Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ана теле кирәкме дигән шик булмасын". Милли тәрбия турында 5 фикер


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Милли тәрбия темасына багышланган конференциядә ата-аналар, тәрбиячеләр, укытучылар балаларга бүгенге шартларда туган телне ничек өйрәтү, гаиләдә, бакчада, башлангыч сыйныфларда милли тәрбия бирүне ничек оештыру турында сөйләштеләр.

5 мартта Татар порталлары берлеге татарча милли тәрбия һәм башлангыч белемгә багышланган онлайн конференция уздырды. Чарада Русия, Казакъстан, Төркия, Америкадан педагоглар, ата-аналар, җәмәгать активистлары катнашты.

Төркиядә яшәүче дүрт бала анасы Зилә Нәҗип үз гаиләсе мисалында баланы ана телендә сөйләшү генә түгел, ә фикерләргә дә өйрәтү тәҗрибәсе хакында сөйләде. "Умарта" татар теле мәктәбе җитәкчесе Лилиана Сафина ата-аналарның милли үзаңын үстерү өстендә эшләү мөһимлеген ассызыклады, SkytTat онлайн сөйләм клубы модераторы Алсу Госманова балалар белән онлайн эшләү методикасы белән таныштырды. Казаннан Дамира Гәрәева тыңлаучыларга үзе булдырган "Артбук" иҗат китабын тәкъдим итте. Казакъстанның "Ана өе" ("Дом мамы") иҗтимагый фонд мөдире Анар Рәхимбаева республикадагы яшь аналарга ярдәм итү програмы, ятимханәдәге балаларны уллыкка алып тәрбияләү хакында сөйләде. Фикер алышуга эксперт буларак "Идел" яшьләр үзәге мөдире Зөлфия Ибләминова чакырылган иде. Чыгышлар татар һәм рус телләрендә яңгырады.

Азатлык конференциядә яңгыраган иң кызыклы фикерләрне туплады.

1. "Төп максат - ана телендә сөйләшү генә түгел, ана телендә фикер йөртә торган балалар үстерү иде" (Зилә Нәҗип, Төркия)

"Без китап укырга яратабыз. Китапны балага түгел, ә бала белән укырга тырыштык. Чөнки китапны бергә укыганда, ягъни интерактив булганда, баланың дөньясын күбрәк аңлыйсың, аның тел байлыгы күбәя", ди спикер. Шул ук вакытта ул, Татарстанга кайткан саен китаплар алып килсә дә, балалар өчен сыйфатлы, яхшы китаплар җитмәвен искә ала. Бала үстергәндә башка телләрдәге китапларны да өйрәнә торгач, ул үзе дә бу эшкә үз өлешен кертергә була – шушы уй белән Зилә "Болан малае Олан" китабын бастыра. Ул хәзер татар гаиләләрендә "бала йоклату китабы" буларак танылган.

Бала белән туган телдә генә сөйләшү күп энергия таләп итә

Барысы да үзеннән-үзе килеп чыга кебек тоелса да, бала белән туган телдә генә сөйләшү күп энергия таләп итә, ди ул. Беренчедән, әни белән әтидә "татарча белү нигә кирәк", "нигә баланың башын катырырга" дигән шик булмаска тиеш. Икенчедән, әни белән әнинең болай да эше күп, татарча өйрәтер өчен чынлап та күп энергия кирәк, чөнки бүтән тел, ягъни Русиядә яшәсәң – урыс теле, Төркиядә яшәсәң – төрек теле, Америкада яшәсәң – инглиз теле тыштан шулкадәр каты бәреп керә, ә син аны өйдә ничектер сакларга тиеш. Мин нәрсә әйтергә телим: татарча белү, мәсәлән, минем улыма (өлкән балага), чит илдә яшәсә дә, бик күп нәрсәләр бирде – аның хәзер Финляндиядә, Татарстанда һәм башка илләрдә бик күп дуслары бар, ул алар белән якын гына түгел, бик якын мөнәсәбәтләр кора ала. Мин аның берәр американ яшьтәше белән аралашуын күрәм, әйе, ул инглизчә белә, ләкин якын мөнәсәбәттә була алмый. Әлегәчә без татар телен белүнең яхшы якларын гына күрсәтәбез, һәм бу балада үз-үзенә ышаныч та күбәя", ди дүрт бала әнисе.

Гаиләдә аралашудан тыш, татар телен өйрәнү ысулларыннан ул татарча мультфильмнарны һәм балалары укый торган Alima Academy онлайн тел мәктәбен атады.

2. "Туган телең - татар икән, авызың татар телендә ачылган икән, татар телендә фикерли аласың икән, ничек синдә үз балаң белән башка телдә сөйләшү теләге була ала?" (Лилиана Сафина, Мәскәү)

"Умарта" татар теле мәктәбе җитәкчесе Лилиана Сафина урыс телендә сөйләшү җиңел, чөнки урыс телле мохиттә яшибез, шулай да туган телне саклау - тәрбиянең мөһим өлеше булырга тиеш ди. Ул шулай ук ата-аналарның балаларында татар акценты булу ихтималына борчылуына гаҗәпләнә.

Моннан тыш, татар телен белмәү проблемы шәһәрдә генә түгел, авылга да күчүен искәртә.

"Хәзер әби-бабайлар урыс телен камил рәвештә белә, инде авылда яшәүче балалар татар телен онытып баралар, авылда яшәп тә урысча сөйләшәләр – "авылга кайтарам да, өйрәнер" дип булмый. Хәзергесе көндә татарча тәрбия мәсьәләсе шәһәр күләмендә генә түгел, гомумән, авыл күләмендә дә, төбәк күләмендә дә, гаилә күләмендә дә, шәхес күләмендә дә.

Бер юл алып, тайпылмый гына эшләү – бик-бик авыр эш. Беркайчан да бирешмәскә кирәк" – Сафинаның чыгышы иң эмоциональ чыгыш булды.

Ата-ананың милли үзаңын үстерү юлында ул татар психологиясе белән кызыксынып эшләргә тәкъдим итте, мисал буларак Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрен китерде.

Балаларың син түшәктә ятканда синең соңгы сүзләреңне аңламый – бу бит фаҗига!

Сафина бер гыйбрәтле тарих та сөйләде: "Кырык ел буена Мәскәүдә яшәгән, рус телендә камил сөйләшкән, төпчегеннән башка балаларын татарчага өйрәтмәгән бер туганыбыз үлем түшәгенә яткач, урыс телен онытты, янына җыелып утырган балалары белән туган телендә генә сөйләшә башлады. Балалары аның сөйләгәнен "тәрҗемә итеп бир әле, әни нәрсә сөйли?" дип көне-төне әниләренең соңгы сүзләрен миңа яздырып җибәреп утырды. Балаларың сине соңгы юлга озаткан вакытта, соңгы минутларыңда алар синең соңгы сүзләреңне ишетә алган вакытта, аларга тел җитми – бу бит фаҗига!"

3. "Балалар белән алар телендә сөйләшергә кирәк" (Алсу Госманова, Норлат)

SkytTat онлайн сөйләм клубы модераторы Алсу Госманова татар яки башка телдә сөйләшүдән бигрәк, бала белән ул аңлаган форматта – уен яки иҗат аша аралашу хакында сөйләде. SkytTat клубындагы балалар һәм нәниләр проектларының мәктәп яшендәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәрне укыту форматларының үзенчәлекләре, онлайн форматны баланың көндәлек тормышына ярату ысуллары белән бүлеште: мисал өчен, спикер мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең уку процессын хәрәкәтле уеннар, онлайн рәсем буягычлар белән баету, дәрескә уенчыкларны җәлеп итү, төрле шәһәрләрдәге балалар белән почта открыткалары аша аралашу тәҗрибәсе белән уртаклашты.

4. "Бала аңлы рәвештә кабул итсен өчен җанлы образлар, эмоциональ вакыйгалар кирәк" (Дамира Гәрәева, Казан)

"Балалар өчен иң авыры – монологик сөйләм төзү. Ник әле без укыту, тәрбия процессын иҗади юл белән хәл итмибез? Кайвакыт транспортта кечкенә балага телефон биреп, балаларның күп вакыты экранга карап утырулары эчемне пошыра, күңелемне төшерә. Ә ник аның урынына кул эшләре белән шөгыльләндермәскә? Бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен моториканы үстерергә, бармак битләре белән эшләргә кирәк", ди Казанның 32нче балалар бакчасы тәрбиячесе Дамира Гәрәева. Педагог үзенең педагогик ачышы белән бүлеште: татар телен өйрәнү өчен "Артбук" (иҗат китабы), төрле яшьтәге балалар өчен календарь-тематик планнар, пиктограммалы таблицалар, скрапбукинг ысулын кулланып ясалган китаплар һәм методик кулланмалар.

5. "Милли уенчыклар мәсьәләсе һаман да хәл ителмәгән" (Мәдинә Мәхмүтова, Казан)

Педагогия фәннәре кандидаты Мәдинә Мәхмүтова кибетләрдә татар уенчыклары, әкият персонажларының йомшак уенчык вариантлары булмавына игътибар итте. Шул ук вакытта балалар модасының милли теманы читләтеп узмавын искә алды. Гомумән, милли темага кагылышлы белемнәрне арттыру өчен республика укытучылары арасында гына булса да аңлату-агарту эшләре алып барырга, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм укыту оешмалары хезмәткәрләре белән эшләргә, милли брендларны тәрбияләргә, аларны мода дәрәҗәсендә популярлаштырырга кирәк, дип саный милли кием остасы.

Урыс телен белмәгән татарларның Казан сәнгать институтында татар сәнгатен өйрәнер өчен башта урыс телен өйрәнергә тиешлегенә дә игътибар итте спикер. "Татар авылларыннан килгән студентлар, телләрен сындыра-сындыра булса да, урыс телендә аралашырга тырыша. Әлбәттә, Казанның урыс телле булуы аңлашыла. Чит илдәге милләттәшләрне Казандагы сәнгать институтындагы яңа урыннарга чакыргач, мин ике төрле дәгъва алдым: беренчедән, кириллица белән язганны аңламыйлар, икенчедән, Казан институтында татар телендә югары белем алу мөмкин түгел. Татар телен башка имлада укып киткән татарларның татар сәнгатен өйрәнү мөмкинлеге юк, алар, башкалар кебек, башта урыс телен өйрәнергә мәҗбүр", ди галимә.

"Әйдә! Online" проекты

Азатлык радиосы 2018 елдан бирле татар телен өйрәнүчеләр өчен ​"Әйдә! Online" проектын алып бара.

Проект кысаларында татар телен башлангыч дәрәҗәдән өйрәнү, аудиокурс, адаптацияләнгән әдәби текстлар, грамматика дәресләре, файдалы материаллар, сынаулар һәм уеннар һәм башка кызыклы контент тәкъдим ителә.

Бу материаллар социаль челтәрләрдә таратыла: Вконтакте, Telegram, Instagram, Тикток һәм Instagram.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG