29 октябрьдә татар активисты, 24 яшьлек Батырхан Әгъзамов Тыва республикасында юл казасында һәлак булды. Ул Казанга кайтырга хыялланган, әмма насыйп булмаган. Азатлык Тывадан Казанга кайтып, милли хәрәкәтнең төрле чараларында актив катнашкан, моның өчен сак астына да эләккән татарны искә ала.
31 октябрьдә Тыва республикасының Кызыл шәһәрендә Батырхан Әгъзәмовны җирләделәр. Үзенең туган шәһәрендә аны соңгы юлга газиз әнисе, әтисе, туганнары, дуслары озаткан. Әнисе улының мөселманча, бөтен гореф-гадәтләрне үтәп җирләнүен теләгән, әмма бу эшне тиз генә башкарып чыгу җиңел булмаган. Төп авырлык - мөселманча шартларны белүче руханины эзләп табу. Шулай да мәрхүмне Кызыл зиратында мөселманча соңгы юлга озата алганнар. Бу эшне үзбәк милләтеннән рухани башкарган.
Моны мәрхүмнең әнисе Сания Әгъзәмова сөйләде. Батырхан — аның бердәнбер улы.
— Үкереп елаудан тамагым карлыкты, һаман да ышана алмыйм бу фаҗигага, — дип аңлата ана үзенең халәтен. — 29 октябрьдә минем өчен дөнья бетте. Газиз балам, улыкаем һәлак булды. Ул үзе рульдә иде, юл казасына эләгеп үлде. Ышана алмыйм, бу турыда сөйли дә алмыйм. Балам Казанны сагынды, анда барасы килде, әмма насыйп булмаган. Үз идеяләренә тугры булды, татарлыгы белән горурланды. Гаделсезлекне авыр кичерде. Мин - татар дип яшәде, мин - татар дип йөрәге тибүдән туктады. Мин ансыз ничек яшәрмен — аңламыйм. Шундый мәрхәмәтле бала иде ул.
Батырханга 19 ноябрь көнне 25 яшь туласы иде. Сания ханым аны искә алучыларга рәхмәт ди, әмма бу хәлемне җиңеләйтми, ди.
Мәрхүмнең чын исеме Батырхан идеме дип сораучылар шактый. Аның беренче исеме — Кирилл. Казанга укырга килгәч, ул мәчеткә барып яңа исем куштырган. Батырхан исемен ул үзе сайлаган, дип әйтә дуслары да, аның әнисе дә. Ислам динендә иде, диләр аны. Кирилл исемем рухыма туры килми, татарча, яңгырашлы булсын дип Батырханны сайлаган, дип аңлата аның танышлары. Мәрхүм яңа исемне паспортына да теркәгән. Документ нигезендә дә ул Батырхан Әгъзәмов.
Батырхан Тывада, Кызыл шәһәрендә туган. Аның әнисе дә, әтисе ягыннан да әби-бабайлары 1970нче елларда ук Кызылга килеп төпләнгән. 2016 елда Батырхан Казанга укырга килгән, аның хыялы - тюркология юнәлешендә белем алу. Татарчасы чамалы булса да, үзлегеннән татар телендә сөйләшергә өйрәнгән. Телен төрле курсларда, репетиторлар белән шөгыльләнеп шомарткан. Тывада тугач, тывача да сөйләшә белгән. Батырхан фикеренчә, нинди кешеләр янында яшәсәң дә, аларның телен белергә кирәк. Шуңа ул тыва халкына хөрмәт белән карап кына калмаган, аларның телен дә өйрәнгән. Өстәвенә, бу әле республиканың дәүләт теле дип ассызыклап аңлаткан.
Аны татар теле мәсьәләсе дә борчыган, дәүләтчелек темасы да тынгы бирмәгән, татар, Татарстан хокуклары турында уйлау да аны Казанга укырга китергән дә.
Тел мәсьәләсендә ул әледән-әле интернетта куерган бәхәсләрдә катнашкан, татар теле Татарстанда дәүләт теле икән, ул мәҗбүри укытылырга тиеш дип дәлилләп, аңлатып язган. Татар теле бөлгенлеккә төшсә дә, монда түрәләрнең дә гаебе булса да, аның яңадан терелүенә ышанып сөйләгән.
Бу да — Батырхан фикерләре.
Ул Казанга 2016 елда килә. Укырга дип килә, әмма татарларның Казанга килүе дип сөйләшүне кабул итмәгән. Һәр татар, кайда гына туса да, кайда гына яшәсә дә, Казанга бары тик кайта гына ала дип әйтә торган булган. Казанда ул шунда ук татар милли хәрәкәтенә кушыла. Аның чараларында катнаша башлый.
"Азатлык" татар яшьләре берлоге рәисе Наил Нәбиуллин Батырханның милли хәрәкәткә килүен болай искә ала.
— 2016 елның көзе иде, ялгышмасам, минем җинаять эшем буенча мәхкәмә утырышлары бара иде. Оешма активистары, Татар иҗтимагый үзәге абый-апалары миңа теләктәшлек күрсәтү өчен мәхкәмәгә килә иде. Шулар арасында бермәл бер егет пәйда булды. Аны берсе танымый, беркем белми. Таныштык. Үзен Тывадан килгән татар дип таныштырды, Казан дәүләт университетында укыганын әйтте. Зур гәүдәле, елмаеп тора, ягымлы кеше. Миңа милли хәрәкәт кызык, булышасым килә дип әйтте, бик җиңел генә арабызга кереп китте, — дип искә ала Наил Нәбиуллин. — Татарчасы юк иде аның, урысча сөйләшә иде. Берничә сүз белә иде, әмма тезеп сөйләшми иде. Безнең белән бергә йөреп ул азмы-күпме сукалый башлады. Ул бик мәрхәмәтле, ачык күңелле, ихлас кеше иде. Хәтта самимирәк булды. Әмма шул ук вакытта ул нык рухлы шәхес булды. Аңарда иркенлек бар иде. Принципиаль була белде. Аның милләткә мәхәббәте, кешелекле булуы барыбызны да әсир итте, үзенә каратты. Сөйкемле кеше иде ул. Азатлык оешмасының бер асыл кешесенә әверелде. Шул ук вакытта кыю иде. Азатлык идеяләренә тугры кеше булды. Ул безнең арада иң ихлас, иң көчле милләтпәрвәр кеше иде, шул рәвешле китеп тә барды.
Батырхан Әгъзәмов Хәтер көне чараларында да, "Азатлык" оештырган пикетларда да, Татарстан бәйрәмнәре уңаеннан оештырылган чараларда да актив катнашты. Үзе дә милли мәнфәгатьләрне яклап ялгыз пикетларга да чыкты. 2018 елның 14 мартында Казанның Киров районы мәхкәмәсе активистны наци тамгасы урнаштырылган пост өчен гаепле дип тапты һәм ул биш тәүлеккә административ сак астына алынды.
2018 елның 15 апрелендә Габдулла Тукай үлеменә 105 ел тулуга багышлап уздырылган митингта татар телен яклап плакат күтәргәне өчен аңа 10 мең сум штраф салынды.
Шул ук елны 9 сентябрьдә Казанда пенсия яшен арттыруга каршы митингта Батырхан Әгъзамов тагын тоткарланды, ул анда Татарстан байрагын тотып чыкты һәм сак астына алынды. Сигез тәүлек утырып чыкты.
2019 елның 5 мартында тагын бер эш. Казанның Киров районы мәхкәмәсе Батырхан Әгъзамовны административ кодексның милләтара нәфрәт уяту турында маддәсе нигезендә өч тәүлеккә сак астына алу карарын чыгарган иде. Яңа эш Вконтактедагы постлар өчен ачылган иде.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Рәфыйкъ Кәримуллин мәрхүм Батырханга күп эләкте, әмма сак астына эләксә дә бервакытта да туйдым, нәрсәгә кирәк миңа бу интегүләр дип зарланмады ди.
— Берсен дә гаепләми иде, ул дөрес юлдан баруын белә иде, кануннарны бозмый иде. Фикерләре өчен камчылана иде, әмма уфтанмады. Ул тикшерү изоляторында утырганда да кешеләр белән таныша, аралаша иде. Таныш булмаган кешеләр белән бик тиз уртак тел таба белде. Кешеләр дә аңа тартыла иде. Ачык, ихлас, мәрхәмәтле кешене кем яратмасын да, кем үз итмәсен?! — дип тасвирлый мәрхүмне активист. — Батырхан татарлыкка сусаган кеше иде. Үзе татар мохитендә үсмәгәч, Казанга килүен, "Азатлык" яшьләре белән бергә мәйданнарга чыгуын чын бәхет итеп кабул итә иде. Кадерен белде. Ул бит гел чигүле түбәтәйдән йөрде. Киемнәрендә гел Татарстан билгеләре иде, йә байрак, йә ак барс, йә тугра. Ерактан ук мин — татар, мин Татарстанны яратам, мин татарлыкның сөям дип балкып тора иде. Бик сирәк бит андый кешеләр. Түбәтәйле, байраклы татар көрәшчесе булып истә калачак. Аңа татар мохите тансык иде. Ул исемен дә Батырхан дип паспортта ук үзгәртте. Телдә генә калмады.
Казанны никадәр яратса да, Кызылга китәргә мәҗбүр булды. Әмма гел Казанга кайтам дип яшәде, шул уй гына аны яшәтте.
Мин соңгы вакытта аның белән язышмаган идем. Бермәл, дөресрәге, шул 29 октябрь иде ул, фотосы килеп чыкты да тукта әле, нишләп ята икән безнең егет дип язып җибәрдем. Икенче көнне кереп карадым — укымаган. "Вконтакте"га кергән вакытына игътибар иттем — кичәдән бирле үзгәрешсез калган. Аптырадым. Соңыннан аңладым — мин аңа ул һәлак булган вакытта язганмын. Ул инде укып өлгермәгән, өзелгән. Үкенечкә калды.
Мәрхүмнең дуслары сөйләвенчә, ике ел элек Батырханга кире үз шәһәренә Кызылга кайтып китәргә туры килгән. Сәбәбе — авыру әбисе, ул аны карашырга дип Казаннан киткән. Университеттагы укуында академик ял алган. Былтыр әбисе вафат булган. Батырхан кире Казанга кайтырга хыялланган, яңадан урам чараларында катнашу турында уйлаган, бу хакта көрәштәшләре белән дә сөйләшкән, әмма насыйп булмаган. Хәтер көне, Татарстан суверенитеты көне һәм башка истәлекле көннәрдә Казанда республика байраклары, түштамгалары таратылса, ул Кызылда да шундый ук чаралар уздырган, дип сөйли аның дуслары.
Батырханның "Вконтакте" сәхифәсенә күз салсаң, аның соңгы язулары Казанда түрәләрнең Хәтер көнен уздырырга рөхсәт итмәүләре, әмма милли җанлы кешеләрнең барыбер чыгуы, матәм көнендә намаз укылары, дога кылулары хакында.
Русия Украинага бәреп кергәннән соң да ул 2022 елның 5 мартында үз фикерен язып куйган һәм сугышка каршы булган шәхесләргә карата репрессия машинасы никадәр аяусыз эш итсә дә, ул аны ахыргача алып ташламаган.
Менә ни дип язган ул.
Мәрхүм Батырхан уку һәм җәмәгать эшләре белән берәттән спортны да үз иткән, мәсәлән, ул - йөзүдә мастерлыкка кандидат, ирекле көрәштә 2нче разряды булган. Тываларның милли хурешын (көрәш төре) да үз иткән.
Батырханның гаиләсенә теләктәшлек күрсәтү, улларының каберенә чардуган, таш куйдыру, өчесен, җидесен, кырыгынна ярдәмгә милли хәрәкәт вәкилләре акча туплый башлаган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум