Sota Telegram-каналы Уфа тикшерү изоляторында үзенә кул салган хәрби – Илдар Булатов белән бергә хезмәт итүчеләр җиткергән мәгълүматларны чыгарды.
Sota-га Булатов белән хезмәт итүчеләр сөйләвенчә, ул 2022 елда ихтыяри булып Башкортстанның Доставалов исемендәге батальонга кергән, ә бу батальондагы мөнәсәбәтләр хәрби низамнамәдә каралганча булмаган. Шуңа күрә Булатов Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуны таләп иткән дә диелә.
5 августта "Осторожно, новости" Telegram-каналы да бу хәл турында сөйләгән иде, ул батальон сугышчыларының Радий Хәбировка мөрәҗәгатен чыгарды. Хәрбиләр әйтүенчә, батальон җитәкчеләре һуманитар ярдәмне урлаган.
Ильдар Булатов Украинадагы сугышта катнашуын туктатырга җыенмады, үзен башка хәрби бүлекчәгә күчерүне генә сорады, дигән аның белән хезмәт иткән хәрбиләр. 2022 елның октябрендә взвод җитәкчесе сержант Ринат Күлтоманов кыйнаганнан соң, аның җиде кабыргасы сынган булган диелә. Sota сугышчының медицина белешмәсен һәм бу хактагы гаризасын чыгарды.
Әлеге фаразларга күрә, Булатов батальон эчендә үзенең зарларына җавап таба алмыйча булган хәлләр турында шикаять итү өчен Уфага киткән, шул сәбәпле аңа хезмәт иткән урынын калдыру турында җинаять эше ачкан булулары бар.
Хәзерге вакытта Күлтоманов "Бердәм Русия" праймерзы аша узып, Башкортстан Дәүләт җыены депутатына үз намзәтен тәкъдим итә.
- Уфада гранат шартлату белән янаган Булатов 30 августта төрмә камерасында үзенә кул салды. 2 августта ул Уфада Нагаев шоссесына гранат тотып йөгереп чыкты. Аның юлны шартлатам дип янавы, Нагаев шоссесын көн ахырына кадәр ябулары, урынга куәт оешмалары вәкилләре, саперлар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килүе әйтелде. Иргә хезмәт иткән урынын калдыруы өчен җинаять эше ачылуы, аның психиатрия экспертизасына барган чакта качып китүе билгеле булды.
- Хәрби янына республика башлыгы Радий Хәбиров килде. Аның белән сөйләшкәннән соң, хәрби полициягә бирелде, гранатны Росгвардия хезмәткәрләренә тапшырдылар.
- Әлеге хәл турында "Башинформ" дәүләт агентлыгы башта берни дә язмады. Бары тик Радий Хәбиров килгәч кенә, мәгълүмат бирә башлады. Хакимияткә якын телеграм каналлар, блогерлар Башкортстан башлыгының бу гамәлен хуплап, аны каһарман итеп күрсәтте.
- Шул ук вакытта Хәбировның гранат тоткан кеше белән сөйләшүен "бер кирәкмәгәнгә үзен куркыныч астына кую" диючеләр дә, бу адымга рейтингын күтәрү өчен барды дип бәяләүчеләр дә булды.
- "Пруфы" журналистлары Уфа юлында гранат шартлату белән янаган Илдар Булатовның абыйсы белән сөйләшкән иде. Ленар Булатов сөйләвенчә, сугыш барган җирдә һуманитар ярдәм аркасында хәрби җитәкчелек белән Илдар Булатов арасында низаг чыккан булган. Ул Илдар Булатовның психик чире юк дип искәрткән, аның хәтере дә яхшы, акыл ягыннан да сәламәт, әмма Илдар гаделсезлекне кабул итә алмый, дигән. Илдар Булатовның гаиләсе, балалары бар, үләргә җыенмаган, аның бу адымы көтелмәгән, гадәттән тыш дип аңлатканнар иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум