Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырым платформасы"ның беренче парламент саммиты Кырымны Украинага кайтару һәм интеграцияләүгә тәвәккәллек белдерде


Загребта "Халыкара Кырым платформасы"ның Беренче парламент саммиты
Загребта "Халыкара Кырым платформасы"ның Беренче парламент саммиты

Кырымны азат иткәннән соң интеграцияләү җиңел бармаячак, ләкин вазгыять үзгәрәчәк, диелде "Кырым платформасы"ның беренче парламент саммитында. Кырымны Украинага кайтарганнан соң аны торгызу өчен эш юнәлешләре тәкъдим ителде.

24-25 октябрьдә Хорватия башкаласы Загреб шәһәрендә "Халыкара Кырым платформасы"ның Беренче парламент саммиты узды. Анда 50гә якын ил, халыкара оешма, парламентлардан вәкилләр җыелды. Җыенның нәтиҗәсе буларак уртак декларация кабул ителде. Документта кырымтатарларның хокуклары бозылуы белән беррәттән халыкара парламентларда Кырымны һәм Акъяр шәһәрен Русия оккупациясеннән азат итү өчен резолюция кабул итәргә кирәклеге әйтелде. Саммит барышында Кырым Украинага кайтарылганнан соң аны интеграцияләүдә булачак проблемнар турында да фикер алыштылар.

"Кырым платформасы"ның беренче җыены 2021 елның 23 августында үтте. Анда 47 чит дәүләт һәм халыкара оешма катнашты. Быелгы җыен 23 августта онлайн форматта 59 ил һәм халыкара оешма вәкилләре катнашында узды. "Кырым платформасы"ның парламент саммиты әле беренче тапкыр оештырыла.

Парламент саммиты ике көн дәвам итте. Беренче көнне Кырым проблемы турында хокук яклау оешмалары фикер алышса, икенче көнне исә әгъза-илләрнең парламентлары вәкилләре Кырымны деоккупацияләү турында сөйләште.

Парламент саммиты башлану белән Русия оккупациясендә калган Кырымдагы тормышны, репрессия шартларында кырымтатарларның ничек яшәвен күрсәткән фотокүргәзмә тәкъдим ителде. Әлеге фотолар 2014-2019 елларда төшерелгән.

Җыенда катнашучыларга Русия мәхкәмәсе 17 ел кырыс колониягә хөкем иткән Кырымтатар мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары Нариман Джелял турында фильм тәкъдим ителде. 45 минутлык киноязмада Джелялнең туганнары, дуслары, яклаучылары аннексияләнгән Кырымдагы сәяси эзәрлекләүләр хакында сөйли.

"Украина партнерлары Кырымны сугыш юлы белән кайтару ихтималын кире какмый"

Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров җыенның беренче көнендә Украинаның халыкара партнерлары Кырымны сугыш юлы белән кайтару ихтималын кире какмый дип белдерде.

Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

— Узган ел "Кырым платформасы"н оештыру җыенында, аерым бер партнерларыбыз каты торганга, кабул ителгән Кырым декларациясендә Кырымны оккупациядән азат итү тыныч юл белән – диалог аша барачак дип язарга мәҗбүр булдык. 24 февральдә Русиянең Украинага бәреп керүе белән бәйле вакыйгалар бөтенесен айнытты, алар Украинаның басып алынган җирен азат итү өчен бөтен гамәлләр, ысуллар булырга тиешлеген аңлады. Ярымутрауда канлы бәрелешләр булмасын өчен барысын да эшләячәкбез, билгеле, әмма барысы да хәзерге сугышның ничек барачагына бәйле, — диде ул.

Хокук яклаучылар Кырымда янә күпләп кеше урлау очраклары күзәтелә дип белдерде. ZMINA кеше хокуклары үзәге башлыгы Татьяна Печончик сүзләренә караганда, "оккупантлар Кырымдагы кешеләрне туганнарына хәбәр итмичә тота, адвокат алу мөмкинлеге бирми".

Татьяна Печончик
Татьяна Печончик

— Аларның бер өлешен оккупацияләнгән Херсоннан китерәләр. Хокук яклаучылар буларак, бездә мондый урлауларга Ярослав Жук, Ирина Горобцова, Сергей Цигипа, Иван Козлов, Николай Петровский, Мария Гарсия-Калатают, Руслан Абдурахманов, Абаз Куртамет кебек кешеләр дучар булуы турында мәгълүмат бар. Әмма барлыгы ничә кешенең урлануы һәм оккупациядәге Кырымда иректән мәхрүм итү урыннарында тотылуы турында беркем төгәл әйтә алмый, — диде ул.

Печончик сүзләренчә, хәзерге вакытта Кырымда сәяси тоткын булган кимендә 14 сивил журналист бар, алар сак астында. Украинаның "150дән артык ватандашы" да сәяси тоткын, алар яки оккупацияләнгән Кырымда, яки Русиягә чыгарылган, 30ы Украинага каршы сугыш башлангач төрмәгә утыртылган диелде.

Кырымны Украинага кайтарганнан соң торгызу эшләр тәкъдим ителде

Парламент саммитында Кырымны Украинага кайтарганнан соң аны торгызу эшендә яңа стратегик юнәлешләр тәкъдим ителде. Украина президентының Кырым автоном республикасындагы вәкаләтле вәкиле Тамила Ташева сүзләренчә, хәзерге вакытта 36 белгечтән торган төркем төзелгән.
Алар җәмәгать хакимиятен торгызу, күчеш чорында хәрби һәм хәрби-сивил хакимияткә белгечләр җәлеп итү, Кырымда Украинага һәм аның ватандашларына карата җинаять кылучыларны җаваплылыкка тарту, амнистия һәм люстрация, оккупациядәге мәхкәмә карарларына бәя бирү, милек мәсьәләсен карау, Русия пропагандасын юкка чыгару, кешеләрнең Русия гаскәренә алыну очракларын, Русия ватандашларының канунсыз төстә Кырымга күчерелүе мәсьәләсен тикшерү белән шөгыльләнә.

Украинага Русия тарафыннан вакытлыча басып алынган җирләрне кире интеграцияләүгә әзерләнергә кирәк, дип белдерде Хорватия президентының Дунай төбәген реинтеграцияләүдәге вәкиле Весна Шкаре-Ожболт.

Весна Шкаре-Ожболт
Весна Шкаре-Ожболт

— Нәтиҗәдә сез кемнәрне, нәрсәне реинтеграцияләячәксез? Җимерелгән җирләрнеме, йортларнымы, чүлнеме яки киресенчә, русияләр белән тулган җирлекнеме? Төп мәсьәлә шуңа барып тоташа: үз кешеләрегезне ничек кайтарачаксыз? Ни рәвешле сез андагы (Русия оккупациясендә калган - ред.) украиннарны кайтарырга уйлыйсыз? Бу катлаулы бер сорау. Әгәр дә украиннар йортында башкалар яшәсә, алар да оккупациядә калса, бу мәсьәлә тагын да кыенлашачак. Бездә мондый хәлләр күп булды, — диде ул.

Шкаре-Ожболт Югославиядә барган сугыштан соң Хорватиягә Дунай төбәген интеграцияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул иң элек хокук саклау оешмаларын эшләтеп җибәрүен, соңрак мәгариф, сәламәтлек саклау, пенсия системының җайга кертүен әйтте.

"Кырымны кайтарганнан соң интерграцияләү җиңел булмаячак"

Саммитта чыгыш ясаган Украина президенты Владимир Зеленский Кырымны кире кайтарганнан соң торгызу эшләре катлаулы барачак, ләкин вазгыятьне тулысынча үзгәтәчәкбез диде.

Саммитта Владимир Зеленский видеоэлемтә аша чыгыш ясый
Саммитта Владимир Зеленский видеоэлемтә аша чыгыш ясый

— Кырым шул кадәр ел оккупациядә калганнан соң аны кире интеграцияләү җиңел булмаячак. Әмма хезмәттәшлек аша без моны эшли алачакбыз. Вазгыятьне тулысынча үзгәртәчәкбез. Кырым шәһәрләре һәм авылларында украин байрагы күтәрелгәннән соң, Русия агрессиясе тамырдан юк ителәчәк, — диде ул.

Зеленский сүзләренчә, бүген Кырым Европада дини һәм милли "чистарту" эшләре алып барылган бердәнбер урын булып кала. Ул Русия Кырымны стратегик хәрби плацдарм буларак куллана диде.

2014 елдан ул Европада дини һәм милли "чистарту" эшләре алып барылган бердәнбер урын булып кала

— Кырым оккупантлар тарафыннан меңнәрчә җинаять кылынган урын гына түгел, 2014 елдан ул Европада дини һәм милли "чистарту" эшләре алып барылган бердәнбер урын булып кала. Әгәр син мөселман икән, оккупантлар сине гаепле дип саный. Әгәр кырымлы (кырымтатары) икән, оккупантлар сине гаепли дип саный. Әгәр синдә украин паспорты бар икән, оккупантлар сине гаепле дип саный. Кешеләр шундый шартларда инде тугызынчы ел яши, — ди ул.

Зеленский сүзләренчә, "Кырым платформасы" механизмнары Днестр буе, Абхазияне азат итү эшендә кулланырга үрнәк булып тора.

Саммит тәмамланганнан соң ул "Без Кырымны азат итәчәкбез. Без дәүләтебезнең бу өлешен украин җирлегенә генә түгел, ә гомумевропа яссылыгына кайтарачакбыз", дигән мөрәҗәгать белән чыкты.

Нэнси Пелоси
Нэнси Пелоси

Чит ил парламентлары Украинага ярдәм күрсәтергә ышандырды. АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелоси Америка Украинага "җиңүгә ирешкәнчегә кадәр" булышачак дип белдерде.

— Кырым оккупациясенә нокта куярга һәм Украинаның халыкара танылган чикләрендә бөтенлеген кайтарырга кирәк. Кырым ул – Украина, — диде Пелоси.

Аның сүзләренә караганда, конгресс Русиягә карата санкцияләр кертү һәм сәүдәне туктату юлы белән аны җаваплылыкка тарту эшен башкара. Пелоси Путинның сугышта "җиңелә башлавын" да әйтте.

Мостафа Шентоп
Мостафа Шентоп

Төркия парламенты рәисе Мостафа Шентоп "Кырым платформасы"н яклавын, Украина һәм кырымататарларга ярдәм күрсәтүен сөйләде.

— Башка халыклар кебек үк, кырымтатарлар үз ватаннарында ирекле һәм имин яшәргә халкы. Төркия Кырым аннексиясен танымады һәм танымый. Анкара Украинага һәм кырымтатарларга ике яклы, яисә күп яклы ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк, — диде ул.

Декларация: Украинага ярдәм, Русиягә басым дәвам итәчәк

Ахырда "Кырым платформасы"ның Беренче парламент саммиты уртак декларация кабул итте. Анда Кырымда кырымтатарлар хокуклары бозылуы, канунсыз рәвештә кулга алынулары, украиннарның һәм кырымтатарларның мәҗбүриләп урыс армиясенә җибәрелүе хөкем ителә. Моннан тыш, Кырымны милитаризацияләү Кара диңгез төбәкләре иминлегенә куркыныч янавы, Кырымнан украин яклы активистларның куылуы һәм ярымутрауга Русия ватандашларын күчерү нәтиҗәсендә демографик структураның үзгәртелүе турында язылган.

8 пункттан торган декларациядә Украинага "сәяси, дипломатик, финанс, һуманитар һәм башка ярдәм"нең дәвам итәчәге, "Украинаның территориаль бөтенлеген торгызу максаты белән Кырымны вакытлыча оккупациядән туктату өчен Русиягә басымны көчәйтү" кирәклеге күрсәтелә.

Декларациядә Кырымны Украинага кайтаруда халыкара парламентлар дәрәҗәсендә эш алып барылачагы теркәлде.

"Халыкара парламентларның Кырымны һәм Акъяр шәһәрен деоккупацияләү һәм Украинаның территориаль бөтенлеген торгызуга юнәлгән резолюция кабул итүенә ирешү өчен, Европа парламенты, Европа шурасының парламент ассамблеясы, ОБСЕ парламент ассамблеясы, НАТО парламент ассамблеясы, Кара диңгез икътисади хезмәттәшлеге парламент ассамблеясы һәм Гарәп парламенты кебек халыкара парламент ассамблеялары белән эшләү" диелә декларациядә.

"Кырым платформасы"н оештыру башлангычы белән беренче булып Кырымтатар мәҗлесе чыккан булса, соңыннан бу ниятне Украина тышкы эшләр министрлыгы да яклады. Ул, Русиянең Кырымны оккупацияләвенә җавап итеп, халыкара басымны арттыруга, Русия режимы корбаннарын яклауга, кеше хокукларының алга таба да бозылуына юл куймаска дигән максатлар белән эшли. Иң мөһим максатларның берсе – Кырымны Русия оккупациясеннән азат итеп, Украинага кире кайтару.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG