Accessibility links

Кайнар хәбәр

HRW халыкара хокук яклау оешмасы үз хисабында Алсу Кормашеваны искә алды 


Human Rights Watch (HRW) халыкара хокук яклау оешмасы 2023 елга хисап чыгарды. Анда 100гә якын илдә кеше хокуклары торышына бәя бирелә. Хисапта Азатлык Радиосының татар-башкорт редакциясе журналисты Алсу Кормашева, Навальный штабының Уфадагы элекке координаторы Лилия Чанышева, математик Азат Мифтахов, хокук яклаучы Бахром Хамроев, "Хизб ут-Тәхрир", "нурчы"лар эшләре дә искә алына.

Хисапта әйтелгәнчә, Украинага каршы сугышның икенче елында Русия хакимияте үзгә фикер әйтүчеләргә каршы репрессияләрне тагын да көчәйтте. Аерым алганда, сугышка каршы чыгучыларны төрмә җәзалары кырыслатылды, хокук яклаучы төркемнәр юк ителде. Русия хакимиятләре 2023-нче елда армияне "дискредитацияләүдә" гаепләп, активистларга басым ясауны дәвам итте.

Шулай ук документта бәйсез матбугат чараларына басым турында да әйтелә. Аерым алганда, "Дождь" телеканалы, "Медуза", "Проект" һәм "Новая Газета Европа" басмалары "теләнмәгән" медиалар дип игълан ителде. 2022 - 2023 еллар арасында "теләнмәгән" оешмаган материалларын урнаштырган өчен ким дигәндә биш кеше хөкем ителгән.

2023 елда Русия хакимияте журналистларны күбрәк эзәрлекли башлады. Хисапта Русиядә шымчылыкта гаепләнеп тоткарланган The Wall Street Journal журналисты Эван Гершкович һәм Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашева (Кормаш) исемнәре китерелә.

"Октябрьдә Русия хакимиятләре Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тоткарлады. Аны чит ил чыганаклары өчен имеш Русия хәрбиләре турында мәгълүмат җыю вакытында ят агент буларак теркәлмәвендә гаеплиләр. Бу мондый гаепләүнең беренче очрагы. Әлеге гаепләү нигезендә аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный", диелә хисапта.

Шулай ук документта экстремистик төркем белән җитәкчелек итә дигән нигезсез гаепләүләр белән Алексей Навальныйның Уфадагы штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваның 7,5 елга һәм штаб активист Рөстәм Мөлековның 2,5 елга хөкем ителүе әйтелә.

Тоткыннар арасындагы аралашуларга нигезләнеп математик Азат Мифтаховка яңа җинаять эше ачылуы турында да язылган. Аның биш елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкинлеге әйтелә.

Шулай ук хокук яклаучы Баһром Хамроевның 14 елга иректән мәхрүм ителүе искә алына. Хамроев 1992 елдан бирле Русиядә хокук яклау эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Соңгы елларда ул еш кына Азия һәм Русия мөселман мигрантлары хокукларын яклый.

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнгән кырымтатарларның сәламәтлекләренә куркыныч янауга карамастан, берничә тапкыр озак вакытларга штраф изоляторларына ябылуы турында да язылган. Гомумән "Мемориал"га сылтанып HRW октябрь аена басып алынган Кырымда барлыгы 335 кешенең "Хизб ут-Тәхрир" эшенә бәйле җинаять җаваплылыгына тартылуы әйтелә.

  • Алсу Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ире һәм ике баласы белән Чехия башкаласы Прагада яши иде.
  • 2023 елның 20 маенда Алсу гаилә сәбәпләре белән Русиягә кайтты.
  • 2 июньдә кире киткәндә ул Казан һава аланында тоткарланды, аның ике паспортын да - русиянекен дә, американыкын тартып алдылар.
  • Казан җәмәгать мәхкәмәсе икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен журналистка штраф салды.
  • 18 октябрьдә Алсу тоткарланды һәм вакытлыча тоту изоляторына җибәрелде. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" дип белгертмәүдә гаепләде, гәрчә ул Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмаган.
  • 20 октябрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе аны вакытлы изоляторда тотуны 23 октябрьгә кадәр озайтты.
  • 23 октябрьдә мәхкәмә тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, Алсуны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде.
  • 31 октябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Совет районы мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырды.
  • 30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG