Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хочу познакомить разные народы с татарским языком"


Айгөл Әхмәтҗан
Айгөл Әхмәтҗан

С прошлого года в Telegram-е активно работает канал "Learn Tatar", который обучает татарскому на английском языке. Предлагаем отрывок из интервью с автором канала Айгуль Ахметжан. Отрывок с подстрочным переводом и словариком по теме.

"Learn Tatar" Telegram-каналы 2023 елның августында барлыкка килде (возник). Әле ярты ел гына (только половина года) эшләвенә карамастан (не смотря на то, что работает), анда инде бер меңнән артык язылучы бар (есть более тысячи подписчиков), материалларны да меңнәрчә кеше укый (читают тысячи людей).

Словарик

  • инглиз теле – английский язык,
  • өйрәтү – обучать,
  • язылучы – подписчик,
  • кызыксыну – интересоваться,
  • тирә-як – окружение,
  • көндәлек тормыш – повседневная жизнь,
  • колакчын – наушники,
  • үзлегеннән өйрәнү – выучить самостоятельно,
  • аралашу – общаться,
  • максатчан – специально, преднамеренно,
  • файдалы – полезный,
  • чыганак – источник,
  • чит ил кешесе – иностранец,
  • камилләштерү – совершенствование,
  • җанлы – живой,
  • максат кую – ставить цель.

Каналда татар телен өйрәнә башлаучылар өчен дә (и для начинающих изучать татарский язык) гомуми мәгълүмат (общая информация) (әлифба (алфавит), грамматика нигезләре (основы), иң гади һәм кирәкле сүзләр (самые простые и нужные слова)) бирелә (даются), төрле әдәби текстлар (разные литературные тексты) һәм җырлар да (и песни) тәрҗемә ителә (переводятся), аңлатыла (объясняются), инглизчә (на английском) татар мәдәнияте дә күрсәтелә (показывается и татарская культура). Татар текстлары латин әлифбасында тәкъдим ителә (предлагаются).

"Learn Tatar" каналын Казанда туып үскән (родившаяся и выросшая в Казани), ләкин соңгы 8 елын (но последние свои 8 лет) Германиядә яшәүче (проживающая в Германии) Айгөл Әхмәтҗан алып бара (ведет). Ул үзе Мүнһен техник университетында архитектура бүлегендә укыган (училась в отделении). Хәзерге вакытта (в данное время) архитектура офисында эшли (работает). Каналында татар телен инглизчә өйрәтү белән ул буш вакытында шөгыльләнә (занимается в свободное время).

Әңгәмә башында ук (в самом начале интервью) Айгөл татар теле белән 2 ел элек (2 года назад) кызыксына башлавын әйтте (сказала, что начала интересоваться). Сөйләшүебез шуннан башланды (наш разговор начался с этого).

— Айгөл, элек татарча белә идегезме? (знали ли вы татарский раньше?) Казанда торганда татар телендә сөйләшә идегезме? (разговаривали ли на татарском, когда жили в Казани?)

Кызганычка (к сожалению), балачагымда (в детстве) мин татарча сөйләшмәдем (я не разговаривала на татарском). Тирә-якта (в окружении), гаиләмдә (в семье) урыс телендә генә сөйләшү гадәте иде (было принято говорить только на русском языке). Мәктәптә бераз өйрәндем телне (немного выучила язык в школе), ләкин көндәлек тормышта (но в повседневной жизни) кулланмый идем (не использовала). Сыйныфташлар белән (с одноклассниками) татар театрына баргач та, мин тәрҗемә белән колакчын (наушники с переводом) куллана идем (использовала).

Якынча (приблизительно) 2 ел элек татар теленә кызыксыну туды (появился интерес) да, аны өйрәндем (его выучила) дип әйтергә була (можно сказать). Үзем 5 чит телне беләм (сама знаю 5 иностранных языков), инглиз, алман (немецкий), испан, төрек һәм француз телләрендә сөйләшәм (разговариваю на языках), аларны мин үзлегемнән өйрәндем (выучила их самостоятельно). Башымда (в голове) бер структура бар, шуңа күрә (поэтому) татар телен дә өйрәнү җиңелрәк булды (было легче). Мәктәптән аз-маз грамматика базасын хәтерли идем (помнила), ул да ярдәм итте (это тоже помогло).

Германиядә яшәүче (живущие) татарлар белән күрешеп (увидевшись), алар белән татарча аралаша башладым (начала общаться с ними на татарском). Бер дустым бар (есть один друг), аның белән атнага бер тапкыр күрешеп (виделась с ним раз в неделю), максатчан татарча сөйләшә идек (специально разговаривали на татарском).

Әлбәттә, интернетта булган проектлар да файдалы булды (были полезными), мисал өчен, Әйдә! Online-ны кулландым (использовала). Берничә ай (несколько месяцев) Skytat онлайн дәресләрендә дә катнаштым (участвовала).

— Татар телендә сездә кызыксыну ничек туды? (как у вас возник интерес к татарскому?) Ниндидер аерым вакыйга сәбәпче булдымы? (повлияло ли какое-то отдельное событие?)

— Германиядә төрекләр күп яши (живет много турков). Минем университетта да төрекләр күп иде. Алар минән (у меня) еш кына (часто) "татарча берәр нәрсә әйт" ("скажи что-нибудь на татарском") дип сорый иделәр (спрашивали), ә мин берни әйтә алмадым (а я ничего не могла сказать). Татарча музыканы да сораша иделәр (распрашивали), матур көйләр куй дип сорадылар (просили ставить красивые мелодии). Шулай итеп (таким образом), мин татарча заманча музыканы (современную музыку) эзли башладым (начала искать), инди музыкасын эзләдем. Текстларны аңлар өчен (для понимания) аларны тәрҗемә итә башладым да (начала переводить их).

Мондагы татарлар белән дә танышкач (познакомившись с местными татарами), татар теленә кызыксыну уянды минем (у меня проснулся интерес к татарскому языку). Шулай итеп ялкын кабынды (таким образом загорелась искра).

— "Learn Tatar" каналын ничек оештырырга булдыгыз? (как решили открыть канал?) Татар телен инглизчә дә өйрәтергә кирәк дигән фикер ничек барлыкка килде? (откуда пришла мысль, что татарскому нужно обучать и на английском?)

Татар телен өйрәнү өчен (для изучения татарского языка) бөтен чыганаклар (все источники) урыс телендә (на русском языке). "Татарча өйрәнү өчен урыс телен дә белергә кирәк (нужно знать)" дигән хис кала (остается чувство).

Моннан тыш татар теле белән башка халыклар да кызыксына (татарским языком интересуются и другие народы), өйрәнегә тели (хотят учить). Татар телен төрле милләтләргә дә (разным народам) танытасым килә (хочется познакомить). Берничә чит ил кешесеннән (от нескольких иностранцев) шундый сүз дә ишеткәнем булды (слышала и такие слова): татар телен өйрәнергә теләгәннәр (хотели изучать татарский), ләкин инглиз телендә чыганаклар булмагач (но так как не было источников на английском языке), өйрәнә алмаганнар (не смогли учить).

Үзем дә чит илдә яшәгәч (поскольку я и сама живу зарубежом), мондый мисалларны беләм (знаю такие примеры). Урысча белмәгән яки сөйләшмәгән (людей, которые не знают или не говорят по-русски) берничә татар кешесе (несколько татар) белән дә танышмын (знакома).

Айгөл Әхмәтҗан
Айгөл Әхмәтҗан

Шул ук вакытта (в то же время), минем дә татар телен тагын да яхшырак өйрәнү, аны камилләштерү процессым бара (у меня идёт процесс изучения татарского еще больше, совершенствования его). Ә берәр нәрсәне башка кешегә аңлатканда (когда объясняешь что-то другим людям), аны өйрәнү җиңелрәк (изучать это проще), шундый принцип бар. Шуңа материаллар әзерләгәндә (готовя), мин үзем дә телемне камилләштерәм (я улучшаю и свой язык).

— Айгөл, сез үзегез татар телен өйрәнәсез икән, бөтен материалларны камил дәрәҗәдә белеп бетермәскә мөмкинсез. Кемдер сезнең материалларны тикшерәме, хата калмасын дип ниләр эшлисез?

— Әйе, бу эштә (в этом деле) миңа иптәшем Булат Шәйми бик нык ярдәм итә (очень хорошо помогает), аның татарчасы бик яхшы (у него очень хороший татарский). Мин материалны башта үзем җыеп әзерлим (сначала сама собираю и готовлю материал), шуннан соң ул аны укып, тикшереп (после этого он прочитав, проверив), хата калса, шул урыннарда төзәтеп чыга (исправляет те места, где остались ошибки). Шулай итеп, хата калдырмаска тырышабыз (стараемся не оставлять ошибки), өйрәтә торган тел (язык, которому обучаем) дә җанлы, матур булсын (пусть будет живым, красивым) дигән максат куябыз (ставим цель).

Полностью прочитать интервью на татарском вы можете на сайте Радио Азатлык.

***

В рубрике "Читаем на татарском" есть произведения татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Вы уже подписались на нас в TikTok? Мы также есть
в Вконтакте, Telegram и Instagram.

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG