Уфаның борыңгы мөселман зираты шәһәрнең элеккеге татар бистәсендә урнашкан. Телеүзәк артындагы каберстан халык телендә татар зираты дип атала. Биредә татар-башкорт дөньясына билгеле дин галиме Риза Фәхретдин, шагыйрь, Тукай чордашы Сәгыйть Рәмиев, Уфадагы мөфтиләр, аларның якыннары, Мостай Кәрим, Әнгәм Атнабаев, Динис Бүләков кебек танылган шагыйрь-язучылар җирләнгән. Бу үзенә күрә тарихи мемориал урын. Аның мәйданы зур түгел, әмма Башкортстанның барлык танылган шәхесләрен биредә җирләргә тырышалар. Моның берничә сәбәбе бар, беренчедән, бу зират Уфаның үзәгендә урнашкан, аңа килү уңайлы, икенчедән, биредә җирләнүнең үз абруе бар. 11 гыйнварда 88 яшендә вафат булган Мортаза Рәхимовның да соңгы урыны шушында булды.
Аның кабере керештән ерак түгел. Зират капкасыннан уңда татар мәчете "Гуфран"га юл китә. Уртада – киң сукмак, аннан китсәң, мәсәлән, шагыйрь Мостай Кәрим каберенә чыгасың. Төп юл шул – уртада. Капкадан керүгә сулда – мөселман кирәк-яраклары сатыла торган кечкенә кибет. Мортаза Рәхимовның җеназасыннан соң сулга таба 2 метрга чамасы киңлектә яңа сукмак барлыкка килгән.
Анда әлегә яшел келәм түшәлгән, аннан барсаң, Башкортстанның мәрхүм президенты каберенә барып җитәсең. Уфаның мөселман зиратына туганнары каберенә йөрүчеләр Азатлыкка бу сукмакны ясар өчен кимендә унлап кабер алынган дип сөйләде. Азатлык моны раслар өчен берничә кешегә мөрәҗәгать итте, алар арасында җәмәгать эшлеклеләре дә, төбәкне өйрәнүче һәваскәрләр дә бар. Алар барысы да зиратка керүгә сул якта элеккедән калган каберләрнең кайчандыр булуын һәм хәзер юкка чыгуын раслады.
— Мин бу зиратка еш йөрим, туганнарым, якыннарым биредә җирләнгән, кайда ниләр барлыгын беләм, шуңа да килеп керүгә үк яңа киң сукмак барлыкка килүе күзгә ташлана, анда элек каберләр булуын беләм, — дип сөйләде зиратка йөрүче ир. Ул үзенең исемен атамауны сорады, бу теманы күтәрү өчен үч алулары бар дип борчыла ул. — Бу – борынгы зират, шуңа монда буш урын да юк, каберләр бер-берсенә якын, өсте-өскә дигәндәй җирләнә. Яңа каберләргә урын табу да авыр, хәтта мөмкин түгел. Шуңа да киң сукмак барлыкка килүен һәр кеше күрә.
Нинди генә кеше булмасын, никадәр генә абруй казанмасын, аның хакына башка каберләрдән арыну, аларны алып кую килешми. Матур гамәл түгел дип әйтү – йомшак бәяләмә. Моңа кадәр киткән мәрхүмнәрнең хәтерен аяк астына салып таптау дип саныйм. Мортаза Рәхимов – билгеле шәхес, республика өчен күпне башкарган кеше, әмма ул да башкалар кебек бер кабергә сыя. Аның өчен башка каберләрдән арыну – коточкыч хәл.
Азатлык мөрәҗәгать иткән җәмәгать эшлеклесе, ул җирдә кемнәрнең каберләре булуы билгесез, әмма каберләр бар иде, хәзер алар юк, дип сөйләде.
— Мортаза Рәхимовны җирләр өчен алып ташланган каберләр кемнеке, аларны карап торучылар булганмы – билгесез. Уфада, кызганычка, татар зиратын өйрәнүчеләр юк диярлек. Иске татар телендә яки гарәп имласында язылган ташлар бар, әмма аларны укучылар калмады. Каралмаган каберләр дә шактый, күрәсең, каберләрне карап торырлык туганнары калмаса, алар хакында сораучылар да, аларны кайгыртучылар да табылмаса, яңа каберләр булдырыладыр. Шулай фикер йөртеп эш иткәннәрме? Белмим. 1800нче елларда барлыкка килгән зиратка килеп керүгә үк яңа сукмак салынганын күреп торабыз. Моңа кадәр анда иске каберләр иде, хәзер алар юк, — дип сөйли ул.
— Зиратка, үлемгә бәйле мәсьәләрне күтәрү, аңа бәяләмә бирү татарда да, башкортта да юк. Ул турыда кычкырып әйтү, сөйләү гадәте юк. Шулай да нинди генә кеше җирләнмәсен, аны иске каберләрне юк итү исәбәнә җирләү дөрес түгел. Бу безнең дингә, гадәткә туры килми. Исемсез, каралмаган кабер булса да, аңа кагылу ярамый, җиргә сеңгән кабер булса да, өстендә йөрү ярамый дип өйрәтелде безгә. Монда элек зират булган, истә тотып йөрегез дип тәрбияләделәр. Кешеләр шушы гадәтләрне оныта, белми башлады. Өйрәтү дә юк, күрәсең.
Уфаның мөселман зираты шәһәр муниципалитеты карамагында, аның администрациясе дә, карап торучылары да бар. Якындагы "Гуфран" мәчете дә зиратны багып тора дип исәпләнә. Әмма зират Уфада тарихи, борыңгы булып саналса да, анда навигация дә юк диярлек, каберләрнең реестры да ясалмаган. Реестр чынында элек булган һәм аны мәчеттәге хезмәткәрләр алып барган, әмма иске мәчеттә янгын чыгып бөтен документлар, архив көлгә әйләнгән. Яңасы булдырылмаган. Азатлык белән аралашкан кешеләр, зиратны карап торучылар, каберләр караусыз кала икән, еллар узу белән аларның урынында башка яңа каберләргә урын табарга тырышадыр, дип чамалый.
Уфаның мөселман зиратындагы борынгы каберләрне юкка чыгару кебек гаугалы вакыйга совет чорында, 1970нче елларда булган. Ул вакытта Уфада оешкан "Нур" театр труппасы артисты Нәгыймә Таҗдарова, Башкорт дәүләт драма театрында эшләүче актриса Фәхерниса Сәмитованың каберләре юк ителгән иде. Аларның каберләре өстенә башка кешеләрнең җәсәдләре җирләнгән. Мондый хәлләр башка кабатланамасын өчен, биредә Башкортстанга билгеле шәхесләрнең җирләнүен исәпкә алып, бу зират мемориал зират дип аталырга, дәүләт саклавына куелырга тиеш дигән фикерләр яңгыраган иде. Әмма бу эш әлегә башкарылмады.
— Зиратның шәхси кулларга эләгүе иң куркынычы, алар элекке каберләрне алып җирне яңа кешеләргә сата ала. Анда инде бернинди дә контроль булмаячак. Моңа бер кеше дә риза булмас, дәүләт, муниципалитет карамагында калсын ул. Әмма шулай булуга карамастан, телибезме, юкмы, иске каберләр югала, — ди Азатлык әңгәмәдәше. — Зиратка керегез, билгеле шәхесләр җирләнгән аллея буйлап барыгыз. Яңа каберләр урыны бервакытта да буш тормаганын аңларга кирәк. 70 ел буена аерым бер кабер каралмый, аның янына берсе дә килми икән, зират хакимияте аны башкача куллана аладыр. Канун бозмыйлар дип беләм. Ташланган, караусыз каберләр бик күп. Мәсәлән, Бәдәр Йосыпова - Башкортстанда танылган актриса, аның исемендә автобус тукталышы да бар. Аның кабере шушы зиратта. Аның туганнары еракта яши. 20 ел кайтканыбыз юк, барып, тәртип урнаштыра аласызмы дип мөрәҗәгать иттеләр. Бардым, гозерләрен үтәдем. Андый каралмаган каберләр берничә дистә, хәтта йөзләрчә була ала.
Иске имлада язылган кабер ташлары шактый, кызганычка Уфада аларны өйрәнүчеләр юк. Аларны фотога төшереп, укып, аерым сайт булдырып теркәлсә, бу тарихта калыр иде. Яки каталог булдырырга кирәк. Әмма Уфада татар тарихы белән шөгыльләнүче белгечләр, төбәк өйрәнүчеләр калмады диярлек. Урыс тарихын өйрәнүчеләр бик актив, ә татар-башкортларны өйрәнүчеләр бетеп бара.
Белешмә: Мортаза Рәхимов
- Мортаза Рәхимов 1934 елның 7 февралендә Башкортстанның Күгәрчен районы Тәвәкән авылында туган.
- 1956 елда Уфа нефть техникумын тәмамлаган, Уфаның нефть эшкәртү заводында эшли башлаган.
- 1964 елда Уфа нефть институтын тәмамлаган. 1990 елга кадәр нефть эшкәртү заводында җиһаз башлыгы, җитештерү цехы башлыгы урынбасары, баш инженер урынбасары, соңыннан баш инженер һәм завод мөдире (1986 - 1990) булып эшләгән.
- Совет берлегенең халык депутаты һәм Югары шура әгъзасы, шулай ук, Башкортстан халык депутаты һәм Уфаның шәһәр шурасы депутаты булып сайланган.
- 1990 елның 7 апреленнән 1993 елның 24 декабренә кадәр — Башкорт АССРның Югары шура рәисе.
- 1993 елның 25 декабреннән 2010 елның 15 июленә кадәр — Башкортстан президенты.
- 2010 елның 22 октябреннән — "Урал" хәйрия фонды шурасы рәисе.
- 2023 елның 11 гыйнварында 88 яшендә вафат булды.
- Хатыны — Луиза Рәхимова. Улы — Урал Рәхимов, "Башнефть" ширкәтенең элекке җитәкчесе, 2005-2012 елларда Русиянең иң бай кешеләренең берсе (Forbes журналы версиясе).
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум