Узган атнада Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкчелегендәге зур делегация Русия тарафыннан басып алынган Украинаның Донецки һәм Луһански шәһәрләренә барды. Бу сугыш башланганнан бирле мөфтиятнең беренче тапкыр зур составта сәфәр кылуы булды. Анда барлыгы 20 кеше катнашкан: мөфти урынбасарлары, имамнар, журналистлар. Сәфәрнең максаты — җирле мөселманнар белән хезмәттәшлекне арттыру һәм "һоспитальдәге Татарстан солдатларына ярдәм күрсәтү" дип аңлатты мөфтият. Ни өчен Татарстан дин әһелләре баскынлыктагы җирләр белән эшне көчәйтә?
Эш сәфәрендә Татарстан мөфтиеннән тыш, мөфтинең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов, мөфти урынбасары Мансур Җәлалетдинов, Казанның баш мөхтәсибе Рөстәм Вәлиуллин, Казанның Тынычлык бистәсендәге имамы Рамил Фәйзуллин, Тукай районы мөхтәсибе Инсаф Сәүбәнов һәм башкалар катнашкан.
Мөфтиятнең сайтыннан күренгәнчә, эш сәфәрендә фикер алышулар, төрле очрашулар узган, һуманитар йөк тапшырылган. Шул ук вакытта бу хакта тулырак мәгълүмат юк. Шуңа да карамастан, бу Татарстан мөфтяитенең сугышка һәм баскынлыктагы җирләргә "тугызынчы тапкыр һуманитар миссия белән сәфәр кылуы", дип хәбәр ителә.
Татарстан дини кадрлар һәм китаплар вәгъдә иткән
Татар дин әһелләрен Донецки мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшит Брагин һәм Луһански мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Эльдар Гамбәров каршы алган. Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, бу юлы делегация берничә юнәлештә эш иткән.
Беренчедән, татар дин әһелләре Донецки шәһәрендә "Тышкы куркынычлар алдында Русиядә ислам" темасына дини конференциядә һәм Луһанскида шундый ук исемдәге түгәрәк өстәлдә катнашкан. Анда исламофобия һәм дини экстремизм турында сөйләшкәннәр. Татарстан Донбасс мөселманнарын дини әдәбият һәм уку әсбаплары белән тәэмин итәргә әзер булуын әйткән. Бу юлы мөфти баскынлыктагы мөфтиятләргә яңартып бастырылган "Казан басмасын" тараткан.
Очрашу вакытында Донецки мөфтияте Татарстаннан кадрлар белән ярдәм итүне сораган, дип яза "Бизнес Online".
— Камил хәзрәт миңа: "Казанга кил, без ислам институты, мәдрәсәдә бишенче курста укучылар белән очрашырбыз һәм бәлки кемнедер сайларбыз", — дип әйтте", — дип сөйләгән Рәшит Брагин. — Шулай ук Дөнья татар конгрессында теркәлдек, хәзер безгә татар теле укытучысы кирәк. Күп нәрсә кирәк, чөнки телне онытканбыз, барысын да яңарту мөһим.
Камил Сәмигуллин Татарстанда Донбасстан татарларны укытып кире шунда җибәрергә тәкъдим иткән.
— Җирле татарларның балаларын безнең мәдрәсәләргә укырга җибәрсәләр, без аларны бушлай укытып, кире кайтарырга әзер. Хәзер генә бер имам яныма килеп, 17 яшьлек бер егет турында әйтте. Мин аңа килсен дидем, — дип сөйләгән Татарстан мөфтие.
Сәмигуллин матди ярдәмнән тыш, фәнни һәм дини ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйткән.
Татарстан мәдрәсәләрендә фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республика"лары татарларын укыту турында сүз инде беренче тапкыр гына яңгырамый. Узган ел мөфти Камил Сәмигуллин үзе шундый тәкъдим белән чыккан иде. Бер елдан артык вакыт эчендә нинди дә булса нәтиҗәләр бармы — ачык чыганакларда бу хакта берни юк.
Икенче юнәлеш — хәрби һоспитальдә ятучы Татарстан хәрбиләре белән очрашу һәм аларга ярдәм күрсәтү, диелә. Анда Татарстан шефлыкка алган хәрби бүлек һәм ике һоспитальдәге солдатларга һуманитар йөк илткән.
Луһанскида Татарстанны "Мәрҗани" мәчете имам-хатыйбы вазифасыннан алынып, мөфти урынбасары итеп билгеләнгән Мансур Җәлалетдинов вәкиллек иткән. Хәзер ул Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен җавап бирә.
— Без һоспитальгә бардык, үз куллары белән төзегән мәчеттә егетләр белән сөйләштек. Аларның гозерен тыңладык, барысыда тизрәк СВО (Махсус хәрби операция — Русия хакимияте Украинадагы сугышны шулай атауны сорый) бетсен дип хыяллана, — дип сөйләгән ул "Бизнес Online"га.
Мөфтият исеменнән Татарстан хәрбиләренә хәләл ит ризыклары, "Хозур" нәшриятыннан дини китаплар, ноутбуклар, җылыткычлар, тиз әзерләнә торган ашлар, баш киемнәре һәм эчке киемнәр, тәм-томнар, һигиена әйберләре — барлыгы 1,5 тонна авырлыктагы йөк тапшырылган.
— Солдатлар белән хәрби бәрелешләр урыннарында хезмәт итүче имамнарга аерым хөрмәт күрсәтелде, — диелә мөфтият сайтында. — Алар арасында хәрби бәрелешләр вакытында кулын югалткан, Торез шәһәреннән Донецки Халык Республикасы (Русия баскынлыгындагы Украинаның Донецки өлкәсе - ред.) мөселманнары Диния нәзарәте имамы Сәйдәш Әхмәдишев та булды. Татарстан хәзрәтләре белән бергә алар хәл итәсе мәсьәләләр, хезмәттәшлек итү һәм эшчәнлекне гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү мөмкинлекләре турында фикер алышты.
"Татар үзен сугышта актив катнашучы итеп күрсәтә"
Сәясәт белгече Руслан Айсин Татарстанга Украинаның Русия басып алган җирләренә кураторлык миссиясе йөкләнгән дип саный. Аныңча, мөфтиятнең сәфәрләрне ешайтуы шуның белән аңлатыла.
Ни генә булмасын, бу татарның сәяси йөзенә зур кара тап булып төшә
— Бу җирләрдә Русиянең идеологик басымы Татарстан аша алып барыла, — дип саный ул. — Андагы татарлар һәм мөселман халкы белән тыгыз эшләү өчен Диния нәзарәтенең вәкилләре кулланыла. Аларга махсус ресурслар — матди һәм административ ярдәм бүлеп бирелә. Иң мөһиме — бу басып алынган җирләрдә Русия хакимияте идеологик байрагы җилфердәп торырга тиеш. Кызганычка, безнең мөфтиләребез бу эшкә җиң сызганып катнаша башлады. Гомумән, Татарстан һәм татар халкы әлеге гаделсез сугышта үзен актив катнашучы буларак күрсәтә. Әлбәттә, бу Мәскәү тарафыннан махсус эшләнелә. Шулай да, ни генә булмасын, бу татарның сәяси йөзенә зур кара тап булып төшә.
Айсин фикеренчә, алга таба да Мәскәү Татарстанны файдаланачак. Чечняны хәрби яктан куллансалар, Татарстанның хәрби ресурслары булмау сәбәпле, эшне идеологик, мәдәни һәм финанс яктан алып барырга кушалар, дип белдерде ул.
Татарстан мөфтиятен һәм Сәмигуллинны Украина сугышында ничек кулланалар?
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Русия мөфтиләре, шул исәптән Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Путин сугышын яклап чыкты.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Украинаның фетнәчеләр контролендәге "Донецки халык республикасы" ("ДНР") имамнары Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары Диния нәзарәте карамагына керде. Луһански мөселманнары Диния нәзарәте Әлбир Кргановның Русия Дини җыелышына буйсынды. Украина мөфтияте аларга басым булган дип белдергән иде.
Татарстан мөфтияте сугыш башлану белән Русия сугышчыларына ярдәм күрсәтеп килә. Казанда узучы милли һәм дини җыеннарда аларга түрдән урын бирелә. Быел май аенда узган Татар дин әһелләре җыенында фетнәчеләрнең "ДНР" "мөфтие" Рәшит Брагин чыгыш ясады. Ул Казанда Украинаның кануни шәһәрләрен Русиягә оккупацияләргә чакырды.
— Бер проблем бар — бездән киткән мөселманнар бик күп. Әкертен генә кире кайталар. Документларын алырга булышабыз, — дип өстәде ул.
Быел Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Русия баскынлыгындагы җирләргә сәфәрләрен ешайтты. Февраль аенда ул Луһанскида җомга намазын укытты. Май аенда Татарстан хәзрәтләре ике һоспиталдә Русиянең яралы хәрбиләре белән очрашты, сугышчыларга намазлыклар, догалыклар, тәсбихләр тапшырды. Июль аенда исә мөфти сугыш кырында ут астына эләгүе хәбәр ителде.
Мөфтият аша зәкәт һәм сәдака акчаларын сугышка җибәрүләре дә ачыкланган иде.
Быелның сентябрендә Камил Сәмигуллин Украинадагы сугышта катнашучылар "шәһит була" диде.
Ислам белгече, Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче) һәм Львов шәһәрендәге Кырымтатар мәдәни үзәге башлыгы Ислам Тохлу Русия хәрбиләре өчен бу сугыш — җинаять кылу диде.
Гомумән, мөселманнарның бу гаскәрдә торырга хакы юк
— Русиянең һөҗүм сугышы, баскын сугышы турында сүз бара. Гомумән, мөселманнарның бу гаскәрдә торырга хакы юк. Мондый гаскәргә кушылган, аның ягында сугышкан кеше ислам күзлегеннән караганда Аллаһка ышанмаучы булып санала, чөнки ул исламда каралмаган максатларда кемнедер үтерә. Исламга ярашлы бу авыр — җинаять, — диде ул.
Сугыш башланганнан бирле Украина ягында мөселманнар кулына корал алып үз Ватанын саклый. Алар арасында Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев ихтыяри булып үз иленең гаскәренә кушылды. Ул берничә тапкыр Русия мөселманнарына мөрәҗәгать итеп сугышка барудан качарга чакырды. Ул мобилизациядән качарга, йә әсир төшәргә тәкъдим итте. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның Украинаның басып алынган җирләренә килүен шәригать һәм халыкара нормаларга да сыймый дип Азатлык Радиосына сөйләгән иде.
— Ул (Камил Сәмигуллин) монда баскын буларак килде. Ни өчен дисезме, чөнки ул хәрбиләр өчен дини лидер — имам-капеллан буларак чыгыш ясый. Аның Украинага килергә һәм баскын сугышчылар белән очрашырга, шулай ук вакытлыча басып алынган Донбасс җирләрендәге аларның төзелешенә бернинди өлеш кертмәгән мәчетләрдә булырга хакы юк.
Оккупантларны якларга килгән һәр дини рухани да Украина өчен оккупант һәм һөҗүм өчен һәдәф булып тора. Мөфтиме, имаммы — мин уйлап тормыйча аңа ут ача алам. Шәригать ягыннан мин хаклы булачакмын, чөнки бу — минем туган җирем, ватаным, минем монда гаиләм яши һәм мин аны сакларга тиеш. Татарстан мөфтиенең монда берние юк — җире дә, ватаны да, беркеме дә. Ул — Кремльнең җинаятьчел боерыгын үтәүче генә, — диде Исмәгыйлев.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум