Русия думасының Татарстаннан депутатлары автордаш буларак 65 канун өлгесе керткән, бу Думага кергән барлык тәкъдимнәрнең биш проценты дигән сүз, дип хәбәр итә "Коммерсантъ".
Аерым алганда, алар Русиянең Украинада "махсус хәрби операция" уздыруы һәм "өлешчә" мобилизация белән бәйле кануннар әзерләүдә катнашкан. Шулай ук республикадан булган 14 "Бердәм Русия"ле дә илдә ЛГБТ пропагандасын тыю турындагы канун астында имза калдырган.
Бары тик бер депутат - Айрат Фәррахов кына Татарстан парламенты тәкъдим иткән канун өлгеләренең автордашы булган. Аерым алганда, 14 июльдә, Татарстан Дәүләт шурасы Русия төбәкләренең дәүләт символларына ихтирамсызлык күрсәткән өчен җәза бирү турындагы федераль канун өлгесен хуплаган иде. Татарстанның тәкъдимен Русия думасына җиткерү - республикадан сайланган Айрат Фәрраховка йөкләнде.
Басма быел Татарстанан булган Русия думасындагы иң актив депутатларны да ачыклаган. Беренче урында - Максим Топилин (аның катнашында 26 канун өлгесе әзерләнгән), икенчедә - Рөстәм Кәлимуллин (17 кануни тәкъдим автордашы булган), өченчедә - Айрат Фәррахов (14 канун өлгесенең автордашы).
Белгечләр фикеренчә, хәзерге вазгыятьтә төбәк депутатларының мөмкинлекләре кимегәннән кими бара, аларның функциясе бары тик федераль үзәк әзерләгән канун өлгеләрен хуплауга гына кайтып кала, дип яза басма.
- Былтыр Русиядә төбәк хакимияте турындагы канунны мкенче укылышта кабул иткәндә Татарстаннан җиде депутат республикада президент атамасын калдыруга каршы тавыш биргән иде. Алар арасында Максим Топилин да бар иде. Айрат Фәррахов һәм Рөстәм Кәлимуллин бу канунны хупламаган иде.
- Русия канунына ярашлы, 2023 елдан Татарстанда президент статусы юкка чыгарылырга тиеш, әмма көтелмәгәндә Татарстан парламенты каршылык күрсәтте.
- Тарткалашу, тавыш бирү нәтиҗәсендә Рөстәм Миңнехановның президент мөддәте беткәнче, ягъни 2025 елга кадәр Татарстанда президент атамасы калачак. Аннары яңа җитәкче "республика рәисе" буларак сайланачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум