Бүген, 29 сентябрь Казан ратушасында Әфганстан турында Мәскәү форматында сөйләшүләр узды. Анда Әфганстанның дөньядагы күп илләрдә, шул исәптән Русиядә дә террорчы дип табылган "Талибан" хәрәкәтеннән оешкан яңа хакимияте, Кытай, Һиндстан, Казакъстан, Катар, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Русияне дә кертеп барлыгы 15 ил вәкилләре катнашты.
Талибан
Талибан (пушту телендә طالبان — студентлар, мәдрәсә укучылары) — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте.
- 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.
- Әфганстан Ислам Әмирлеген дипломатик рәвештә өч кенә ил таный: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан һәм Согуд Гарәбстаны.
- 2021 елның язында АКШ Әфганстаннан гаскәр чыгару турында игълан иткәннән соң, Талибан әфган армиясенә каршы һөҗүм итә башлый һәм август аена илнең зур өлешен контрольгә ала.
- 15 августта Талибан илне тулысынча үз кулына алуы турында игълан итә.
- 2003 елда Талибан БМО Иминлек шурасы һәм Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип таныла.
Татарстан медиасы язуынча, сөйләшүләрдә Әфганстандагы вазгыять, төбәктәге иминлекне тәэмин итү һәм низагтан соң илне торгызу мәсьәләләре турында фикер алышулар булган. Шулай ук террорчылык һәм наркотикка каршы көрәш, илдә хатын-кызларның тоткан урыны турында сөйләшкәннәр.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Ислам дөньясы белән багланышлар Русия өчен зур әһәмияткә ия була башлады", дип белдергән.
Чара ахырында декларация имзаланган, аның кайбер пунктларын Таҗикстан вәкилләре генә хупламаган.
- Мәскәү форматындагы мондый сөйләшүләрнең беренче утырышы 2017 елда үтте һәм анда 11 ил катнашкан иде. Ул чакта әфган низагын җайга салу турында фикер алыштылар.
- Казанда узганы - бишенче утырыш һәм ул Әфганстанда талибларның хатын-кызлар хокукларын бозуы, илдә авыр һуманитар вазгыять булган чакта узды. 26 сентябрьдә БМО иминлек әурасында чыгыш ясаганда БМОныд Әфганстан буенча махсус вәкиле Роза Отунбаева хакимияткә килүләреннән бирле талиблар хатын-кызларның хокукларын кысучы 50 дән артык фәрман чыгарды диде.
- Талиблар Әфганстан хакимиятенә 2021 елның август башында килде, дөнья җәмәгатьчелеге алар оештырган хакимиятне легитим түгел дип саный. "Талибан" хәрәкәте дөньяның күп илләрендә, шул исәптән Русиядә дә террорчы дип танылды. Шулай да, Русия хакимияте талиблар белән Мәскәүдә даими очрашулар үткәреп тора.
- 2021 елның октябрендә Владимир Путин Русиянең "Талибан"ны террорчылар исемлегеннән чыгаруга таба "хәрәкәт итәчәген" белдергән иде.
- Былтыр мартта Русия талибларның беренче дипломатын аккредитацияләде. Лавров талибларның яңа хакимияте "дәүләтне тулаем алганда тиешле дәрәҗәдә тотып тора" дип искәртте. Русия тышкы эшләр министры фикеренчә, талиблар хакимиятен тануда төп проблем — аларның үзенчәлекләрен күрсәтүләре җитеп бетми, яңа хакимият Әфганстанда булган төрле сәяси көчләрне тәкъдим итәргә тиеш, дип саный Лавров.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум