Accessibility links

Кайнар хәбәр

"10 ел утырып чыккан әбием гел курку хисе белән яшәде"


Валентина Шадринцева
Валентина Шадринцева

30 октябрь — Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Чита төбәгендә яшәгән ярымтатар Валентина (Фагыйлә) Шадринцева Азатлыкка үз әбисе кичергәннәрне сөйләде.

30 октябрь — Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Ел саен бу көнне Мәскәүдә "Мемориал" оешмасы "Исемнәрне кайтару" чарасы уздыра иде. Быел Мәскәү хакимияте чарага рөхсәт бирмәде.

Казанда да кичә Ленин бакчасына сәяси золым корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салырга килгән активистларны "Экстремизмга каршы көрәш" үзәге хезмәткәрләре сагалап торган булып чыкты. Алар чарага килүчеләргә сорау алуга повесткалар тапшырды. Sota язунча, активистларны Зөлфия Ситдыйкова эше нигезендә шаһит буларак чакырганнар. Июль аенда Ситдыйковага армияне "кимсетү" дигән гаепләү белән җинаять эше ачылган иде.

"Яблоко" фиркасе телеграм каналында язуынча, чараның максаты — кызыл һәм зур террор чорында нигезсез репрессияләргә дучар булган, мәҗбүри хезмәт лагерьларына һәм сөргенгә җибәрелгән, туган якларыннан куылган, халык дошманы дип танылган һәм юк ителгән миллионланган кешене искә алу.

Әмма бу тыныч төстә узган чара да хакимиятнең эчен пошыра.

Русия төбәкләрендә Сталин чорында репрессия корбаннары булган татарлар да шактый. 2019 елның 24 июлендә Левашов мемориал зиратында золым корбаннары булган татарлар хөрмәтенә һәйкәл дә ачылды. Биредә 1937-1955 елларда ул чактагы Ленинград төрмәләрендә үлгән һәм үтерелгән кешеләр җирләнгән.

Шул ук вакытта Магнитогорски Сталинның репрессия машинасына эләгүчеләр тарафыннан төзелсә дә, шәһәрдә сәяси золым корбаннары истәлегенә бер генә һәйкәл дә юк. Бу хакта сөрелгән татарларның нәсел дәвамчысы белән сөйләшкән идек. Бүген Читадан репрессия корбаны оныгы Валентина Шадринцева үзенең истәлекләре белән уртаклаша. Аның әбисе Зыядәне кулаклар мәнфәгатенә эшләгән дигән сылтау белән ун елга утырталар.

Валентина — үзе ярым татар. Аның мулла кушкан исеме — Фагыйлә. Бүгенге көндә Чита шәһәрендә көн күрә. Гомере буе Байкал аръягы краендагы Новокургатай авылында мәдәният йортында эшләгән. Бу үз заманында татарлар күпләп яшәгән сала саналган.

Валентина ханымның әби-бабалары, гомумән, Чита төбәгендә яшәгән татарлар кебек, репрессия корбаннары.

"Минем бабам кәрт уйнаган. Ат көтүләренә кадәр откан дип сөйли иде әби. Шуннан соң барысын да оттырып фәкыйрьлектә яшәгәнбез. Соңрак ул тагын юкка чыккан һәм сарык көтүе отып кайткан. Аннан тагын бернисез калганнар. Гел шулай дәвам иткән.

Нәтиҗәдә, 1933 елда чикне чыкканда (Новокургатай авылы Монголия чигеннән 50 чакрым ераклыкта урнашкан), яки шуннан өенә кайтканда аны үтерәләр. Шул елны минем әбине кулга алалар. Аңа кулаклар мәнфәгатенә эшләгән (подкулачница) дигән гаепләү тагыла", дип сөйли ул.

Аның әбисе Зыядәне 10 елга утырталар. Зыядәнең уллары совет хакимиятен кабул итмичә бер төркем татар белән Монголиягә качты дип сөйли Валентина.

"Репрессия күп кешеләрдә курку хисе уятты. Әбиемне күпме хәтерлим, әгәр милиция килсә, аңарда курку башлана иде. Бу аның канына сеңгән иде", дип искә ала ул.

Валентина ханым совет чоры репрессиясеннән Чита татарлары иза чикте дип сөйли. Аның исәпләүләренә караганда, 1931 елда Новокургатай авылыннан 23 гаиләне, барлыгы 148 кеше, кулга алып авылдан куалар.

Бу гына түгел, Русия империясе чорында да Байкал аръягы татарлары дәүләт тарафыннан төрле изүләр астында яшәргә мәҗбүр булды дип сөйли ул. Гомумән, бу төбәккә, аеруча, Новокургатай авылына үз вакытында куылган татарлар килгән дип исәпли Валентина Шадринцева.

"Бу якларга каторгага татарлар төрле сәбәпләр белән куыла. Алар нигездә рудникларда эшләгән. Мөгаен, бу Пугачев явында катнашучылар, качкын татарлардыр. Каторгада эшләү вакыты чыккач һәм эшләрлек хәле калмагач, аларга туган якларына кайтырга рөхсәт итмиләр һәм биредә төпләнеп калалар", дип сөйләде Валентина ханым.

  • Совет Берлегендә "советка каршы" пропаганда алып барган дигән гаепләү белән 4 миллион 700 мең кеше кулга алынган. 1 миллион кеше атып үтерелгән.
  • "Кулак" дип кулга алынучылар, депортациягә дучар булучылар белан бергә санаганда 11 миллин 700 кеше зыян күргән.
  • Татарстанның "Хәтер китабы"нда 1918-1952 елларда репрессия корбаннары буларак 54 мең 727 кеше теркәлгән. Шулардан 13 мең 938 кеше төрмәдә, сөргендә һәлак булган.
  • Башкортстанда совет чорында 50 меңнән артык кеше репрессиягә дучар булган.
  • Казанда да, Уфада да сәяси репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәлләр бар.
  • Русиядә сәяси золым корбаннары бүген дә бар. Бу исемлекне Русиядә эшчәнлеге тыелган "Мемориал" оешмасы алып бара. Алар төзегән исемлектә нахакка төрмәгә утыртылган татар-башкортлар да, кырымтатарлар да күп. Алар арасында, мәсәлән, математик Азат Мифтахов, активист Лилия Чанышева, "Хизбут Тәхрир" эше нигезендә утыртылган дистәләрчә мөселман бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG