Казанда бинасы 30 ел эчендә бер тапкыр да капиталь төзекләндерү күрмәгән барлыгы 163 балалар бакчасы бар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Социаль оешмаларын тәэмин итү һәм хезмәт күрсәтү департаменты мөдире Петр Королев әйтте, дип яза "Реальное время".
Казанда хәзер 390 балалар бакчасы бинасы бар, аларга 74,1 мең бала йөри.
"Соңгы ун елда 93 бина капиталь төзекләндерелде", дигән Королев.
2023 ел ахырына кадәр Казанда ике балалар бакчасын кулланышка тапшырачаклар. Һәркайсы 220 балага исәпләнгән.
Моңарчы Татарстан фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Чулпан Илдарханова Татарстанда балалар бакчаларының җитәрлек булмавы турында әйткән иде.
Ел башында республикадагы балалар бакчаларында 1 мең балага 403 урын туры килгән. Аерым алганда, Лаеш районында сабыйларның 40 процентына урын җитми, Питрәч районында 60 процентка кытлык бар. Шул ук вакытта аерым районнарда бакчада балалар саны җитми.
- Күптән түгел Татарстанда мәктәпләрнең 35 проценты капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ булуы хәбәр ителде. Республикада аеруча Казан тирәсендә мәктәпләрдә урыннар җитмәү мәсьәләсе дә кискен тора. Казанда мәктәпләр җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен 60 миллиард сум кирәк. Бу исә шәһәрнең ике еллык бюджетына тиң.
- Шул ук вакытта үз карамагына алган фетнәчел Луһански "халык республикасының" Лисичански шәһәрендә Татарстан сигез мәктәпне һәм 11 балалар бакчасын торгызмакчы.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум