Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Владимир Жириновский исемендәге урам булачак


Владимир Жириновский
Владимир Жириновский

Сәясәтченең исемен Уфаның Бакалы урамындагы 31 һәм 33нче йортлар арасындагы яңа урамнарның берсенә бирәчәкләр диелә.

Уфада Владимир Жириновский исемендәге урам булачак. ЛДПР фракциясе җитәкчесе Юрий Рудаковның бу тәкъдимен адрес өлешләренең исемен алыштырудагы белгечләр комиссиясе хуплаган, дип яза "Аргументы и факты".

Документка ярашлы, Уфаның Бакалы урамындагы 31 һәм 33нче йортлар арасындагы яңа урамнарның берсенә Владимир Жириновский исемен бирәчәкләр.

Шәһәр шурасы урамга атама бирү мәсьәләсен киләсе елның гыйнварында ук карарга мөмкин.

Быел апрельдә Башкортстан башлыгыннан Уфадагы яңа урамга, тыкрыкка, паркка яки скверга Владимир Жириновский исемен бирү мөмкинлеген карауны сораганнар иде.

ЛДПРның Татарстандагы бүлекчәсе дә Казандагы скверларның берсен Владимир Жириновский исеме белән атауны сорап шәһәр мэры Илсур Метшинга мөрәҗәгать итте.

  • ЛДПР лидеры Владимир Жириновский быел 6 апрельдә, коронавирус йоктырып озак вакыт авырганнан соң вафат булды. Аңа 75 яшь иде.
  • 1990нчы еллар башында беренче президент сайлавы алдыннан Жириновский "татарларны һәм башкортларны Монголиягә күчерергә кирәк, шунда ачлыктан һәм сифилистан кырылсыннар" дигән иде.
  • Татарларны мыскылларга яратучы Жириновскийның Казан сәфәрләре элек тыныч кына үтми иде. Аның Казанга бер килүендә "Азатлык" татар яшьләре берлегенең ул чактагы җитәкчесе Рамай Юлдашев аңа чи йомырка аткан иде.
  • 2019 елда Русия думасының көзге сессиясе ачылышында Владимир Жириновский милли республикалар бюджетларына күбрәк акча бирелә дип зарланды. "Казанны, Төньяк Кавказны акча белән тутырдыгыз, ә аннары урыс өлкәләрендә күп бала тапмыйлар дисез. Бу бит коточкыч! Урысларга да башкаларга биргән кадәр бирегез! Сез бит урыс парламенты, ә милли төбәкләргә күбрәк бүләсез", диде Жириновский. Аның әлеге сүзләре җәмәгатьчелекнең бер өлешендә ачу уятты. "Казанны акча белән тутырдылар, ул акчаларны урыс төбәкләренә бирегез" дигән сүзләрен Казан Кирмәне "наданлык һәм провокация" дип атады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG