Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украиннар һәм татарлар: Инкыйлабтан алып Совет берлеге таркалганчыга кадәр


Бер гасыр элек татарлар һәм украиннар
Бер гасыр элек татарлар һәм украиннар

Русия империясендә 1917 елгы февраль инкыйлабыннан соң башланган вакыйгалар анда яшәгән халыкларда дәүләтчелек һәм тел өчен көрәшкә юл ача. Татар һәм украин охшашлыклары турында сүзне дәвам итеп, бу ике халыкның әлеге чорга нинди хәлдә керүенә һәм нәрсәләргә ирешүенә күз салып узыйк.

1917 елгы февраль инкыйлабы Русия империясендә милли хәрәкәтләрнең барлыкка килүе өчен бөтен шартларны да булдыра. Аерым статуска ия булган Финляндия белән Польшаны санамаганда (Финляндия 1905-1907 елгы инкыйлабка кадәр, Польша 19нчы гасыр уртасына кадәр) Русиядә иң көчле милли хәрәкәт украиннарда булда. 1917-1920нчы елларда хәзерге Украина җирләрендә Украин халык республикасы һәм Украина державасы (алман оккупация гаскәрләре контролендә) була. Украин халык республикасы Октябрь инкыйлабыннан соң — 1917 елның ноябрендә игълан ителә. Әмма аның җитәкче органы — Украин Үзәк Радасы (украин парламенты) 1917 ел башында ук, большевиклар хакимиятенә караганда күпкә алданрак төзелә. Аны күренекле украин сәясәтчесе Михаил Грушевский җитәкли.

1917 елның 4 мартында Украин Үзәк Радасы Милли конгресс (1500 вәкил һәм кунак) җыя. Делегатларның күпчелеге сулчы социалист фиркаләр вәкилләре һәм Украин автономиясе тарафдарлары була. Резолюциягә киң автономия таләбе кертелә, корылтай Русия федератив демократик республикасын таный. Корылтай Радага төбәк хакимияте вәкаләтләре бирүне хуплый һәм аңа автономия проектын әзерләүне йөкли.

Республикага автономиядәге барлык милләтләрнең дә вәкилләрен кертү күз алдында тотыла. Ягъни мондый форматта Украин республикасы бер яктан чиста милли республика түгел, ә федератив була. Икенче яктан Грушевский украиннар автономия ярдәмендә аякка басып, үз дәүләтләрен корырлык дәрәҗәгә җитәр дип исәпли.

15 июньдә Үзәк Раданың башкарма оешмасы — Генераль секретариат төзелә. Ул Милли хөкүмәтнең башлангычы була. Херсон, Екатеринослав, Харьков, Холм һәм өлешчә Таврия, Курски, Воронеж губернияләре, ягъни хәзерге Украинадагыдан зуррак биләмәләр шул секретариатка буйсына.

1917 елда Киевта Генераль секретариат әгъзалары
1917 елда Киевта Генераль секретариат әгъзалары

Федерация һәм автономия таләпләре 1нче Украин хәрбиләре корылтаенда (5-8 май, 700 вәкил) һәм Бөтенукраин игенчеләр корылтаенда (29 май- 2 июнь, 2200дән артык вәкил) да яңгырый. 2нче Украин хәрбиләре корылтае (5-10 июнь, 2235 вәкил) тагын да радикалрак рухта уза һәм кичекмәстән Украина автономиясен игълан итү таләбен куя. Нәтиҗәдә Үзәк Раданың Беренче универсалы (сәяси-кануный карар) игълан ителә. Бу карар белән автономиянең башлануы игълан ителә һәм, милли башкарма хакимият оешмасы буларак, Генераль секретариат төзелә.

Украин милли хәрәкәте белән параллель рәвештә "Донецки-Кривой рог республикасы" (ДКР) дип аталган җирле автономия дә төзелә. 1918 елның февралендә төзелгән бу автономия бер ай чамасы гына яши ала һәм аңа Донбасс төбәге белән Русиянең хәзерге Ростов өлкәсе җирләре керә. Федор Сергеев һәм Семен Васильченко җитәкләгән бу республиканы Украин республикасының түгел, Русиянең бер өлеше итү ниятләнә. Әмма Владимир Ленин белән Яков Свердлов мондый республикага каршы чыга, чөнки ул Украин республикасының зур гына өлешен үзенә алуы белән украин халкының үзбилгеләнүе идеясенә туры килми.

Өстәвенә "ДКР"ның легитимлыгы бик шикле була, чөнки эшче, солдат һәм игенче депутатларның 1917 елның декабрендә үк узган 1нче Бөтенукраин совет корылтае бөтен Украинаны совет республикасы дип игълан итә. Шушы тарихи хәлләргә басым ясап, Русиянең хәзерге рәсми пропагандасы бу җирләр анда яшәүчеләр теләгеннән башка гына Украинага кушылган дип тәкърарлый.

Һәм монда татар халкы тарихы белән шактый зур охшашлыклар күренә. Украин Радасы кебек үк, татар халкының милли парламенты булган Милли мәҗлес Уфада узган корылтаенда беренче җирле автономияне — Идел-Урал штатын игълан итә. Иң кызыгы — Украин халык республикасы да шул ук көнне, 1917 елның 20 ноябрендә игълан ителә.

"Безнең төбәктә тәртип урнаштыру, бөтен Русияне коткару өчен хәбәр итәбез: Бүгеннән Украина Украин халык республикасына әверелә. Русия республикасыннан аерылмый гына, һәм аның бөтенлеген саклап, үз көчләребез белән бөтен Русиягә ярдәм итү өчен, бөтен Русия республикасы тигез һәм ирекле халыклар федерациясенә әверелсен өчен, без үз җиребездә нык торачакбыз" диелә Үзәк Раданың Өченче универсалында. Ягъни Украина да, Идел-Урал штаты да рәсми рәвештә бер үк көнне барлыкка килә. Һәм Украина кебек үк, Идел-Урал штаты да чиста татар автономиясе буларак түгел, ә аның киләчәк парламентында ул җирләрдә яшәүче барлык халыкларның вәкилләре пропорциональ рәвештә вәкиллек ителәчәк федератив республика буларак төзелә", диелә анда.

Идел-Урал штаты төзелүгә юл куймау өчен Яков Шейнкман һәм Карл Грасис җитәкчелегендәге эшче һәм солдат депутатларның Казан советы 1918 елның февралендә Казан республикасы дип аталган берәмлек төзелүен игълан итә. Ул 1918 елның апреленә кадәр, бары ике ай һәм формаль рәвештә генә эшләп ала. Монда да Донецки-Кривой рог республикасы төзү тарихы белән охшашлык күрәбез.

Сүз уңаеннан, мөселман корылтайларына, шулай ук 1918 елның гыйнвар-февраль айларында Казанда узган Икенче хәрби-мөселман корылтаена украин милли хәрәкәте вәкилләре дә килә.

Тагын бер охшашлык бар. 20 ноябрьдә игълан ителгән Украин халык республикасына күпчелек халкын украиннар тәшкил иткән Киев, Волынь, Подолье, Херсон, Чернигов, Полтава, Харьков, Екатеринослав губернияләре һәм Төньяк Таврия өязләре керә. Ә Курски, Холм, Воронеж губернияләрен һәм күпчелек халкын украиннар тәшкил иткән башка күрше губернияләрне һәм өлкәләрне Украин республикасына кушуны, Универсал текстында язылганга караганда, анда яшәүче халыкларның теләкләре белән килештереп башкару карала. Ягъни референдум нәтиҗәләрендә.

Шундый ук хәл 1920 елда Идел буенда да кабатлана. Ул вакытта Татарстанны хәзергедән күпкә зуррак итү планлаштырыла, һәм ул да үз эченә татар халкының күпчелек өлеше яшәгән җирләрне алырга тиеш була. Ләкин булачак республика биләмәләре күпкә кечерәйтелә. Татарстан республикасын төзү турында декретта Уфа губерниясенең Бәләбәй һәм Бөре өязләрендә референдум уздырып, аларны да ТАССРга кушу каралган була. Әмма ул референдумнар булмый кала. Нәкъ шул чорда Украина белән булган хәл кабатлана.

1918 елда Украинаның бер өлешен Германия гаскәрләре басып ала, һәм анда "Украина державасы" дип аталган дәүләт барлыкка килә.

ТЕЛ МӘСЬӘЛӘСЕ

Барлык республикалар өчен иң төп мәсьәләләрнең берсе тел мәсьәләсе була.

1917 елның 18 мартында Киевта Тарас Шевченко исемендәге беренче украин гимназиясе ачыла. Апрель һәм август айларында укытучыларның ике корылтае уза һәм анда мәктәп белемен тулысынча уркаин теленә күчерү таләбе куела. Ул чакта татар мәгарифе тел ягыннан яхшырак хәлдә була. Бу мәгариф системының мәдрәсәләргә бәйле булуыннан килә. Ягъни татарларда дөньяви белем бөтенләй булмый. Бары Ильминский җитәкчелегендә керәшен татарлар өчен оештырылган православ миссионерлык мәктәпләре һәм булачак урыс телле мәктәпләргә Казанда татар укытучыларын әзерли башлаган Укытучылар институты гына чыгарма булып тора. Шуңа күрә мәдрәсәләрдә белем бирү тулысынча татар телендә алып барыла, ә мәдрәсәләрдә урыс теле фән буларак кына укытыла.

1921 елның 25 июнендә ТАССР Совнаркомының Үзәк башкарма комитеты "Татреспублика кысаларында татар телен гамәлгә ашыру турында" декрет чыгара. Ул дәүләт оешмаларында да, кооперативларда һәм һөнәр берлекләрендә дә эш кәгазьләрен республикадагы ике дәүләт телендә — урысча һәм татарча алып баруны күздә тота. Барлык диярлек түрәләр урыслар булганга (инкыйлабка кадәр башка халыкларга юл ябык була), алар өчен татар теле курслары оештырыла. Шулай ук дәүләт оешмаларында тәрҗемәчеләр бүлекләре булдырыла, дәреслекләр чыгарыла. Дәүләт оешмаларында белгечләрнең ике телне дә белүенә ирешү өчен аларга премияләр бирү оештырыла.

Шундый ук хәл Украинада да күзәтелә. Анда ул "украинлаштыру" дип атала. Аның идеологы шул ук тарихчы, сәясәтче Михаил Грушевский була. Асылда украинлаштыру 1917 елда ук башлана, "Украина державасы" чорында дәвам итә (яңа мәктәпләр ачыла, газетлар чыга) һәм Совет Украинасы төзелгәч аеруча көчәя. Гомумән алганда эшләр Татарстандагы кебек бара, әмма анда ул бер ел алдарак, 1920 елда ук көчәеп китә.

Ә 1923 елда РКП(б)ның 12нче корылтае милли төбәкләрдә җирле халыкларга игътибарны арттыру кирәклеген белдерә. Бу милли мәгариф, мәдәният һәм башка шундый оешмалар челтәре булдыруны гына түгел, урыс булмаган халыклардан махсус рәвештә партия хезмәткәрләрен, фән белгечләрен махсус рәвештә үстерүне күздә тота. Милли төбәкләрдә җирле халыклар вәкилләре дәүләт һәм партия оешмаларында нинди эзлеклелек белән вәкиллек ителергә тиешлеген билгеләүче квоталар кертелә. Хәзерге халыкара сүз белән әйткәндә бу "позитив дискриминация" сәясәте дип атала. Һәм ул элек булган дискриминация нәтиҗәләрен бетерү өчен элек дискриминацияләнгәннәргә өстенлек бирүне аңлата.

Дискриминацияләнгәннәргә социаль баскычлар аша күтәрелү өчен аңарчы өстенлеккә ия булганнар белән бертигез мөмкинлекләр бирелгәнчегә кадәр. Нәтиҗәдә 1926 елга Украинада дәүләт хезмәткәрләренең инде 54 процентын украиннар тәшкил итә.

Нечкәлекләренә кереп тормый гына, 1920 елларда бу мәсьәләдә гомумән алганда бик зур үзгәрешләр булуын әйтергә кирәк. Һәм ул авыр булса да, шул юнәлештә бара.

ТЕЛЛӘР СТАТУСЫ

Татарстанда татар теле рәсми телгә әверелә. 1937 елдан күрше Башкортстанда да татар теленә рәсми тел статусы бирелә. Украин теле дә Украинада һәм Русиянең көньягындагы кайбер төбәкләрдә шундый статуска ирешә. 1920нче елларда Украина кысаларыннан читтә утызга якын украин милли районы барлыкка килә. Алар Русиянең көньягындагы өлкәләрендә һәм элегрәк украин игенчеләре күпләп күченеп урнашкан Ерак Көнчыгышта була. Ул районнарда да украинлаштыру бара, ягъни милли мәктәпләр, мәдәният оешмалары булдырыла, украин телендә газетлар чыгарыла.

Әмма милләтләрнең үз республикаларыннан читтә яшәүче вәкилләренә шундый яхшы шартлар тудыру сәясәте 1930нчы елларда туктатыла, украин, татар һәм башка халыклар мәктәпләре ябыла. Аларның соңгы калдыкларын Икенче дөнья сугышыннан соң бетерәләр. Аннан соң бу тенденция республикаларның үзләренә дә күчә башлый. Бигрәк тә автоном статустагыларына.

Союздаш респубикаларда, мисал өчен, шул ук Украинада (Киевны исәпкә алмаганда) вазгыять күпкә канәгатьләнерлерәк була һәм формаль яктан урыс телле мәктәпләр белән милли теллеләре бертигез пропорциядә эшли. 1970нче елларда Украина мәктәпләрендә украин телен өйрәнү мәҗбүри була, әмма мәгариф министрлыгы Украинага күптән түгел күченеп килгән гаиләләрнең балаларына теләгән очракта украин телен өйрәнүдән баш тарту мөмкинлеге бирүче карарлар чыгара.

Әмма татарлар белән украиннар арасында аермалыклар да бар. Бер яктан, украиннарның күпчелек өлеше Украинада яши, ә Татарстанга татарларның чиреге генә туры килә. Икенчедән, союздаш республикаларның хокуклары, милли мәгарифкә, мәдәнияткә ярдәм итү өчен, финанс һәм сәяси мөмкинлекләре күпкә зуррак була. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан Совет берлеге таркалганчыга кадәр, дистәләрчә ел буе союздаш республика статусына ирешүгә омтылып килә.

Шулай итеп, гомумән алганда, Украинада да, Татарстанда да тел сәясәте бер үк юнәлештә, бер үк стратегия белән алып барыла дияргә мөмкин.

Әмма үз автономияләрен булдыруга таба хәрәкәтне татарлар да, украиннар да бер үк диярлек ноктадан башлый. Ә кайбер мәсьәләләрдә (мәсәлән, китап һәм газет-журналлар бастыруда, милли мәгариф юнәлешендә татарларның хәле украиннарныкыннан хәтта яхшырак та була.

Әмма милли республикаларны союздаш һәм автоном статуслыларга бүлү аларны бөтенләй башка төрле шартларга куя. Әмма төрле милләтләрнең үз республикалары кысаларыннан читтә яшәүче вәкилләренә килгәндә, татарларны урыслаштыру украиннарны урыслаштыруга караганда күпкә акрынрак бара. Хәтта Совет берлеге таркалганда да Татарстаннан читтә ниндидер милли инфраструктура (мәктәпләр, училищелар, югары уку йортларындагы татар теле кафедралары) сакланып кала, ә украиннарныкы инде юк ителгән була.

Айрат Арысланов
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG