Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елда Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны беренче тапкыр 17 меңнән арткан


Беренчел статистик мәгълүматларга күрә, былтыр республикада яман шешне беренче тапкыр 17 мең кешедә тапканнар. Татарстанда онкологиядән үлүче ирләр, хатын-кызларга караганда күбрәк, ди белгечләр. 

Узган ел Татарстанда беренче мәртәбә яман шеш табылган 17003 очрак теркәлгән. Бу хакта Республиканың онкология диспансерында җиткерделәр, дип яза "Бизнес Online".

Оешмада әйтүләренчә, бу – моңарчы күрелмәгән югары күрсәткечләр.
2018 елдан 2022 елга кадәр, биш елда яман шеш белән авыру очраклары 4,6 процентка арткан, дип искәртә басма. Әйтик 2021 елда 100 мең кешенең 429,5ендә онкология авыруы ачыкланган булса, 2022 елда 100 мең кешегә шундый 437,8 очрак туры килгән.

Республика онкология диспансерында әйтүләренчә, яван шеш белән авыру күрсәткечләренең болай нык артуы - сәламәтлек саклау системында диагностика уздыру мөмкинлекләре күбәюе белән бәйле. Шулай ук әйтик билгеле бер яшьтәге кешеләргә диспансеризация уздыру да яман шешне ачыкларга булыша ди белгечләр.

Шул ук вакытта Татарстанда ир атларның ешрак трахея һәм үпкә, ә хатын кызларның – күкрәк бизе белән ашказаны яман шешеннән үлүе әйтелә. Татарстанда онкологиядән үлүче ирләр, хатын-кызларга караганда күбрәк, ди белгечләр.

  • Апрельдә республика онкология диспансерының маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире Альберт Гыймранов соңгы ун елда Татарстанда хатын-кызлар арасында күкрәк бизе шеше белән авыручылар саны артуын белдергән иде. "Соңгы елларда хатын-кызлар арасында чир арта. Ун ел элек күкрәк бизе шеше белән авырулар 100 мең кешегә 350 очрак булса, 2021 елда бу күрсәткеч 500 очракка җитте", диде ул.
  • 2022 ел башында Татарстанның онкология диспансерында эшләүче шәфкать туташы да яман шеш белән авыручылар саны артуын белдергән иде. "Ел саен авыручылар саны арта. Мин моны үз күзәтүләрем буенча да, табибларның үзара сөйләшүеннән дә ишетеп әйтәм. Еш кына алар, теге яки бу яман шеш, гадәттә, өлкәннәрдә генә була иде, хәзер бу диагноз яшәрде, дип сүз каталар бер-берсенә. Операция өстәлендә яшьләр күп", дип сөйләгән иде ул Азатлыкка.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG