Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Башкортстан баш санитар табибы Анна Казакка экстремист эшчәнлек ярамау турында кисәтү җибәргән


 Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Уфада яшәүчеләр шәһәрдә химик ис килүгә зарлануын тикшерүне сорагач, Роспотребнадзордан "отпискалар" гына килгән. Активист Альберт Рәхмәтуллинның моңа ачуы чыккан һәм ул Анна Казакның Инстаграмда утыруын прокуратурага шикаять иткән.

Прокуратура Башкортстан баш санитар табибы Анна Казакка экстремист эшчәнлек ярамау турында кисәтү җибәргән. Бу хакта "СтопБашРТС" хәрәкәте активисты Альберт Рәхмәтуллин хәбәр итте, дип яза "Аспекты".

Элегрәк Альберт Рәхмәтуллин бөтен күзәтү оешмаларына мөрәҗәгатьләр җибәргән булган һәм Уфада яшәүчеләрнең шәһәрдә химик ис килүгә зарлануын тикшерүне сораган.

"Башкортстан кулланучылар хокукларын күзәтү идарәсеннән (Роспотребнадзор) "отписка" килде, анда һавада зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән күләмнән артмавы язылган. Шул ук вакытта башка дәүләт оешмалары Уфада һаваның пычрануы фактларын ачыклаган иде. Бу ачуымны чыгарды һәм мин Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Казакның ни белән шөгыльләнүен карарга булдым. Шуны ачыкладым - ул видеолар төшереп, аларны тыелган социаль челтәргә - Instagram-га куя икән", ди активист.

Альберт Рәхмәтуллин фикеренчә, Роспотребнадзорның ни белән шөгыльләнүен ачыклау өчен кулланучыларга Анна Казак сәхифәсенә язылып кына калмыйча, "тыелган социаль челтәрне" актив кулланырга да туры килгән.

"Мин күптән икеле стандартларга каршы чыгып киләм, шуңа бу хәлне ачыклау өчен Башкортстан прокуратурасына яздым. Республика Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесенә экстремист эшчәнлекне тормышка ашыру ярамау турында кисәтү әзерләүләре әйтелгән җавап алдым", ди ул.

Альберт Рәхмәтуллин шушы хәлдән соң Башкортстан эчке эшләр министрлыгына гариза язган, ул экстремизмга каршы көрәш үзәгенең прокуратура тикшерүен карап, Анна Казак гамәлләрендә хокук бозу яки җинаять бармы икәнен тикшерүне сораган.

  • Былтыр 21 март көнне Мәскәүнең Тверь мәхкәмәсе Facebook, Instagram хуҗасы - Meta корпорациясен экстремистик дип таныды һәм Русиядә аны тыйды. Русиядә Facebook 4 мартта, Instagram исә 14 мартта томаланды. WhatsApp тыелмады. Meta ширкәтенең, кайбер илләрдә Facebook һәм Instagram кулланучыларга, Русия гаскәрләренә карата көч кулланырга чакыру, янауларны чыгарырга рөхсәт итүе билгеле булган иде.
  • 2022 елда һавага бүлеп чыгарылган пычрак матдәләр күләме ягыннан Башкортстан Русия төбәкләре арасында җиденче урында тора. Республикада һавага 562,5 мең тонна зарарлы матдә бүленеп чыккан, бу илдәге күрсәткечләрнең 2,5 проценты кадәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG