Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: Татарстанда җыелган салымнар Мәскәүгә күбрәк китәчәк


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Cүз республика икътисадының 30 процентын тәшкил итүче нефть керемнәре турында бара. 

Татарстанда нефть кеременнән җыелган салымнар Мәскәүгә күбрәк күчереләчәк. Бу хакта 17 февральдә республика президенты Рөстәм Миңнеханов икътисад министрлыгының еллык киңәшмәсендә белдерде.

"Бүген киеренке вакыт. Илгә каршы кертелгән санкцияләр сәбәпле, федераль дәрәҗәдә нефть чыгаруны киметү карары кабул ителә. Иң мөһиме - бәяләрнең һәм салымнарның үзгәрүе. Хәзер беренче урында федераль бюджет булачак. Шуңа да безнең зур суммалар читкә китеп барачак. Моны анализларга һәм республика икътисадына ничек йогынты ясаячагын аңларга кирәк. Шуннан соң тотрыклылыкны саклау өчен аерым чаралар күрелергә тиеш", диде ул, ләкин аерым саннар китермәде.

Моңа кадәр Мәскәү дәүләт университеты профессоры Наталья Зубаревич федераль үзәк республикадагы нефть ширкәтенең керемен күбрәк алачак дип белдергән иде. Бу Русиягә карата кертелгән санкцияләр сәбәпле федераль бюджетка салымнарның кимүе белән бәйле.

Узган ел Татарстанда нефть табу 5,2 процентка арткан. Бу республика икътисадының 30 процентын тәшкил иткән.

Бу уңайдан Миңнеханов Татарстанның зур донор республика булуын искәртте.

2022 елда, федераль салым хезмәте мәгълүматларына караганда, республика үзендә җыелган керемнең 65 процентын Мәскәүгә күчергән. Татарстан 1,25 трлн сум күләмендә туплаган салымнарның 813 млрд сумын Русия бюджетына юллаган, 443 млрд – Татарстанның берләштерелгән бюджетында калган. Мәскәүгә юлланган акчалар узган ел 5 процентка арткан.

Моннан тыш, Миңнеханов оешмаларның салым бурычы артуын белдерде. Ел башына ул 15 млрд сумга җиткән.

"Бу бик зур саннар. Бурыч ул нәрсә дигән сүз? Алар бөлгенлеккә төшүгә намзәтләр. Бу - эш урыннарын һәм бюджет керемен югалту. Районнарга мөрәҗәгать итәм. Казан, Түбән Кама, Чаллыда түләнмәгән салымнар арткан. Милек салымына бурыч та 2,6 млрд сум җитте", диде ул.

Узган ел Татарстан икътисады, 2021 елга караганда, 6 процентка арткан. Шул ук вакытта Русиянең эчке тулаем продукты 2,1 процентка төшкән. Республикада барлыгы 3,865 трлн сум тауар җитештерелгән. Аерым алганда, нефть чыгару өлкәсе (5,2 процент), җитештерү (8,2 процент), авыл хуҗалыгы (25,9 процент), төзелеш (20,4 процентка) зур үсеш күрсәткән. Сәүдә өлкәсе 3,1 процентка кимегән. Бу җиңел машиналар сатуның төшүе белә бәйле диелде.

  • 5 декабрьдә Русиягә каршы сигезенче чикләүләр җыелмасы гамәлгә керде, анда йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган Русия нефтенә иң югары бәяне билгеләү дә бар. Бу чикләүне Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия кертте.
  • 5 февральдә Европа берлеге Русия нефть продукциясенә дә кертте.
  • Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.
  • Әлеге үзгәрешләр Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән нефть тармагына да йогынты ясый. Азатлык сөйләшкән белгечләр республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлый.
  • 2023 елда Татарстан бюджеты 27 млрд сум дефицит белән кабул ителде. Узган ел депутатлар киләсе өч елда федераль бюджеттан күчереләчәк ярдәм кимиячәк дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG