Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Украинага шалтыраткан Петербур студентын “дәүләткә хыянәт” турында кисәткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

ФСБ фаразынча, мартта студент “матди ярдәм күрсәтү өчен” Украинаның махсус хезмәтләре белән “элемтә урнаштырырга тырышып караган”. Егет үзе исә җәрәхәтләнүчеләр өчен ярдәм җыя торган украин номерына шалтыраткан идем ди.

Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Петербур студентына "дәүләткә хыянәт турында кисәтү" чыгарган. Егет Украина номерына шалтыраткан булган, телефонны беркем алмаган. Бу хакта "РИА Новости" яза.

ФСБ фаразынча, мартта студент "матди ярдәм күрсәтү өчен" Украинаның махсус хезмәтләре белән "элемтә урнаштырырга тырышып караган". Хәбәрдә студентның Петербур югары уку йортларының берсендә, дәүләт сере саналган мәгълүматларны алу мөмкинлегенә ия хәрби кафедрада белем алуы әйтелә.

"Дождь" телеканалы студентны тапкан, әмма иминлек максатыннан аның исемен атамаган. Егет чынлыкта җәрәхәтләнүчеләр өчен ярдәм җыя торган украин номерына шалтыратуын әйткән. Аның әйтүенчә, ФСБ бу номер Украина кораллы көчләре взводыныкы дип саный. Шул ук вакытта студент дәүләт сере саналган мәгълүматларны карый алуын әйткән, бу мөмкинлекне аңа җәй башында, хәрби кафедрада уку өчен биргәннәр.

Август уртасында Украинаның "Исән кайт" ("Вернись живым") фондына акча җибәргән өч мәскәүлегә дә шундый ук кисәтүләр бирелгән иде.

24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте. Сугыш башланганнан соң Русия баш прокуратурасы Украина гаскәрен финанслау өчен акча күчерүләр дәүләткә хыянәт дип каралачак диде. Җинаять кодексының бу маддәсе нигезендә 20 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG