Херсон өлкәсенең Русия оккупациясендәге өлешендә Мәскәүдән билгеләнгән хакимият 20 октябрьдән халыкны Днепрның сул ярына, шәһәрне азат итәргә җыенучы Украина көчләреннән читкәрәк күчерә башлады. Алар кешеләрне Кара һәм Азак диңгезләре буендагы һәм Кырымдагы шифаханәләрдә урнаштырырга һәм Русиягә күченергә теләүчеләргә яңа урында торак вәгъдә итә. Шул ук вакытта оккупацион хакимият халыкны Украина хәрбиләренең Херсонны утка тотуы һәм Каховка электр станциясе дамбасы шартлатылган очракта су басу белән куркыта. Украина хәрбиләре басымы астында биредәге Русия армиясе акрынлап чигенә бара.
Русия Кырымны басып алгач, күп кенә кырымтатарлар ярымутраудан Херсон өлкәсенә килеп урнашырга мәҗбүр булды. Азатлык шуларның берсе, 2014 елда Кырымтатар мәҗлесенең Херсон өлкәсендәге вәкиле итеп билгеләнгән Абмеджит Сулейманов белән Херсондагы вазгыять турында сөйләште.
Заманында Кырым Югары Радасы депутаты булган Сулейманов быел Херсон басып алынгач, Николаев шәһәренә күчеп китте, ләкин Херсонда калган кырымтатарлар һәм Киевтагы Кырымтатар мәҗлесе белән даими элемтәдә тора. Аның сүзләренчә, Херсоннан күчерелүче халыкның күбесе өлкән яшьтәге кешеләр һәм балалар. Кырымтатарларның күп өлеше инде күптән Украинаның Русия оккупациясендә булмаган башка өлкәләренә күчеп китте, ди.
— Херсоннан Русиягә таба күчерелгәннәр арасында кырымтатарлар булуын ишетмәдем. Хәзер киткәннәрнең бер өлеше Херсоннан 180 чакрым ераклыкта, Кырым чигенә якында кырымтатарлар укмашып яшәгән Новоалексеевка бистәсендә урнаштылар. Русиянең оккупацион хакимияте 60 мең кешене чыгарабыз дип әйтте, әмма ул кадәр халык булуы күренми. Чыкса да, шул алты мең чамасы булыр, бәлки. Русиянең ялганнары билгеле бит инде...
— Халык үзе теләп китәме яки мәҗбүр итәләрме?
— Төрлесе бар. Өлкән яшьтәгеләрне украин хәрбиләре ут ачачак, Каховка су электр станциясен шартлатачак дип куркытып, уен уйныйлар, балаларны исә мәктәптә укытырга кирәк дип, чыгаралар.
Алар арасында сивил киемнәр киеп чыккан хәрбиләр дә бар. Күптән түгел, украиннар Николаев ягында берничә шундый Русия хәрбиен тоткарлаган иде. Әсирлеккә эләгү өчен махсус чыгуларын сөйләсәләр дә, аларны башта тикшерәләр, чөнки араларында Украина ягына узган диверсантлар да була ала.
— Херсон өлкәсеннән Русия ягына таба күпме бала чыгарылды, аларның әти-әниләре бармы?
— Мәктәп яшендәге 500-700 бала. Имеш мәктәптә укуларын дәвам итү кирәк дигән сылтау белән, ялганлап чыгаралар. Аларның кайберләре туганнары белән китә, ләкин күпчелеге ялгыз. Интернат балалары да бар.
— Херсонда яшәүче урыслар, башка халыклар Русиянең басып керүенә карата нинди карашта?
Русия хәрбиләре басып кергәннән соң халык украин теленә күчә башлады
— Херсонда урысча сөйләшү беркайчан да тыелмады. Ә менә Русия хәрбиләре басып кергәннән соң халык украин теленә күчә башлады. Өлкәдә Украина акчасы һривна белән бергә Русия рубле дә кулланылышка кертелде. Русия хәрбиләре сәүдә урыннарында һривна кулланылмасын дип күзәтеп тора.
Хәзер украин хәрбиләренең Херсон өлкәсендәге бистәләрне азат итә баруын күреп, халык рубльдән котылу юлларын карый башлады. Кайбер сәүдә урыннарында, бензин станцияләрендә рубльне кабул итмәү очраклары да ешая. Халык һривняны өстен күрә.
— Херсон өлкәсеннән Русия контролендәге башка урыннарга чыгарылганнарның бер өлеше Кырымда урнаштырылачагы, кеше башына 100 мең сум һәм торак сатып алу өчен сертификатлар каралганы әйтелде.
— Русиянең үз хәрбиләренә, мобилизацияләнгәннәргә туләргә акчасы юк, Херсоннан күченүчеләргә акчаны кайдан алсын ул?!
— Ике тараф та бер-берен Каховка һидроэлектростанциясен шартлатырга җыенуда гаепли. Боларның кайсы ялган, кайсы дөрес?
Русия хәрбиләре Каховка һидроэлектрстанциясе дамбасына шартлаткыч тулы ике КАМАЗ машинасын чыгарып куйды
— Русия хәрбиләре Каховка һидроэлектрстанциясе дамбасына шартлаткыч тулы ике КАМАЗ машинасын чыгарып куйды. Күз күрмәгән башка урыннарда нәрсә куйганнарын белмибез. Алар шулай итеп украин һөҗүмен туктатмакчы, ләкин шартлау булса, алар украиннарны гаепләмәкчедер. Юкса, шартлаткычлы ул ике машинаны дамбага ник чыгарырга? Әгәр дә электр станциясе шартлатылса, 80 авылны су басачак.
— Русия хәрбиләре Херсон өлкәсенә басып кергәннән соң кырымтатарларны тоткарлаулар башланган иде. Хәзер вазгыять нинди?
— Беренче көннәрдә алты кырымтатар егетен тоткарлаган булсалар, хәзер инде аларның саны унбишкә җитте. Бу кешеләрне Номан Челебиджихан кырымтатар батальонында катнашуда гаепләп, Кырымга алып китеп, тикшерү изоляторында тоталар. Тагын ике егетне батальонга ярдәм иткәннәре өчен "террорчылыкны финанслау"да гаепләп яптылар.
— Мәҗлес мобилизациядән качучыларга ярдәм итүдә коордицион үзәк төзүен игълан иткән иде. Бу юнәлештә ниндидер эш барамы?
— Телефоннан шалтыратканнарга киңәш биреп торабыз, Украинадагы илчелекләр белән элемтә тотабыз. Гадәттә, эш мобилизациянергә теләмичә киткәннәрнең шалтыратуыннан соң башлана. Телефоннар тынмый, шалтыратучылар бик күп, Украина Югары Радасында булган депутатларыбыз да кулыннан килгәнен эшли. Качкан бер кеше хәтта Япониядән шалтыратты. Син анда нишлисең дип сорадым: "башка качучыларга кушылып киттем, шулай итеп Япониягә килеп чыкканымны сизми да калдым", ди. Тагын берәү Нидерландтан шалтыратты.
— Сез хәзер Николаевта яшисез, шәһәр соңгы вакытта шактый көчле һава һөҗүмнәренә дучар була. Шәһәрдәге тормыш хакында нәрсә әйтер идегез?
— 22 октябрь шәһәргә 14 ракет һөҗүме булды, көне буе электр булмады. Кешеләрнең кайсылары ышык урыннарга сыена, кайсылары инде ияләште, качмый да башлады. Кибетләрдә азык-төлек җитәрлек, тик бәяләр нык артты. Акчаң булса, алырга мөмкин. Су мәсьәләсе бик катлаулы. Николаевка Херсон ягыннан килгән су үткәргеч эшләми. Русия хәрбиләре контолендә булу сәбәпле, аны төзәтү өчен Херсон ягына чыгу мөмкинлеге юк. Техник суны Николаев янындагы күлдән алалар, эчәргә суны кибеттән сатып алырга туры килә.
Русия хәрбиләре төрле инфраструктура корылмаларына ракет һөҗүмнәре белән халыкны куркытмакчы. Русия украин армиясен җиңә алмаячагын инде аңлый, шуңа сивил халык арасында, җәмгыятьтә хаос булдыру өчен торак йортлар, электр, җылы су станцияләренә ракетлар белән һөҗүм итә. Ләкин халык инде бернәрсәдән дә курыкмый, киресенчә бердәмлек артты, җиңүгә кадәр сугышачакларын әйтәләр. Херсон яклары азат ителсә, Кырым мәсьәләсе дә хәл ителер.
— Русия Кырымны бирмәячәген гөл сөйләп килә бит.
— Бирмичә кая барсын ул. Украина хәрбиләре Кырымга якынлашса, анда булган тарафдарларыбыз ул яктан ярдәмгә күтәрелеп чыгарлар.
Херсон өлкәсе мәйданы 28,4 мең км2 (зурлыгы белән Украинада 7нче урындагы төбәк), 2022 ел башына өлкәдә 1 млн кеше теркәлгән (21нче урын). Административ үзәк булган Херсон шәһәреннән тыш, Новая Каховка, Каховка һәм Алешки зур шәһәрләрдән санала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!