Украина Югары Радасында Татарстанның дәүләт суверенитеты һәм бәйсезлеген тану турында карар өлгесе теркәлде. Бу хакта 9 ноябрьдә Украина парламентының рәсми сайтында әйтелде. Карар өлгесе тексты әлегә сайтка эленмәде.
Карар өлгесен Югары Раданың биш депутаты - Олег Дунда ("Слуга народа" фиркасе), Юлия Клименко ("Голос" фиркасе), Георгий Мазурашу ("Слуга народа"), Мария Мезенцева ("Слуга народа"), Виталий Безгин ("Слуга народа") әзерләгән.
Күптән түгел Украина президенты Change.org халыкара петицияләр сәхифәсендә Украина президенты Владимир Зеленский исеменә Татарстан бәйсезлеген тануны сорап мөрәҗәгать язылган иде. Аның авторы Британиядә яшәүче Рәфис Кашапов бу карар өлгесе шул мөрәҗәгать нәтиҗәсе дә була ала дип саный.
Алай тиз генә булыр дип уйламаган идем, әмма без көткәннән дә тизрәк булды
"Күптән түгел Украина Югары Радасы Ичкерия Чечня республикасын Русия вакытлыча басып алган җир дип таныды. Ичкерия хөкүмәтенең элекке министры, сөргендәге хакимиятнең премьер-министры Әхмәт Закаев Киевта оештырган форумда Польшадан Нәфис Кашапов, мин (онлайн катнашып), Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров, Русия думасының элекке депутаты Илья Пономарев, Рада депутатлары да бу хакта якынча сөйләште. Шуннан соң дүрт көн узгач ул каралган. Безнең дә петиция чыккач берничә көн узуга украин депутатлары Югары Радага Татарстан бәйсезлеген тану турында карар өлгесен тәкъдим итте. Алай тиз генә булыр дип уйламаган идем, әмма без көткәннән дә тизрәк булды", ди ул.
Кашапов сүзләренчә, Украина депутатларының бәйсезлекне тануга чакыруы дөньядагы татарларга бер рух бирәчәк, чөнки хәзер бөтен дөнья җәмәгатьчелеге, дөнья медиасы Украина тирәсендәге хәлләрне зур кызыксыну белән күзәтә.
Без Украина белән генә тукталмаска, Европаның башка илләренә дә мөрәҗәгать итәргә исәплибез
"Моңа кадәр бер төрки дөнья да, бер ислам дәүләтләре дә, Европа илләре дә моны танымады, Украина беренче булды. Без Украина белән генә тукталмаска, Латвия, Литва, Эстония, Польша һәм Европаның калган илләренә дә мөрәҗәгать итәргә исәплибез. Шулай ук Төркия президентына да Татарстан бәйсезлеген тануны сорап язарга ниятлибез", ди Кашапов.
Аның сүзләренчә, Югары Раданың бу карарыннан соң, бурятлар, якутлар, нугайлар, хакаслар, чиркәслар шалтыратып бу мәсьәлә белән кызыксына башлаган.
"Русиядәге күп коллониаль халыкларга бу рух өсти, көрәшкә өнди. Кол халыкларга бәйсезлеккә омтылуга өмет уята. Менә башкортлар да үзләрен вакытлыча оккупацияләнгән җир дип тануны сорады. Әмма Татарстанның гына бәйсезлеген тану дип тәкъдим ителде, чөнки безнең референдум үтте, декларация кабул ителде, дәүләт булырлык бөтен юридик нигезебез бар", ди Кашапов.
Татарстан җитәкчелеген кулланып республика егетләрен сугышка җибәрәләр
Бу хәлләрдән соң Мәскәү тарафыннан Татарстанга басым артмасмы дигәнгә Кашапов: "Татарстан болай да чәнечкле тимер чыбык белән әйләндереп алынган колония. Татарстан җитәкчелеген кулланып республика егетләрен сугышка җибәрәләр. Төрмә эчендәге халык - татары да, башкорты да, удмурты да, башкасы да җырлап-биеп үлемгә баралар. Бу бит башка сыймый торган хәл", ди Кашапов.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Украина Радасы бу карарны кабул итсә, бу дөньяда Татарстанны тануда зур адым булачак дип саный.
Әгәр Рада бу карарны кабул итсә, бу дөньяда безнең дәүләтне тануда зур адым булачак
"Хәзерге вакытта без Конституция нигезендә Русия Федерациясенең субъекты булып саналабыз. Кануннар ягыннан чыгып карасак, 1992 елда Татарстан федератив шартнамәгә кул куймады. Шул ук елны республиканың суверенлыгы турында референдум үтте. 1992 елда кабул ителгән Конституциядә без демократик мөстәкыйль дәүләт булып саналабыз. Әгәр Рада бу карарны кабул итсә, бу дөньяда безнең дәүләтне тануда зур адым булачак. 1992 елның 6 ноябрендә без бәйсез дәүләт булган идек. Бары 2002 елда гына Татарстан Русия субъекты дип язып куелды. 10 ел дәвамында бәйсез дәүләт булып саналдык, ләкин бу кәгазьдә генә калды. Шуңа күрә әлеге карар 1992 елдагы безнең хәлне тану булып торачак", ди Зәкиев.
Ул Мәскәү тарафыннан Татарстанга карата һәрвакыт басым булды һәм ул хәзер тагын да көчәячәк дигән фикердә.
1990 елдагы кебек гадел сайлау үткәрергә кирәк. Яңа парламент Раданың бу карарын карарга тиеш
"Мәскәүдә безнең Конституцияне, республиканы, гомумән, дәүләтчелекне бетерү теләге бар. Алар шул юлга басачак дип уйлыйм. Татар җәмәгатьчелегеннән нәрсә таләп ителә? Минемчә, Татарстанда яңа парламент сайланырга тиеш. Бүгенге депутатлар бәйсезлек дигән әйбернең нәрсә икәнен дә аңламый. 1990 елдагы кебек гадел сайлау үткәрергә кирәк. Яңа парламент Раданың бу карарын карарга тиеш. Бу реаль булмаса да, мондый юл бар.
Без Татарстан бәйсезлеген тануны бөтен дөньядан сораячакбыз. Татар оппозициясе барлык дәүләтләргә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Беренче чиратта, тугандаш дәүләтләргә – Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркиягә чыгарга кирәк", ди Фәрит Зәкиев.
Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Раданың бу карары киләчәктә Татарстанның бәйсезлеген таныту эшендә нигез булып тора алачак.
Хәзер Украинаның дөньякүләм абруе үсте. Аның мөрәҗәгатьләренә колак салалар
"Әлеге карар киләсе хәрәкәт өчен нигез булып тора ала. Татарстанны БМОга кертү һәм башка илләрдә таныту өчен төрле илләрнең киңәш бирүләре кирәк булачак. Украина лоббист буларак бу эштә катнаша ала. Хәзер Украинаның дөньякүләм абруе үсте. Аның мөрәҗәгатьләренә колак салалар, Киевка дөнья лидерлары килә. Бүген дөнья сәясәте Вашингтон белән Пекинда гына түгел, ул Киевта да алып барыла.
Украина үзен антиколониаль хәрәкәтнең лидеры буларак таныта. Бер яктан, алар үзләре Мәскәүгә каршы көрәшә, шул исәптән дипломатик, сәяси, икътисади юл белән. Шуңа күрә бу идеологик көрәшнең бер чагылышы. Ичкериянең бәйсезлеген (вакытлыча оккупацияләнгән булуын - ред.) таныдылар, димәк, Татарстанның бәйсезлеген таныту да бик мантыйклы. Республиканың дәүләт суверенлыгы турында декларациясе, халыкара бәйсез субъект дип язылган 1992 елгы Конституциясе бар", ди ул.
Украина парламентының бу карарын Мәскәү авыр кабул итәчәк, Татарстанга карата басым көчәячәк дип саный Айсин.
Мәскәү Кырымны тартып алды, Донбасска керде. Украина да симметрик адымнар ясый
"Миңа калса, Татарстанда кысрыклау башланачак. Мәскәү Раданың бу мөрәҗәгатен бик авыр кабул итәчәк. Татарстан җитәкчелегеннән аерым чыгышлар, мөрәҗәгатьләр, резолюцияләр кабул иттерәчәкләр. Республиканың бәйсезлеген таныткан кешеләрне фаш итү, пычрату белән шөгыльләнү булыр дип уйлыйм. Татарстан өчен болай да үз милли хәрәкәт вәкилләрен пычрату гадәти хәл булып санала иде. Мәскәүнең мораль хокукы булмаса да, нидер эшләячәк. Бер яктан, башта Кырымны тартып алды, Донбасска керде. Украина да симметрик адым белән бара. Русия думасы, тышкы эшләр министрлыгы мөрәҗәгатьләр ясаган очракта да, моның Украинага тәэсире бик аз булачак. Бу эшне туктатып булмый.
Әлеге карар татарларны гамәл кылырга өнди. Украинаның тануы бер, ләкин ул барысын да эшли алмый. Хәзер татарларга актив сәяси эшчәнлек алып барырга кирәк. Гетеның әйткән сүзләре бар: көн саен көрәшкән халык кына бәйсезлеккә лаек. Бу бер этәргеч була ала. Шулай да үзебез эшләмәсәк, берни дә булмас. Русиядә сәяси вазгыять үзгәрмәсә, 1917, 1991 елдагы хәл кабатланса, тамырдан үзгәрешләр кертү авыр булачак", ди ул.
Украина Югары Радасында кертелгән карар өлгесенә карата үз фикерен Татарстаннан Русия думасысына сайланган депутатлар Айрат Фәррахов, Олег Морозов, Айдар Метшин белдерде. Фәррахов моны "провокация" дип атады.
"Халык хезмәтчеләренең" ("Слуга народа" фиркасе депутатлары) ачыктан ачык провокациясе! Үз ватандашлары проблемнарыннан игътибарны читкә юнәлтергә тырышу. Рададагы хезмәттәшләргә 1944 елда фашистлар тарафыннан үтерелгән совет каһарманы Муса Җәлил сүзләре белән җавап бирәсе килә: "Мин бөек урыс халкының татар улы һәм үз анама каршы беркайчан да сугышмаячакмын!", дип язды Фаррахов үзенең телеграм каналында.
Айдар Метшин фикеренчә, Татарстан Русия уртасында урнашкан, милләтара һәм динара бердәмлек үрнәге булып тора.
Олег Морозов та Украинаны провокациядә гаепләде һәм республика үз юлын Русиядә күрә диде.
"Бу, һичшиксез, провокация һәм сәяси булдыксызлык комплексын күрсәтү. Кырым һәм Донбассны югалтудан калган авыру синдромы һәм үз дәүләтеңнең булдыксызлыгын аклау. Татарстан Русиянең аерылгысыз өлеше буларак үзенең язмышын үзе билгели, таркалып килүче илләрнең киңәшчеләренә мохтаҗ түгел", диде ул.
Морозов сүзләренчә, Татарстан Русиянең "алдынгы икътисади, фәнни-техник һәм социаль казанышларын чагылдыручы өлеше" һәм "милләтара һәм динара татулык үрнәге" санала.
Русия думасындагы депутат Михаил Шеремет Украина Радасында кертелгән карар өлгесен милләтара бердәмлекне какшата торган "оятсыз" провокация дип атады.
"Болар барысы да Киевта утырган украин нациларының мәкерле һәм ямьсез провокациясе. Алар мондый гамәлләре белән илебездәге милләтара бердәмлекне какшата алмаячак" диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум