Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр”не атна саен телевизордан да  күрсәтәчәкләр 


Тапшыру 20 февральдән башлап Беренче каналда күрсәтеләчәк. 

20 февральдән башлап һәр атна саен Беренче каналдан "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" ("Разговоры о важном") тапшыруын күрсәтә башлаячаклар. Ул балаларга мәктәптә укытыла торган шундый ук исемдәге дәресләрнең телеверсиясе булып тора, анда еш кына Украинадагы сугыш турында сөйлиләр. Бу хакта "Доброе утро" тапшыруы алып баручылары сөйләде.

"Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" һәр дүшәмбе 8:36 сәгатьтә, мәктәпләрдә шушы ук исемдәге дәресләр башланган чакта эфирга чыгачак.
Проектның үз Telegram-каналын да булдырганнар. Анда әйтелгәнчә, тапшыру "ниндидер сәбәпләр белән өйдә калган балаларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә кызык булачак. Алар сыйныфтан тыш дәресләр турында күбрәк беләчәк, федераль спикерларның видеомөрәҗәгатьләрен карый һәм мөһим нәрсә турында сөйләшүне өйдә дәвам итә алачак".

Шул ук вакытта 23 февраль, Ватанны саклаучылар көнендә ТНВ һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында "Все для победы!" ("Барысы да җиңү өчен!") бөтенрусия чарасы кысаларында телевизион марафон үтәчәк. Аны оештыруны Гомумрусия халык фронтының (ОНФ) төбәктәге бүлекчәсе тәкъдим иткән. Марафон вакытында экранда QR-код чыгачак, тамашачылар да бу кодны түләп, хәйрия ярдәмендә катнаша алачак, диелә. Җыелган акчаларны Украинага каршы сугышка Татарстаннан мобилизацияләнеп, яки ихтыяри батальоннары белән китүчеләргә, Русия басып алган җирләрдәге тыныч халыкка тотачаклар диелә.

• Бу уку елыннан Русия мәктәпләрендә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес кертелде. Ул 1-11 сыйныфларда класстан тыш дәрес буларак уза. Атнасына бер тапкыр уздырылган дәрестә укучыларга Русиянең Украинада ни өчен сугышуы аңлатыла.

• Адвокатлар балаларның бу дәресләргә йөрүе – мәҗбүри түгел ди һәм моны берничә канун белән нигезләп булуын әйтә.

• Әмма Русия мәгариф министрлыгы дәресләргә йөрүне мәҗбүри дип әйтте, ә анда кермәгән балаларны полициягә исәпкә куя, аларның әти-әниләренә опека оешмасы белән яный башладылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG