Төркиядәге президент сайлауда тавышларны санау тәмамланды. Хәзерге президент Рәҗәп Эрдоган 49,36% тавыш казанды, аның көндәше - Җөмһүрият фиркасеннән Кәмал Кылычдароглу 45%ка якын тавыш җыйды.
Сайлауда Төркия ватандашы булган татарлар да катнашты. Искешәһәр янындагы Госмания авылына татарларның сайлауда катнашу өчен махсус авылга кайтуы турында язган идек инде. Татар авылында сайлауда барлыгы 75 кеше катнашкан. Бу хакта татар җәмгыятенең актив әгъзасы Вахит Ирдән белдерде. Авыл кешеләренең 55е Эрдоганга, 17се Кылычоглуга, өчесе – "Җиңү" фиркасеннән Синан Оганга тавыш биргән.
Шулай ук татарлар яшәгән Бөгрүделик (Böğrüdelik) авылында 209 кеше Эрдоганны, 66сы Кылычдароглуны, 11е Оганны сайлаган. Бер кеше Мөхәррәм Инҗе өчен тавыш биргән. Инҗе өч көн кала үзен сайлаудан алса да, бюллетеньнәрдә аның исеме калды.
Истанбулның Әюп районынды яшәүче татар гаиләсе мәхәлләнең башлангыч мәктәбендә урнашкан сайлау урынына тавыш бирергә бер сәгать кала барган.
"Мәктәп керешендә инде тавыш биреп чыккан кешеләр истәлеккә фотога төшеп тора иде. Мәктәпкә керүгә сайлауга чакыру кәгазенә язылган сандык номерын эзләдек, икенче катта булып чыкты. Безнең бәби арбасы белән булуыбызны күргәч, шундук лифтны күрсәттеләр. Мәктәпләре яңа, заманча. Бар җирдә дә елмаеп каршы алдылар. Документларны биргәч, Җөмһүрият башканын һәм Милләт мәҗлесенә партияләр сайлау кәгазьләре һәм "Evet" дип сугар өчен мөһер бирделәр. Пәрдә артына кереп тавыш бирдек, бюллетеньнәрне бөкләп конверт эченә салдык һәм сандыкка ыргыттык, соңыннан тавыш бирдем дип имза куйдык та кемлекне (документ) кайтардылар", ди гаилә әгъзасы Гөлнара (исеме үзгәртелде).
Гөлнара тавышын Синан Оганга бирүен әйтә.
"Төркичелек, технологияләр яклы һәм намзәтләрдән иң яше булуы сәбәпле аңа бирдем. Шул ук вакытта аның күп тавыш җыя алмаячагын аңлый идем. Эрдоган һәм Кылычоглу арасындагы эчке хәлләрен яхшырак белү сәбәпле төрек халкы үзе хәл итәргә тиеш дигән караштамын.
Үзем өчен шактый катлаулы сайлау: бер яктан Эрдоган Төркияне яхшы якка үзгәртүдә күп эш эшләде, моны танымау авыр, ләкин 20 ел тирәсе беренче рольдә булу һәм референдум үткәреп мөддәтне нульләштерү кемнедер бик нык хәтерләтә. Икенче яктан оппозициядәге намзәт күңелемә бик ошап бетми.
Партия сайлауларына килгәндә, ике фиркане сайларга була иде, тавышымны, Эрдоган белән иттифакта булуларына карамастан, милләтчеләргә (MHP) бирдем. Фиркадә Рифат Татар исемле кеше булуына карамастан, Оган яклы булган Zafer (Җиңү) партиясенә бирмәдем, чөнки алар Төркиягә мөһаҗирлек иткән кешеләрне куу яклы, моны бик үк дөрес сәясәт дип күрмим", диде ул.
Тумышы белән Кукмарадан булган, төрек кешесенә кияүгә чыгып 2010 елда ватандашлык алган Мөршидә Зарипова, Татарстанга кайтырга кирәк булуга карамастан, махсус сайлау узганны көткән. Ире вафат булганнан соң, ике ил арасында йөри. Татарстаннан килгәненә ярты елдан артык вакыт узган.
"Икенче тур булса дип билетым алдан ук май ае азагына алынган. Эрдоган өчен тавыш бирми китәсем килмәде. Бик борчылып күзәтәм. Эрдоганны яратам. Намазлы булганга якын күрәм. Эрдоганга оппозициядә булучылар ябанҗылар, ягъни читтән килеп Төркиядә яшәүчеләрне кире ватаннарына кайтарып җибәрәбез диделәр, мин монда фатир алмакчы идем, шулай дигәч, тагын тукталып калдым", ди ул.
Мөршидә ханым тавышны Анталиядә Имам Хатыйп лицеенда биргән. Халыкның сайлауга күпләп килүенә исе киткән.
"Халык агылды да агылды. Олы яшьтә булгач мине чиратсыз гына керттеләр. Татарстанда сайлауга беркем бармый, чөнки "инде алдан ук сайланган" диләр. Ә монда кеше бик күп.
Кабинага бюллетень белән кереп Эрдоган исеменә бастым. Депутатлар сайлау өчен кәгазь дә биргәннәр иде, анысында да Эрдоганны эзләп табып бастым. Бюллетеньнәр бик озын иде. Берсен конвертка тыктым, икенчесе сыймады да күтәреп чыктым. Анысын да бөкләп-бөкләп конвертка куярга куштылар. "Безгә ярамый, үзегез куегыз" дип карарга да курыктылар. Шуннан конвертны ыргыттым да кемлекне кире бирделәр.
Көне буе, төне буе телевизордан күзәтәм. Төнге өчтә генә йокларга яттым. Эрдоганның Әнкарага килүен карадым. Анда ул тарафдарлары белән очрашты. Миңа Төркиядәге сәясәт ошый. Эрдоган дәүләтеннән бик канәгатьмен. Ниндидер аерым файда алганым юк, әмма монда Русиягә караганда хакимиятнең өлкәннәргә карашы яхшырак дип саныйм", ди Мөршидә Зарипова.
Cайлауда катнашкан, Истанбулның Үскүдар районында яшәүче Зилә Нәҗипова сүзләренчә, Төркиядә халык ил язмышына битараф түгел, шуңа сайлауларда актив катнаша.
"Олыгаеп беткән әби-бабайлар да бара. Оппозиция хакимиятнең үзгәрүен бик тели. Эрдоган тарафлылар бик идеялы. Ике як та бик каты борчыла, мәктәптә дә бөтен балалар бу хакта сөйләшә. Минем кечкенә кызым да сораша.
Төрекләр "гадел булсын" дип, тавышлар урланмасын дип бик тырыша. Бик күп кеше актив рәвештә сайлау урыннарында эшли. Һәр бүлектә партияләрнең үз кешеләре дә, ихтыярилар да булды", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум