Бүген, 26 июньдә Украинада Кырымтатар байрагы – кырымтатарларның бердәмлеге, азатлык өчен көрәше һәм үзбилгеләнүгә хокукы символы көнен бәйрәм итәләр. Беренче тапкыр кырымтатар байрагы 1917 елда Бакчасарайда Ханнар сараенда кырымтатар корылтае тарафыннан кабул ителә. 74 ел узганнан соң 1991 елның 30 июнендә Акмәчеттә кырымтатар халкының икенче корылтаенда ул яңадан торгызыла. Кырымтатар байрагы бәйрәме 2010 елдан башлап бәйрәм ителә.
Кырымтатар байрагы көне: тарихы һәм бүгенгесе
![2016 елның 18 мае. Татар активистлары кырымтатар депортациясе көнендә кырымтатар һәм Татарстан байраклары тарата. ](https://gdb.rferl.org/D6DC1269-9584-4328-A28F-4BA1141F2EBE_w1024_q10_s.jpg)
21
2016 елның 18 мае. Татар активистлары кырымтатар депортациясе көнендә кырымтатар һәм Татарстан байраклары тарата.