Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшеренү: Русия мәктәпләренең 25 проценттан артыгы төзекләндерүгә мохтаҗ, кайберләрендә җылылык та юк


Проект мәктәп биналарының торышын да анализлаган. 2022 елда аларның 27 процентына капиталь төзекләндерү кирәк булган. Татарстандагы мәктәпләрнең 35 проценты, Башкортстандагыларның 47 проценты капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ диелә.

Русиядә укытучылар машина йөртүчеләрдән дә кимрәк хезмәт хакы ала, мәктәпләрнең дүрттән береннән артыгын төзекләндерәсе бар, кайберләрендә әле дә җылылык, суүткәргеч һәм канализация юк. Бу хакта “Если быть точным” проекты тикшеренүендә әйтелә.

Рәсми мәгълүматларга күрә, 2023 елда Русиядә беренче сыйныфка ике миллионлап бала киткән. Бу – соңгы 20 елдагы иң зур күрсәткеч. Шул ук вакытта мәктәпләрдә урын җитми: узган ел ук мәсәлән Төмәндәге бер мәктәпкә 40 беренче сыйныф ясаганнар, аларның һәркайсына 40ар укучы кергән. Уртача алганда шәһәр мәктәпләрендә бер сыйныфта 28 бала, авылларда – 13 бала укый диелә. Татарстан шәһәрләрендә беренче сыйныфта уртача 28,1 бала, Башкортстанда 28,9 бала укуы ачыкланган. Русиядә һәр алтынчы укучы икенче сменада укый. Берничә ел элек Русия президенты Владимир Путин моны туктатырга чакырган иде.

Русиянең 2010 елгы нормативларына күрә (аларны билгесез сәбәпләр белән 2014 елда гамәлдән чыгардылар) бер сыйныфта иң күбе 25 бала укырга тиеш. Моның нигезендә “Если быть точным” проекты журналситлары хәзерге вакытта Русия мәктәпләрендә 900 мең урын җитми дип исәпләп чыгарган

Күпчелек мәктәпләрдә укытучыларга кытлык бар. Гамәлдәге нормаларга ярашлы, укытучы атнасына 18 сәгатьтән дә артык укытмаска тиеш. Әмма укытучыларның якынча яртысы 30-40 сәгать эшли, җитмәсә 10 сәгать репетиторлык ала диелә. Аларны бу кадәр эшләргә хезмәт хакларының түбән булуы этәрә: Росстатның 2019 елгы соңгы белешмәләренә күрә, Русиядә укытучыга сәгатенә уртача 227 сум түлиләр, бу исә ерак юлга йөк ташучыларга яки поезддагы юлчыларны озата баручыларга бирелә торган акчадан да әзрәк.

Проект мәктәп биналарының торышын да анализлаган. 2022 елда аларның 27 процентына капиталь төзекләндерү кирәк булган. Татарстандагы мәктәпләрнең 35 проценты, Башкортстандагыларның 47 проценты капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ диелә.

Алты меңләп мәктәптә әле дә канализация, 5,6 меңендә – суүткәргеч, биш меңендә – үзәкләштерелгән җылыту юк. Андый мәктәпләр хәтта Мәскәүдә дә бар диелә.

  • Күптән түгел Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми дигән иде. "Иң күп буш вакансияләр математика, урыс теле, физика, чит телләр, башлангыч сыйныф укытучыларына саклана", диде ул.
  • Татарстанда укытучылар җитмәүгә сугыш һәм "өлешчә мобилизация" дә йогынты ясаганмы – түрәләр монысын әйтми. Әмма былтыр Татарстанда укытучылар арасында мобилизациягә эләгүчеләр дә, сугышка алынудан куркып чит илләргә чыгып китүчеләр дә булды. Китүчеләр арасында ир укытучылар гына түгел, ирләре артыннан киткән хатын-кыз укытучылар да бар.
  • Татарстанда аеруча Казан тирәсендә мәктәпләрдә урыннар җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Казанда мәктәпләр җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен 60 миллиард сум кирәк. Бу исә шәһәрнең ике еллык бюджетына тиң.
  • Укытучылар җитмәү проблемы Башкортстанда да бар. Белгечләр әйтүенчә, республикада мәгариф системында яшь укытучылар саны кими. Башкортстанда 35 яшькә кадәрле укытучылар – 8 процент, ә мәктәпләрдә укытучыларның уртача яше – 55. Соңгы өч елда бу күрсәткеч – укытучыларның уртача яше ике елга арткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG