Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль Русиядә мобилизация турында сүз алып барылмавын белдерде


Архив фотосы
Архив фотосы

Элегрәк Русия думасы депутатлары илдә мобилизация игълан итәргә өндәде.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков журналистлар белән сөйләшүдә мобилизация турында хәбәрләрне кире какты. Аның сүзләрен РБК китерә.

— Хәзерге вакытта юк, моның турында сүз алып барылмый, — дип җавап бирде ул журналистларның мобилизация турында соравына.

Элегрәк Русия думасы утырышында КПРФ башлыгы Геннадий Зюганов илдә мобилизация игълан итәргә чакырды.

— Сугыш бара һәм безнең анда җиңелергә хокукыбыз юк. Хәзер паникага бирелергә кирәкми. Илнең тулы мобилизациясе кирәк, бөтенләй башка кануннар кирәк, — диде ул.

Аңарчы мобилизациягә "Бердәм Русия" депутаты Михаил Шеремет та өндәде. "Тулы мобилизациясез, илне хәрби рельсларга күчерүсез без Украинада тиешле нәтиҗәләргә ирешмәячәкбез", дип әйтте ул.

Мобилизация кирәклеге турында сүзләр Кремль яклы телеграм-каналларында Русия гаскәренең Харьков өлкәсеннән чигенүеннән соң ешайды. Украина хәрби көчләре уңышлы контрһөҗүм ярдәмендә басып алган җирләрнең 6 мең дүрткел километр азат итүен игълан итте.

24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланды. Русия саклану министрлыгы үзенең югалтулары турында соңгы мәгълүматны 25 мартта бирде: 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган диелде.

Август башында АКШ саклану министры урынбасары Колин Кол Русия Украинада 70-80 мең хәрбиен югалтты, алар яки яраланган яки һәлак булган, дип бәяләде.

Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар. Ихтыярилардан батальоннар оештырыла. Андый батальоннар Татарстан белән Башкортстанда да оешты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG