Коммунистлар фиркәсе күзәтүче булып эшләү өчен бар Русия буйлап 300 мең кеше әзерләгән, махсус өйрәтүләр уздырган. Сайлауларда хәрәмләшүләр булса, бу фактлар киләчәктә Русия югары махкамәсенә һәм Европа Кеше хокуклары махкамәсенә китәчәк, аны башкаручылар гына түгел, ә моңа әмер бирүчеләргә карата да җинаять эше кузгатылачак дип белдерә Коммунистлар фиркәсе. 2003-2004нче елларны узган сайлаулар нәтиҗәсендә Коммунистлар фиркәсе мөрәҗәгате нигезендә 157 җинаять эше кузгатылган. Ләкин махкәмә карарлары коммунистларны канәгатьләндерм икән. Чөнки иң күбе дигәндә гаеплеләр шартлы рәвештә 2 елга хөкем иткәннәр һәм 2 миллион сум штрафка тартылган. Быел фиркәләр бу мәсьәләдә катырак торачакларын белдерә. “Хәрәмләшүгә җыенучыларны искәртәбез, барысын да беләчәкбез һәм утыртачакбыз” дип яный Коммунистлар үзәк комитеты рәисенең урынбасары Иван Мельников.
Русиянең кайбер төбәкләрендә коммунистлар хәтта электрон тавыш санау системасын кулланырга уйлый. Мәгълүмат турыдан-туры сайлау урыныннан штабка киләчәк һәм аннан Интернетта күренәчәк икән. Мондый ысулны Новосибирски, Красноярски һәм тагын берничә өлкәдә кулланырга исәп тоталар.
Ә Татарстанда нинди ысуллар кулланырга уйлыйлар? Бу хакта Русия Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов: “Барлыгы республикада 2996 сайлау урыны бар. Һәрбер урында күзәтүчеләр булачак. Без аларны әзерләдек, кануннарны өйрәттек, протоколлар тутыруны күрсәттек. Авыл җирлекләренә шәһәрдән дә күзәтүчеләр барачак. Чөнки нәкъ авылларда басым күренә. Иртәнге 8-9га Татарстан буенча барлык мәгълүматларны факс, электрон почта аша алырбыз дип уйлыйм һәм инде төшке вакытка тулы мәгълүмат булачак”, - диде.
Татартан коммунистлары җитәкчесе Хафиз Миргалимов әйтүенчә, һәр сайлау урынына 2-3 кеше әзерләнгән. Кирәк булса фотокамералар да кулланылачак ди. Тавыш санаганда да үз кешеләребез булачак ди Хафиз Миргалимов: “60 территориаль комиссиядә үз вәкилләребез мәгълүматны биреп барачаклар”, - диде.
Хафиз Миргалимов әйтүенчә, Татарстан коммунистлары күзәтү эшен алып барганда оппозицион фиркәләр белән килешеп эшләргә җыена. Уң Көчләр Берлеге, “Яблоко” һәм башка фиркәләр белән күзәтүне бергәләп сөйләшеп алып бару буенча килештек”, - диде Х. Миргалимов. Русия Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов белдерүенчә, үзәк комитет кушуы буенча, алар сайлаулардан соң урам җыены уздырырга планлаштыра. Ул 3-6 декабрь көнне узачак.
Шулай итеп Татарстан коммунистлары башлыгы Хафиз Миргалимов республикада 2 меңнән артык күзәтүче эшлиячәгенә басым ясады. Барлык мәгълүматлар тиз арада Мәскәүгә юлланачак. Шулай ук Коммунистлар фиркәсенең рәсми сәхифәсе язуынча, мөстәкыйль, ягъни паралель рәвештә санау нәтиҗәләре тиз арада Интернетта урнаштырылачак һәм халыкара күзәтүчеләргә җибәреләчәк.