Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә табиблар 400 төрле даруның булмавына зарлана


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Табиблар антибиотиклар, инсулиннар, антидепрессантлар, нейролептиклар, көзән җыеруга каршы дарулар җитми ди. Әйтик, даруханәләрдә Русиядә җитештерелә торган "Калимейт" препараты беткән. Ул канда калийны азайта һәм шул рәвешле гиперкалиемияне булдырмый. Бу дару илнең кимендә  58 төбәгендә юк. 

Русиядә сораштырылган табиблар дарулар җитмәүгә зарлана, алар 400дән артык төрдәге даруны атаган, шуларның 74е - гомер өчен әһәмиятле булып санала.

"Врачи РФ" берләшмәсе үткәргән тикшеренүдә төрле белгечлектәге 910 табиб катнашкан. Бу хакта RTVI яза.

Тикшеренү нәтиҗәләренчә, сораштыруда катнашкан табибларның 78,5 проценты Русиядә дарулар җитми дип зарланган. Сәламәтлек саклау министрлыгында исә моны кире кагалар - фармацевтика базарында вазгыять "тотрыклы булып кала бирә", ә теләсә нинди кытлык - "вакытлыча" дип тынычландыралар.

Табиблар ешрак антибиотиклар, инсулиннар, антидепрессантлар, нейролептиклар, эпилепсиягә һәм көзән җыеруга каршы дарулар җитми ди. Тикшеренүдә катнашкан табиблар әйтүенчә, гормональ даруларга, вакциналарга да кытлык бар. Бу - чит илдән дарулар кертелми башлавы һәм даруларны дәүләт өчен сатып алулар вакытында килеп чыга торган авырлыклар белән бәйле диелә.

Мәсәлән бер көн алдан даруханәләрдә Русиядә җитештерелә торган "Калимейт" препараты бетүе билгеле булды. Ул канда калийны азайта һәм шул рәвешле хәтта үлемгә китерергә мөмкин булган гиперкалиемиянең килеп чыгуыннан саклый.

"Известия" мәгълүматынча, бу дарулар илнең кимендә 58 төбәгендә юк.

Флудрокортизонлы һормонал дарулар - "Зифлукорт" (Русия) һәм "Кортинефф" (Польша) исә Русиянең 72 төбәгендәге даруханәләрдән юкка чыккан. Алар бөер өсте бизләре сүрүе функциясе бозылган кешеләргә кирәк.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага һөҗүм итте, моңа җавап буларак Көнбатыш илләре, АКШ Русиягә кырыс чикләүләр кертте. Шуннан бирле Русиядә әледән-әле аерым даруларга кытлык булуы һәм аларның сатудан юкка чыгуы турында хәбәр ителә.
  • Американың Eli Lilly фармацевтика гиганты Русиягә дарулар җибәрүне чикләргә карар иткән беренче ширкәт булды. Русиядә Eli Lillyның шикәр чиреннән дарулары теркәлгән. Ширкәт шулай ук псориаз, остеопороз һәм ревматоид артритны дәвалаганда кулланылучы дарулар чыгара.
  • 2022 елның март аенда ук Татарстан даруханәләрендә эпилепсия һәм калкансыман биз авыруларыннан дарулар калмавына зарландылар. Русия табиблары да март аенда ук даруханәләрдә 80нән артык даруга кытлык бар дип белдерде.
  • Соңрак Татарстанда яман шешкә каршы даруларны табу да авырлашты.
  • Русиядә ВИЧ авырулы кешеләр куллана торган "Эвиплера" даруы да җитми башлаган иде.
  • Быел гыйнварда Мәскәү даруханәләрендә ревматик авыруларны дәвалаганда кулланыла торган һормональ дару - метилпреднизолон беткән иде.

    Саклану министрлыгында хастаханәләрдәге метилпреднизолонның 7,3 айга, даруханәләрдәгесенең 1,2 айга җитәчәген әйттеләр. Русиядә ревматик авырулары булган 182 меңләп кеше тиешле дәваланудан мәхрүм калырга мөмкин диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG