Сүриянең оппозиция төркемнәре ил башкаласы Димәшкне азат итүләре турында хәбәр итте. Бу хакта алар телевидениедагы мөрәҗәгатьтә белдерде. "Хәят Тәхрир әш-Шам" сәләфи төркеме башлыгы Әхмәт Әш-Шара качакларны "Азат Сүриягә" кайтырга чакырды.
Шулай ук алар төрмәләрдәге барлык тоткыннарны азат иткән.
Хөкүмәт башлыгы Мөхәммәт әл-Җәлали Сүрия халкы сайлаган теләсә кайсы җитәкче белән уртак фикергә килеп, хакимиятне тыныч кына тапшырачагын әйтте.
"Сүрия күршеләре һәм дөнья белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыручы гадәти ил була ала. Бу Сүрия халкы сайлаячак җитәкчедән тора. Без бар мөмкинлекләрне тапшырып яңа хакимият белән хезмәттәшлеккә әзер", - дип язды ул.
"Әл-Фәтх әл-Мубин" хәрби төркеменең берләшкән идарәсе телеграм каналы хәбәр итүенчә, барлык дәүләт оешмалары "рәсми тапшыруга кадәр элекке премьер-министр карамагында" калачак һәм хакимият биналарына якын килү тыелган.
Бәшәр Әсадның кайда булуы төгәл билгеле түгел. Reuters язуынча, Димәшк һава аланыннан очкан соңгы очкыч Syrian Air ширкәтенең Ил-76 булган.
Ул берничә минут Тартус ягына очкан, әмма Хомс өстеннән очканда кинәт кенә борылып кире якка киткән һәм тиз төшә башлаган һәм радарлардан югалган. Reuters һәм "Әл-Хадас" әлеге очкычта Асад булуы ихтимал дип яза.
- Сүриядә ватандашлар сугышы 2011 елның язында Бәшәр Әсад режимына каршы баш күтәрүгә күчкән бәрелешләрдән соң башланды. Соңрак бәрелешкә төбәкнең төп дәүләтләре, халыкара оешмалар, хәрби-сәяси төркемнәр һәм дөньяның бәйсез дәүләтләре җәлеп ителде.
- 400 меңнән артык кеше сугыш корбаны, миллионлаган кеше качак булды.
- Бәрелеш тарафлары башка дәүләтләрдән хәрби ярдәм ала. Өлешчә алганда, хакимият көчләренә Русия һәм Иран булыша. Сүрия оппозициясен көнбатыш бәйсез дәүләтләре, Төркия һәм Фарсы култыгы илләре хуплый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум