Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмурт галиме Альберт Разинны искә алуда татар активистлары да катнашты


Удмуртиядә Альберт Разинны искә алу чарасында
Удмуртиядә Альберт Разинны искә алу чарасында

Русиянең милли сәясәтенә каршы чыгып 2019 елның 10 сентябрендә Ижау шәһәре мәйданында үз-үзен яндырып үтергән удмурт милли җәмәгать эшлеклесе Альбер Разинны искә алдылар. Анда ТИҮ активистлары да катнашты. Искә алуга кайбер чикләүләр дә китерелде.

4 сентябрьдә Удмуртиянең Алнаш районы Кузюмово авылында
оештырылган удмурт галиме Альбер Разинны искә алу чарасына
Татарстаннан биш татар җәмәгать эшлеклесе барган. Чуашстаннан да килүчеләр булган. Ижаудан килгән удмурт милли активистлары белән бергә чарада җәмгысе 60лап кеше катнашкан.
Бу турыда Азатлыкка ТИҮ активисты Кәшиф Гатин белдерде.

"Безнең удмурт милли активистлары белән очрашулар 2019 елның 10 сентябрендә, удмурт милләтпәрвәре, галиме Альберт Разин мәйданда үзен яндырганнан соң башланды. Без башта аның кырыгына бардык, аннан былтыр вафатына бер ел тулуга багышланган искә алулар чараларында катнаштык", дип белдерде ул.

ТИҮ активисты, Альберт Разинны искә алуга җирле хакимият елдан ел аяк чала бара дип саный.

"Разинның кырыгында удмурт милли активистлары Разин һәлак булган мәйдандагы урынга чәчәкләр куеп, Ижауның бер читендәге "Мумидор" дип аталган милли урында мәҗлес оештырып искә алган иде. Бер еллыгында искә алуны хакимият 10 сентябрь көнендә уздырырга рөхсәт итмәде. Нәкъ шушындый тыю быел да кабатланды. Шуңа күрз Разинны искә алу быел да иртәрәк, 4 сентябрьдә үтте", дип белдерде.

Узган еллардан аермалы буларак быелгы искә алу чаралары Ижау
шәһәрендә түгел, Алберт Разинның туган ягы Алнаш районы Кузюмово авылында үткән.

"Быелгы искә алу чараларында да Альберт Разин үзен яндырган мәйданда чәчәкләр салу рөхсәт ителмәгәч, удмурт активистлары аны туган авылында искә алырга булган. Мондый тыю — зур сәяси үзгәреш. Русия империясе Альберт Разинның үз үзен яндыруын халыкка ишеттерергә теләми. Хакимият бу җинаятне фаш итергә теләми. Шуңа күрә халыкның хәтереннән Альберт Разинны сөртеп атырга телиләр", дип белдерде ул.

Кәшиф Гатин үзләренчә, искә алуда җыелган активистларга аның милли эшчәнлеге турында аңлатылган. Шулай ук яңа гына чыккан "Разин — киләчәкнең компасы" дигән урысча язылган китап та тәкъдим ителгән.

"Чарада Татарстаннан килүчеләр татарлар белән удмуртларны нәрсә берләштерүен, туган телләребезнең,
милләтләребезнең югалып баруы икәнен сөйләдек. Уртак дошманыбызның Русиянең милли сәясәте икәнен әйттек. Без берләшкән очракта гына нинди дә булса алга китешкә ирешә алачагыбызны җиткердек", дип белдерде ТИҮ
активисты.

Кәшиф Гатин удмурт галиме Альберт Разинны искә алуларга
киләчәктә дә катнашырга ниятлибез диде.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG