Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чубаров Кырымны Украинага кайтарганнан соң русияләр куйган барлык һәйкәлләрне юк итәргә чакырды


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Ул шундый һәйкәлләрнең исемлеген чыгарды. Аерым алганда анда 2016 елда Акмәчеттә Екатерина II-гә, 2017 елда аннексияләнгән Кырымда Александр III-кә куелган һәйкәлләр бар.

Аннексияләнгән Кырым азат ителгәч тә, андагы Русия хакимиятләре куйган һәйкәлләр юк ителергә тиеш. Бу хакта кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров белдерде. Ул Telegram-каналында шундый һәйкәлләрнең исемлеген чыгарган.

Аерым алганда анда 2016 елда Акмәчеттә Екатерина II-гә, 2017 елда аннексияләнгән Кырымда Александр III-кә куелган һәйкәлләр бар. "Исемлектәге Русия вәхшиләре куйган һәйкәлләр Кырым азат ителгән мизгелдән санаулы көннәр эчендә җимерелергә тиеш", дип язган ул.

Моңарчы Чубаров Кырым Русия баскынлыгында калса, бу Украинага һәм аның бәйсезлегенә һәрдаим куркыныч янаячагын аңлатачак дигән иде.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе фикеренчә "Русия Кырымны югалтса, Путин режимы җимереләчәк. Украина президенты Владимир Зеленский исә Кырымны Русиядән һичшиксез азат итәчәкбез", ди.

  • 2014 елда Русия гаскәрләре Кырымны басып алгач, кырымтатарлар Русиянең анда басып керүенә иң каршы торучыларның берсе булды. Шул вакыттагы буйсынмаулары аларга бик кыйммәткә төште. Кырымтатарларның кайберләре ватаннарыннан китәргә мәҗбүр булды, кайберләренә Русия хакимияте җинаять эше ачты һәм алар Кырымга кайта алмый, ә кайткан очракта төрмә көтә.
  • Кырымтатарларның күпчелеге эзәрлекләнүләрдән качып Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. Былтыр 24 февральдә Русия Украинада сугыш башланганнан соң алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.
Белешмә: Кырым аннексиясе
Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.
  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG