Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Кремльдә 2024 елгы президент сайлавына кемнәр барасын хәл иткәннәр


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Путинның "көндәшләрен" сайлап алганда төп таләпләрне берсе – намзәтләрнең яше булган диелә. Түрәләр уйлавынча, әгәр дә теркәлгән намзәт-сәясәтчеләр 50 яшьтән яшьрәк булса, русияләрдә 70 яшьлек Путин – "хакимияткә каты кулы белән килгән чактагы кеше түгел инде" дигән фикер туарга мөмкин.

Кремльдә 2024 елда президент сайлавында Владимир Путинның "көндәшләре" кем буласын хәл иткәннәр. Аларны сайлап алганда төп таләпләрне берсе – яшьләре булган. Бу хакта президент хакимиятенә якын чыганакларына сылтама белән "Медуза" яза.

Түрәләр уйлавынча, әгәр дә теркәлгән намзәт-сәясәтчеләр 50 яшьтән яшьрәк булса, русияләрдә 70 яшьлек Путин – "хакимияткә каты кулы белән килгән чактагы кеше түгел инде" дигән фикер туарга мөмкин. Басмага әңгәмәдәшләре шулай дигән.

Хәзерге вакытта Кремльдә президент сайлавында Путиннан тыш (әлегә ул сайлауда намзәтен тәкъдим итәчәген рәсми белдермәде) парламентның өч фиркасе – КПРФ, ЛДПР һәм "Новые люди" вәкилләре катнашыр дип исәп тоталар.

Кремль КПРФтан намзәт булырдай кеше дип Геннадий Зюгановны күрә диелә. "Медуза" әңгәмәдәшләреннән берсе аңлатуынча, президент Зюганевка ияләшкән, аның фамилиясе дә бөтен сайлаучыга да билгеле. Шул ук вакытта аңа тавыш бирүчеләрнең билгеле бер саны бар һәм ул яңа сайлаучыларны җәлеп итмәячәк. "Левада" үзәге сораштыруларыннан күренгәнчә, хәзерге вакытта Зюгановка ышаныч дәрәҗәсе 3 процент кына. Ә Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белешмәләренчә, КПРФның рейтингы – ун процент.

Кремль ниятләвенчә, президент сайлавында ЛДПРдан намзәт – фирканең башлыгы Леонид Слуцкий булырга тиеш. Басмага моны ЛДПР җитәкчелегендәге әңгәмәдәше дә раслаган.

"Яңа кешеләр"дән намзәт итеп Кремль фирканең лидерын, эшкуар Алексей Нечаевны күрергә тели диелә. Әмма "Медуза"ның Кремльгә якын ике чыганагы әйтүенчә, Нечаев үзенә "күп процент җыярга бирмәячәкләрен аңлый, ә аның әз-мәз тавыш җыясы килми".

Нечаев үзе урынына Русия думасы рәисе урынбасары Владислав Даванковны тәкъдим иткән. Әмма Кремльне бу намзәт канәгатьләндерми диелә. Чөнки Даванковка 39 яшь һәм ул халык алдында яхшы чыгыш ясый ала. Басма чыганаклары искәртүенчә, Даванковның күп тавыш җыймаячагы билгеле, әмма яшь һәм актив намзәт сайлаучыны Путинның яше турында уйланырга этәрергә мөмкин.

Russian Field ширкәтенең май аенда үткәргән сораштыруыннан күренгәнчә, Русиянең хәзерге президентында сезгә ни ошамый дигән сорауга җаваплар аның яше турындагы җаваплар күп булган – бу җавап өченче урында тора. Ә "Медуза" сораштырган түрәләр Путинны соңгы вакытта үзара сөйләшкәндә “бабай” дип әйтүләр ешайды дип сөйләгән.

  • Русиядә президент сайлавы 2024 елның 17 мартында узар дип ниятләнә.
  • Конституциягә 2020 елда кертелгән үзгәрешләр Путинның элекке мөддәтләрен сызып ташлады һәм аңа 2024 һәм 2030 елларда кабат сайланырга юл ачты. Путин үзе әлегә бу хакта сүзен әйтмәде. Ул президент вазифасын 2000 елдан бирле башкара (2008-2012 еллардагы тәнәфесне санамаганда).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG