Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Удмурт теле өчен көрәшүчеләр юк". Туган телен яклап үз-үзенә кул салган Альберт Разин үлеменә биш ел


Альберт Разин
Альберт Разин

Ижауда һәм Русиядән читтә милли активистлар биш ел элек туган телен яклап үз-үзенә ут төрткән удмурт галиме Альберт Разинны искә алды. Азатлык Разин фаҗигасе, удмурт теленең бүгенге торышы турында удмурт активисты белән сөйләште.

10 сентябрь көнне удмурт галиме Альберт Разинның фаҗигале үлеменә биш ел тулды. Ул удмурт теленә хакимият тарафыннан игътибар булмауга канәгатьсезлек белдереп, Удмуртия парламенты бинасы каршында үзенә ут төрткән иде.

Разин үзен яндырган көнне үк Русия җинаять кодексының 110нчы маддәсе, 1нче өлеше нигезендә ("Янаулар, рәхимсез мөнәсәбәт, зыян күрүченең кешелек абруен системлы рәвештә түбәнсетү юлы белән кешене үз-үзен үтерүгә яки үзен үтерү омтылышына этәрү") җинаять эше ачылган иде. Тикшерүчеләр монда беркем дә гаепле түгел, Альберт Разин үзе шулай карар иткән дип, җинаять эшен шул ук елның ноябрь аенда ук ябып куйды.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

Биш ел узганнан соң, фаҗига урынына Разинны искә алырга нибары ике дистәдән артык кеше җыелды. Алар арасында Казаннан килгән татар милли хәрәкәте вәкилләре дә бар иде.

"Татар яңалыгы" WhatsApp төркемендә чарада катнашучыларның фотолары чыкты. Татар милли хәрәкәте вәкилләренең берсе - Айрат Габдуллин язуынча, Разинны искә алу чарасында, "халыкара оешмаларга Русиядә милли телләрнең юкка чыга баруы турында мөрәҗәгать итәргә", дип килешкәннәр.

Разинны искә алу пикетлары шулай ук АКШ, Польша, Төркия, Литва, Франциядә дә узды. Милли активистлар урамнарга чыгып плакатлар тотып торды.

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән cүзләреннән соң кискенләште. Шул ук елны Мәскәү басымы белән Татарстан мәктәпләрендә татар телен һәркемгә укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.

Удмуртиядә хәтта матур саннар ясау белән дә мәшәкатьләнеп тормыйлар

Альберт Разин фаҗигасе күпләрне тетрәндерсә дә, удмурт теленең саклануы яки үсешенә әллә ни тәэсир итмәгән. Бу хакта Азатлыкка удмурт милли хәрәкәте вәкиле Михаил (иминлек максатларыннан активистның чын исемен әйтмибез) сөйләде. Ул республика рәсмиләренең бу көнне Разинны искә алып бернинди чаралар уздырмавын әйтә.

Әңгәмәдәшнең чын исеме ни өчен аталмый

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле, Азатлык әңгәмәдәшнең исемен белсә дә иминлек максатыннан аны атамый.

"Мин фильм төшерергә теләүләрен, моңа акча җыю турында ишеткән идем, әмма ул фильм язмышы турында берни әйтә алмыйм. Аны Андрей исемле кеше төшерергә ниятләде, ул Разин фаҗигасенә шаһит булган кеше, үзен аның укучысы дип атый иде, әмма хәзер каядыр юкка чыкты, кайдалыгын беркем белми. Һәйкәл куярга дип тә акча җыю башлангычы турында ишеттем, әмма ничек булып беткәнен белмим. Һәйкәл дә куелмады. Ягъни берни эшләнмәде дияргә була", ди ул.

Михаил әйтүенчә, Разин хәтерен саклау белән бәйле турыдан-туры тыю булмаса да, хакимият оешмасында эшләүчеләр бу шәхесне искә төшереп торуның үзләренә яхшыга булмаячагын аңлый. Шуңа алар бу хакта социаль челтәрләрдә дә язмый. Телевидениеда да берни күрсәтелми, ди ул.

Михаил әйтүенчә, удмурт активистлары белән хакимият арасында чын диалог юк. Хакимият белән элемтәне "Удмурт кенеш" оешмасы алып бара, ул шулай ук дәүләткә буйсынучы, контрольдә тотылучы оешма.

Шуңа Удмуртиядә Разинны дәүләткә буйсынмаган берничә кеше генә искә алды.

Альберт Разинны искә алу чарасында катнашучылар
Альберт Разинны искә алу чарасында катнашучылар

Альберт Разинның иң борчылганы – удмурт теленең балаларга укытылмавы мәсьәләсе иде. Галим мәктәпләрдәге дәресләрнең удмурт телен саклау өчен аз булуын әйтеп килде.

Галим берничә ел дәвамында Удмуртия парламенты депутатларына һәм Удмуртия башлыгы Александр Бречаловка төбәктә удмурт телен һәм мәдәниятен саклау кирәклеге турында хатлар язган булган. Хакимиятләр аның бу мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдырган һәм, Разинның хезмәттәшләре фикеренчә, нәкъ менә шушы мөнәсәбәт аны әлеге адымга этәргән булырга мөмкин. Хатларны әлеге фаҗигадән соң галимнең компьютерында тапканнар.

2002, 2010 һәм 2021 елларда узган Бөтенрусия халык санын алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Русиядә удмурт телен белүчеләр саны сизелерлек кимегән. 2002 елда алар 463 мең булса, 2010 елда - 324 меңгә, ә 2021 елда 255 меңгә калган.

Русиядә удмурт телен белүчеләр
Русиядә удмурт телен белүчеләр

Михаил сүзләренчә, берәү дә бу вакыйганы (Разинның үз-үзенә кул салуын) удмурт теле файдасына кулланмады кебек.

"Әлеге хәлдән соң Удмуртиянең берничә шәһәр һәм бистәләрендә удмурт телле берничә сыйныф ачылды. Башка берни дә булмады. Мәктәпләрдә удмурт телен атнага ике сәгать укыталар дип беләм, соңгы актуаль саннарны әйтә алмыйм. Уңай динамика һич мөмкин түгел, ә менә тискәре динамика бик мөмкин", диде ул Азатлыкка.

Татарстанда, мәсәлән, активистлар татар телендә укытуга кагылышлы рәсми саннар чынбарлыктан аерыла, диләр. Михаил әйтүенчә, Удмуртиядә хәтта ул да юк, ягъни матур саннар ясау белән дә мәшәкатьләнеп тормыйлар.

Удмурт милли хәрәкәте кризиста, көрәшчеләр дә юк

"Чөнки ихтыяҗ юк, сораучы да, канәгатьсезлек белдерүче дә юк. Удмурт милли хәрәкәте кризиста, көрәшчеләр дә юк. Аеруча сугыш (Русия президенты Владимир Путин режимының Украинага каршы сугышы – ред.) башланганнан соң, тар кысалар эчендә генә эшчәнлек алып барырга, анда да әле бик сак булырга кирәклеген сизә башладык.

Элек тә ниндидер проектлар алып барган аерым шәхесләр бар иде, әмма алар берни дә үзгәртми, бернәрсәгә дә тәэсир итми дип саныйм", ди ул.

Михаил әйтүенчә, удмурт телендә укытучылар республиканың ике югары уку йортында гына әзерләнә: Удмурт дәүләт университетының фин-угыр һәм журналистика институтында һәм В.Г.Короленко исемендәге Глазов дәүләт инженер-педагогика университетының тарих һәм лингвистика факультетының чит телләр һәм удмурт филологиясе кафедрасында. Анда чит тел һәм удмурт теле укытучыларын бергә әзерлиләр.

"Икесендә дә урыннар бик аз, бу елына якынча егерме-утыз кеше", ди ул.

Аның сүзләренчә, мәктәпкә кадәр удмуртча гына тәрбия биргән балалар бакчасы да юк. Булганнары урыс теле белән катнаш эшләүчеләр.

Укыту урыс телендә булса да, анда удмурт теле атнага биш дәрес керә

"Баланы удмуртчага гаиләдә генә өйрәтергә мөмкин дип саныйм. Дөресрәге, бу бердәнбер мөмкинлек. Курслар бар, әмма алар гына җитми. Ижауда удмурт теле мохите булган бердәнбер урын – Кузебай Герд исемендәге Ижау милли гимназиясе. Укыту урыс телендә булса да, анда удмурт теле атнага биш дәрес керә. Телне бөтенләй белмичә яки башлангыч дәрәҗәдә генә белгән килеш килеп, удмурт телен өйрәнүче укучылар бар. Дәресләрдән тыш, анда башка милли компонентлар, удмурт телендә сөйләшүчеләр мохите бар, чаралар уза.

Ә башка мөмкинлекләргә килгәндә, инде әйткәнемчә, балалар бакчалары юк, балалар өчен клублар юк, шәһәрдә ниндидер удмурт компоненты булса, ул яралгы хәлендә, инглиз теле компонентыннан да азрак. Яшьләр сәясәте министрлыгы оештыра торган бушлай удмурт телен өйрәнү курслары бар, әмма алар балалар өчен түгел", ди ул.

Михаил сүзләренчә, радио-телевидениеда удмурт телендәге тапшырулар саны да соңгы берничә елда үзгәрешсез калган.

"Россия" федераль каналының Удмуртия эфиры вакытында удмурт теленә атнага ике сәгать вакыт бирелә, республиканың "Минем Удмуртия" каналында – күбрәк. Канал дәүләт тарафыннан финанслана", ди ул.

Башка кайбер республикалардагы кебек, Удмуртиядә туган телләрне саклау фонды кебек оешмалар юк.

"Милли сәясәт министрлыгы сайтындагы мәгълүматка ярашлы, хәзерге вакытта дәүләт телләрен саклау, өйрәнү, үстерү програмы кысаларында уздырылган бәйге аша грант таратыла. Иң зур сумма - 200 мең сум", ди ул.

Удмурт теле күбрәк мәдәният өлкәсендә генә калып бара

"Удмурт музыкасы хәзер иң күзгә ташланып тора торган тармактыр. Музыканың яңа форматлары барлыкка килә, алар башка милләт аудиторияләрендә дә кызыксыну уята, җырчыларны удмурт милли чараларына гына түгел, башка чараларга да чакыралар. Эстрада татар эстрадасы кебек мөстәкыйль, икътисади яктан үзаллы түгел, чөнки масштаблар башка", ди Михаил.

Аның сүзләренчә, удмуртча нәшер ителә торган китаплар да, шул ук татар теле белән чагыштырсаң, сан ягыннан бик нык калыша.

"Гомумән, Русиядә урыс теленнән башка телләрдә басыла торган китапларны алсак, аларның 95 проценты – татар телендә. Удмурт телендәге китапларның саны кими бара. Республикада удмуртча китапларны "Удмуртия" дип аталучы дәүләт нәшрияты гына бастыра. Удмурт әдәбияты да тарая, форматлары саега һәм ваклана бара. Ул хәзер хикәяләр, шигырьләр рәвешендә генә саклана. Әдәбиятка килүче яшьләр дә юк диярлек. Соңгы ике елда мин ике яшь авторның удмурт телендә ике яңа романы чыкканын беләм. Бәлки, киләчәктә бөтенләй язучылар булмас. Укучылар аз", ди активист.

Шул ук вакытта удмурт теле чаткылары мобиль әсбапларда, социаль челтәрләрендә кабынып ала. Удмурт телен өйрәтүче мобиль әсбаплар чыккан, алар күбрәк балалар өчен. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Удмурт алфавиты" әсбабын әйтеп китәргә була.

Удмурт телле YouTube каналлары бар. Мәсәлән, Даур-ТВ ("Дәвер") онлайн телевидение дип аталучы каналның оригиналь тапшырулары да бар, милли телевидениеның иске язмаларын да куялар. Удмурт әдәбиятына багышланган "Канаш" ("Киңәш") журналы чыга, аның мөхәррире

Блогерлар удмурт телле аудитория тар дип, ешрак урыс теленә күчә

удмуртча YouTube каналы алып бара. Шулай да блогерлар урыс теленә күчәргә тырыша дип зарлана Михаил:

"Социаль челтәрләрдә, блогларда удмуртча язуга рухландыра башлаган идек, удмуртча сөйләүче блогерлар барлыкка килде. Әмма ул бер чор гына булды. Хәзер инде удмурт телле аудитория тар дип, блогерлар ешрак урыс теленә күчә", диде удмурт активисты Михаил.

  • Русиядә узган соңгы җанисәп (2020) хисапларына караганда, үзен удмурт дип яздыручылар саны 386 465 кеше – бу 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләреннән 30 процентка түбәнрәк. 1989 елгы җанисәптән соң удмуртлар санының туктаусыз кимүе күзәтелә. Соңгы җанисәптә 254 840 кеше удмурт телендә сөйләшәм дип белдергән. Бу сан 2010 елгы җанисәп саннарыннан 45 процентка кимрәк.
  • Удмурт халкының иң зур өлеше Удмуртиядә тупланган. Биредә удмурт теле, урыс теле белән беррәттән, дәүләт теле статусына ия, ул республиканың Конституциясендә беркетелгән. Удмуртлар башлыча Удмуртия республикасында, Татарстанда, Башкортстанда, Пермь краенда, Киров һәм Свердлау өлкәләрендә, Мари Илендә яши.
  • ЮНЕСКО телләренең бөтендөнья атласы удмурт телен юкка чыгу куркынычы яный торган тел дип таный.
  • 2018 елны Русия хакимиятләре мәктәпләрдә милли телләрне мотлак укытыуны бетергәннән соң Русиядә урыс булмаган телләрне укыту ата-аналар гариза язган очракта гына мөмкин. Туган тел дәресләренең сәгать күләме атнага 2 сәгать тәшкил итә.

Туган телләрне укыту: мәҗбүридән — ихтыярига

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Аңарчы күп кенә милли республикада дәүләт телләре мәктәптә мәҗбүри укытылып килде. Мәҗбүри дәресләргә каршы чыгучылар балалары урыс телен тиешле күләмдә өйрәнми дип зарланды.

2017 елның көзендә Русия прокуратурасы милли республикаларда мәктәпләрне тикшерә башлады, мәктәп мөдирләре белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Шуннан соң милли телләр ихтыяри, бары тик "туган тел" дәресе кысаларында гына укытыла башлады.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан Дәүләт шурасы да татар теле дәресләрен мәҗбүри укытудан туктатты.

2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыри укыту турында канун өлгесе тәкъдим ителде. Туган телләр ихтыяри укытыла башлады, республикаларның дәүләт телләрен укыту кайбер мәктәпләрдә шулай ук ихтыярига калдырылды.​

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG