Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли активтистлар удмурт галиме Альберт Разинны искә алу пикетлары уздырды


Варшаудагы пикет
Варшаудагы пикет

Үз-үзен яндырып, һәлак булган удмурт галиме Альберт Разин үлеменә биш ел тулды.

Үз-үзен яндырып, һәлак булган удмурт галиме Альберт Разин үлеменә биш ел тулганда төрлле милли хәрәкәт активстлары аны искә алу пикетлары уздырды.

Разинны искә алырга фаҗига урынына Ижауга дистәдән артык кеше җыелды. Алар арасында Казаннан да татар милли хәрәкәте вәкилләре бар иде.

10 сентябрь көнне Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев та Разин истәлегенә пикетка чыкты. "Разинның бу гамәле удмурт халкының бетүенә, теленең юкка чыгуына каршылыгы иде, моның өчен бүтән юл күрмәде", диде Зәкиев. Аның фикеренчә, бүген Русиядәге барлык халыкларга да ассимиляция һәм урыслаштыру яный, татар теле дә инкыйраз алдында тора, ди ул.

10 сентябрьдә, Польша башкаласы Варшауда милли-азатлык хәрәкәтләре активистлары да Удмуртия галимен искә алып пикет уздырды. Анда Татарстан, Бурятия, Якутия һәм Черкесия вәкилләреннән тыш, Беларус оппозициясе вәкилләре дә катнашты, дип яза Idel.Реалии.

Пикетта катнашучылар Катыньда үтерелгән Польша офицерларына багышланган истәлек ташы янында сәяси качак Нәфис Кашапов әзерләгән плакатларны тотып торды. Кашапов "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип аталучы төркемне тәкъдим итүен әйтте.

"Русия җимерелгәннән соң гына халыклар туган теле булачак", диелгән иде шигарьләрнең берсендә. Бу сүзләр урыс һәм инглиз телләренә дә тәрҗемә ителгән.

Икенче бер плакатта Рәсүл Гамзәтовның "Иртәгә минем телем юкка чыга икән, мин бүген үләргә әзер", дигән сүзләре һәм Альберт Разинның рәсеме бар иде.

- Татарларның, башкортларның, чуашларның һәм Русиядәге башка халыкларның да телләре шундый ук фаҗигале хәлдә. Русия аларның телләрен һәм мәдәниятен юк итә. Тик Путин режимының җимереләчәге - котылгысыз. Альберт Разин исеме белән урамнарны, институтларны, уку йортларын атаячаклар әле, дип фаразлый Нәфис Кашапов.

Элегрәк Русия хакимиятләре "теләнмәгән оешма" дип тапкан Азат милләтләр лигасы, русияләрне Удмуртия галиме, 2019 елда Кремльнең тел сәясәтенә каршылык белдереп, Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында үз-үзен яндырган Альберт Разинны искә алырга чакырган иде.

9 сентябрьдә Вашингтонда, Ак йорт каршында "Азат Удмуртия" хәрәкәте активисты Артем Медведев та пикет үткәрде.

  • Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.
  • 2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.
  • Русиянең рәсми мәгълүматларына күрә, 2010-2021 еллардагы соңгы җанисәпләр арасында удмурт телен белүче кешеләр саны якынча 21 процентка кимегән.
  • "Такие дела" басмасы белгечләргә сылтама белән Русиядә 2016-2023 еллар эчендә мәктәп укучылары арасында туган телләрендә белем алучылар ике тапкырга кимегән, дип язды. 38 телдә белем бирү тулысынча туктаган. Белгечләр фикеренчә, моңа туган телләр белән кызыксынуның кимүе дә, дәресләр санын киметү дә, укытучылар җитмәү кебек сәбәпләр дә йогынты ясаган

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG