Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарская газета "Бердәмлек" в Самаре объявила сбор денег для издания


Редакция еженедельной татарской газеты в Самаре обратилась к читателям с просьбой помочь собрать средства для издания. Для того, чтобы узнать, чем уникально это издание и для чего им нужны деньги, мы подготовили подстрочный перевод и словарик для новости, которая вышла на сайте Радио Азатлык.

Самарда 1990 елның апреленнән даими (регулярно) нәшер ителүче (издающаяся) бердәнбер татарча өлкә газеты "Бердәмлек" халыктан акча сорап мөрәҗәгать (обращение) бастырган. Газет мөхәррире Данияр Сәйфиев абунәчеләренең (подписчики) кимүен, шул сәбәпле редакция керемнәренең (доходы) дә әзәюен яза.

"Кызганыч, өлкәннәр китә (старшие уходят) бара, ә алар безнең төп (основные) укучыларыбыз. Самар өлкәсе хөкүмәте бүлеп бирә торган дәүләт ярдәме (государственная помошь) тулы эшчәнлек алып бару өчен бик аз. Соңгы вакытта газет бары тик иганәчеләр (спонсоры) ярдәме һәм битараф булмаган (неравнодушные) укучылар биргән акчага яшәп килде. Әмма типография һәм почта чыгымнары даими кыйммәтләнеп (дорожать) торуын исәпкә алганда, инде бу да җитми", диелә мөрәҗәгатьтә.

Ел ахырына кадәр "Бердәмлек"не өзлексез (беспрерывно) чыгарып килү өчен өч миллионлап сум акча кирәк булуы әйтелә. Язылу (подписка), субсидия, реклам-котлаулар чыгымнарның (расходов) бер өлешен капларга (покрыть) ярдәм итә. Шуңа да карамастан, быел редакция бюджеты дефициты 500 мең сумны тәшкил иткән (составляет). Газет ел ахырына кадәр тоткарлыксыз (без задержек) чыгуын дәвам итсен өчен, шул күләмдә акча кирәк булуы искәртелә.

"Бердәмлек" газеты атнага бер мәртәбә (раз), шимбә көнне 8 битле булып нәшер ителә. Утыз бер ел нәшер ителүче әлеге татар басмасының соңгы саны 2000 данә (штук) тираж белән чыккан.

даими – регулярно
нәшер итү – издавать
мөрәҗәгать – обращение
мөрәҗәгать итү – обратиться
өлкәннәр – старшие (поколение)
яшьләр – младшие (поколение)
иганәче – спонсор
өзлексез – беспрерывно
тоткарларга – задерживать
данә - штука


***

Вы уже подписались на нас в TikTok? Мы также есть
в Вконтакте, Telegram и Instagram.

В рубрике "Читаем на татарском" есть произведения татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG