Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Думасы канун кабул итте: повесткалар электрон формада юлланырга мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Канун өлгесенә каршы чыгучы депутатлар булмады.

11 апрельдә Русия думасында хәрби бурычлыларның бердәм реестрына төзәтмәләр кертү турындагы канун өлгесен икенче һәм өченче укылышта кабул итте. Канун өлгесен 394 депутат хуплап тавыш бирде, бер кеше тотылып калды.

Канун өлгесендә электрон повесткаларны хәрби комиссариатка кәгазь чакыруына тәңгәлләштерергә тәкъдим ителде.

Канунда каралганча, комиссариаттан килгән электрон хәбәрләр гадәти повесткаларны кабатлаячак, икесенең дә юридик көче тигез булачак. Повесткалар имза куйдырып хат рәвешендә бирелергә, заказлы хат буларак почтадан җибәрелергә, электрон формада юлланырга мөмкин.

Повестка алучылар хәрби комиссариатка барганчыга кадәр аларга чит илгә чыгу тыелачак. "Әгәр кеше повестка алмый, яки аны алмаган кыяфәт ясый икән, киләсе чакырылыш вакытында ике атна эчендә хәрби комиссариатка үзе килергә тиеш булачак. Әгәр килмәсә, хәрби комиссарның дигитал имзасы куелган хат алачак. Аңа чит илгә чыгуга чикләүләр кертелүе хәбәр ителәчәк, башка чикләү чаралары да булачак", дигән иде Картаполов.

Башка чикләү чаралары дигәндә канун өлгесе авторлары повестка алганнан соң 20 көн эчендә хәрби комиссариатка килмәүчеләрне күз уңында тота. Аларга мәсәлән транспорт йөртү, күчемсез милек белән бәйле килешүләр төзү, кредитлар алу һәм башкаларны тыюлары бар.

Төзәтмә авторлары махсус дәүләт мәгълүмати ресурсы куллануны тәкъдим итә. Аның нигезендә хәрби бурычлыларның бердәм реестры автомат тәртиптә формалашачак. Бу исә кеше хәрби комиссариатка килмәсә дә, аның турындагы белешмәләрне ачыкларга булышачак.

  • 31 мартта Русия баш штабы вәкиле Владимир Цимлянский язгы чакырылышта русияләр хәрби комиссариатларга кәгазь генә түгел, электрон чакырулар да алачак, дип белдерде.
  • Хәрби комиссариатлар чакыру хатларын "Дәүләт хезмәтләре" (Госуслуги) аша җибәрәчәк диелде. Шул ук көнне "Госуслуги" хезмәтендә аккаунтны бетерү төймәсе юкка чыкты.
  • Үз чиратында Русия дигитал үсеш министрлыгы әлеге функцияне аерып торулары хакерларның "шәхси кабинетларны җимереп кереп, аккаунтны бетерү очраклары артканга" дип аңлатты.
  • 1 апрельдән Русиядә язгы чакырылыш башланды. Русия президенты Владимир Путин фәрманына ярашлы, бу юлы 147 мең кеше җыймакчылар. Бер ел элек белән чагыштырганда 12,5 меңгә күбрәк дигән сүз.
  • 2023 елның язгы хәрби чакырылышта Русия гаскәренә хезмәткә 30 яшькә кадәр ирләрне алачаклар. Декабрь азагында Русия саклану министры Сергей Шойгу Русия армиясенә чакыру яшен 21 яшьтән 30 яшькә кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Русия президенты Владимир Путин аның бу тәкъдимен хуплады. Моңарчы хәрби хезмәткә 18 яшьтән 27 яшькә кадәр ирләрне алалар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG