлык администрациясеннән котыртып талаштырдылар. Махсус таркаттылар. Шунсы иң кызганыч.
Активистларны кыйнаучылар, басым ясаучылар идарә итүне дәвам итә
Куштауда булган активистлар хакимияткә килә алмады, аста калды. Ул төркем тәэсир итә алмады. Хакимияттә шул ук кешеләр калды, активистларны кыйнаучылар, аларны куып таратырга әмер бирүчеләр, басым ясаучылар әле дә идарә итә. Куштауны яклучыларга карата нәфрәтләре кимемәде, үч алуны дәвам итәләр. Хәбиров үзе эзерлекләү булмаячак дип әйтсә дә, мәхкәмәләр, штрафлар, җинаять эшләре дәвам итте, — дип сөйли ул.
Габбасов БСК "Сода" Путинга якын олиграхларга бирелде дип әйтә, шиханнар янә сода чималы буларак кулланыла башласа, халыкның каршы торырлык көче булмаска мөмкин. Әмма халыкның кайчан, ничек күтәреләчәген әйтеп булмый ди ул.
— Халыкның көче дә, ачуы да кайчан калкып чыгачагы билгесез. Куштау өчен көрәш күптән барды бит ул, республикада һәркем аның хакында белә иде, кешеләр матур урынны тартып алуларын аңлады. Шуңа да җыелды. Күпләп чыгар өчен бик мөһим сәбәп кирәк. Әмма бу булмас дип гарантия бирми берсе дә, — ди ул.
"Бүгенге хәлләр ул вакытта булса, Куштауны яклый алмаган булыр идек"
Уфада яшәүче режиссер Рияз Исхаков 2020 елның августында Куштауны яклаучы меңнәрчә кеше арасында булды. Халык чыкканда мин читтә кала алмыйм, дип аңлаткан иде ул вакытта. Рияз ул вакыттагы берләшү күпләрне илһамландырды, хакимият басымына каршы торып булуын аңлады, әмма бу эйфория озакка бармады дип сөйләде Азатлыкка.
— Куштау төрле карашлы, социаль дәрәҗәдәге кешеләрне берләштерде. Җырчылар да, пешекчеләр дә, спортчылар да, пенсионер, эшкуарлар да шунда иде. Милләткә карамадылар, кемне табигать мәсьәләсе борчыды – барысы да Куштау итәгендә булды. Күңел тартканга, намус эше дип килдек. Ирекле кешеләр булуыбызны, бәйсез дә фикер йөртә алуыбызны күрдек. Күпләп оеша алуыбызны аңладык. Бу илһамландырды, — дип искә ала ул. — Әмма берләшү озак дәвам итмәде. Итә дә алмыйдыр, барыбер аерылу булыр иде. Мәсәлән, бүгенге хәлләр ул вакытта булса, Куштауны яклый алмаган булыр идек. Куштауны яклаганнар арасында Путин яклылар да, аңа каршылар да бар. Ягъни "махсус операция" безне барыбер аерыр иде.
Режиссер ул вакытта кешеләрнең үз сүзен әйтүенә, хокукларын яклый алуына канатланган булса, хакимият, киресенчә, бу көчтән курыкты һәм бөтен активистларны, лидер булырлык кешеләрне системлы куып таратты, ди. Аның фикеренчә, БСК "Сода"ның яңадан эшли башлау куркынычы бар һәм кешеләр бүгенге сәяси вазгыятьтә инде аны яклап чыга алмаячак, хакимият авыр хәлдәге илгә сода кирәк дип пропаганда алып барачак, ә активистларны "эко-ваһһабилар" дип игълан итеп, төрмәгә утыртып куячак.
Хакимият халыкның кечкенә җиңүләреннән уттай курка, бершүләреннән шүрли
— Таратып аттылар барыбызны да. Хакимият халыкның кечкенә җиңүләреннән уттан курыккандай курка, бершүләреннән шүрли. Экология, тел тирәсендә берләшәме кешеләр – барыбер куркыныч. Этләрне яклап берләшсәләр дә, хакимият өчен сигнал.
"Сода" ширкәтендә хуҗаларны алмаштырдылар. Ничек эш итәрләр – белмим. Әмма, нидер була калса, хәзер урамга чыгу гына түгел, үз кешеләрең янында сүз кату да куркыныч. Милитаризм вазгыятендә кешенең авызын ябу бик җиңел. Илдә авыр хәлләр, сода кирәк, җитештерә башлыйбыз дип әйтәләр икән, аңа каршы чыккан кешенең башына шунда ук шалт итеп китереп сугачаклар. Экологик ваһһабилар дип игълан итәчәкләр дә шуның белән эш бетте. Куштауны уратып алачаклар да автоматлар белән саклап йөриячәкләр. Куштануы яклаучылар халык дошманнары, дәүләт дошманнары дип игълан ителәчәк.
Куштау янында авыл кешеләре җыелырга уйлаган, ашау-эчү, җырлар белән җыен оештырырга теләгән, әмма рөхсәт ителмәгән. Ягъни басым артачак кына, — дип сөйләде Азатлыкка режиссер.
Башкортстан шиханнары
Башкортстандагы шиханнар Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шаһтау (Шәкетау). Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә. Шахтауны әлеге вакытта "Башкорт сода ширкәте" эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 чакрым көнчыгышта һәм Уфадан 140 чакрым көньякта урнашкан.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!