Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны ЮНЕСКО дөньякүләм бүләгенә тәкъдим иттеләр


Алсу Кормашева
Алсу Кормашева

Кормашева инде 120 көннән артык тоткынлыкта.

Чехия һәм тагын 22 ил былтыр җәй Русиядә тоткарланган Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны матбугат ирегенә керткән өлеше өчен ЮНЕСКОның Гильермо Кано исемендәге дөньякүләм бүләгенә тәкъдим итте. Бу хакта Чехия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә әйтелә.

Алсу Кормашева 120 көннән артык тоткынлыкта. 1 февраль көнне Казан мәхкәмәсе аны сак астында тоту вакытын 5 апрельгә кадәр озайтты.

Русия хакимиятләре аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачты (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Шул ук вакытта ул Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмады. Бу Русиядә беренче шундый очрак.

Соңрак аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный.

Азатлык радиосы да күп кенә хокук яклау оешмалары да Алсуга ачылган җинаять эшен сәяси дип һәм бәйсез медиага басым ясау мөмкинлеге булсын өчен ачылган дип саный.

30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.

  • ЮНЕСКОның Гильермо Кано исемендәге дөньякүләм бүләге ел саен "бөтен дөньяда матбугат азатлыгын яклауга зур өлеш керткән кешеләргә" бирелә, бигрәк тә мондый эшчәнлек куркыныч һәм репрессияләр белән бәйле булса.
  • Җиңүчене 12 кешедән торган бәйсез жюри киңәше белән сайлап алалар. Намзәтләрне матбугат азатлыгы мәсьәләләре белән шөгыльләнүче төбәк һәм халыкара хөкүмәтнеке булмаган оешмалар, шулай ук ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр тәкъдим итә ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG