Шимбә көнне Парижда Европада иң танылган истәлекле урыннарның берсен – төзекләндерелгән Нотр-Дам чиркәвен ачу тантанасы узды. 2019 елда чиркәү зур янгыннан зыян күргән иде, төзекләндерү эшләре биш елдан артык дәвам итте.
Тантаналы чарага 50 ил башлыгы чакырылды. Кунаклар арасында АКШның сайланган президенты Доналд Трамп, Украина президенты Владимир Зеленский, Грузия президенты Саломе Зурабишвили булды. Аларны һәм башка ил башлыкларын Франция президенты Эммануэль Макрон кунак итте.
Чарада шулай ук 2019 елда Нотр-Дамдагы янгынны сүндерүдә катнашкан 160 янгын сүндерүчеләр дә булды.
Париж архиепископы Лоран Юлриш тантанада таягы белән өч тапкыр сугып, соборның ишекләрен барлык теләүчеләр өчен ачты. Дин әһелләре һәм кардиналлар чиркәүгә тантаналы йөреш белән керделәр. Франция телевидениесенең туры эфирында соңгы 5 елда беренче тапкыр чиркәү чаңнары яңгырады.
Тантанада чыгыш ясаган Макрон "Нотр-Дам де Парины коткарган, ярдәм иткән һәм торгызган" барлык кешеләргә француз халкының рәхмәтен белдерде.
Якшәмбе көнне чиркәүдә беренче дини келәүләр үткәреләчәк – католикларда Адвентның икенче атнасы, Раштуаны көтү вакыты башлана.
- Нотр-Дам де Пари чиркәве 2019 елның апрелендә янды, аның түбәсе һәм манарасы ишелеп төште.
- Чиркәүне төзекләндерү якынча 700 миллион евро торган. Бу максатларга 840 миллион евро җыелган булган, калган акчалар чиркәүне алга таба тотуга тотылачак диелә.
- Нотр-Дам чиркәве 1163—1345 елларда төзелгән. 96 метр биеклектәге манарасы 1786 елда төзекләндерүдән соң барлыкка килә, ул имәннән ясалган, кургаш белән капланган булган. Түбәсе кургаш плитәләр белән капланган, гомум авырлыгы 210 тонна. Нотр-Дам чиркәвендә христиан диненен төп ядкарьләренең берсе — Гайсә пәйгамбәрнең Күгән таҗы саклана.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум