Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рөстәм Хәсәновка канунсыз рәвештә наркотиклар саклау турында (Җинаять кодексының 228 маддәсе) җинаять эше ачылган. Бу хакта депутатның исемен атамый гына Татарстан тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза "Коммерсантъ" һәм рәсми булмаган чыганакларына таянып, Рөстәм Хәсәнов турында сүз баруын җиткерә.
"Бизнес Online" басмасы да бу җинаять эшенең депутат Хәсәновка ачылуын яза.
17 сентябрь якшәмбе көнне депуттаны Казанның Беломор урамында полиция хезмәткәрләре туктаткан. Тикшерү комитеты хәбәренчә, депутатның үзе белән 1,88 грамм наркотик салынган полиэтилен пакет булган. "Ир пакетны юлга ыргыткан, аны тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре алган", диелә.
"Бизнес Online" искәртүенчә, җинаять эшен Татарстан тикшерү комитеты җитәкчесе Валерий Липский карары белән ачканнар, чөнки депутат буларак Хәсәновның аерым хокукый статусы бар. Басма мәгълүматынча, аны тоткарламаганнар, чикләү чарасы да билгеләмәгәннәр, авыр җинаять булмау сәбәпле аңа иң күбе өч елга ирегеннән мәхрүм ителү яный диелә.
Шулай ук Хәсәновның медицина экспертизасы узудан баш тарткан өчен җәмәгать мәхкәмәсе (мировой суд) тарафыннан дүрт мең сумга штрафка тартылуы әйтелә.
Депутат үзе "Бизнес Online"га тикшергән вакытта бернинди тыелган әйбер табылмады дип әйткән булган.
- Рөстәм Хәсәнов – Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты әгъзасы. Аңа 43 яшь. Өйләнгән, дүрт баласы бар. Рөстәм Хәсәновның "Изге эшләр көне" ("День добрых дел") фонды да бар, ул мохтаҗ гаиләләргә, балаларга, инвалидларга булыша, спортка ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Былтыр апрельдә Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе аны банкрот дип игълан иткән иде.
- Аның 80 миллион сумлап бурычы бар иде. Банкрот итеп игълан итүне сорап исә "Ак Барс Банк" мөрәҗәгать итте, ул депутаттан 24,11 миллион сум таләп итте. Бу Рөстәм Хәсәновның бөлгенлеккә чыккан "Реставратор" оешмасы алган кредит белән бәйле иде. "Реставратор" оешмасы Казанның тарихи объектлары белән шөгыльләнде, мәсәлән Михляев йортын торгызды, Петропавловски чиркәвенең терәкләрен ныгытты.
- "Ак Барс" банктан тыш, бурыч бирүчеләр исемлегендә тагын алты ширкәт бар: "Аувикс", "Евроокно", "Тимер Бетон" җитештерү-транспорт ширкәте, "Слово бухгалтера плюс" оешмасы, "Строй-Гипс" оешмасы һәм "Рубикон" сәүдә йорты. Моннан тыш, Федераль салым хезмәтенә Хәсәновның 9,2 мең сум бурычы бар диелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум