Алар Америка президентлыгына кандидатларның берсе Барак Обаманың Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевның яраткан шигаре булган "Без булдырабыз!" өндәмәсен куллануга мөнәсәбәтне өйрәнә. Мәсьәләнең шулай көтелмәгәнчә куелуының сәбәбе - шушы хәбәрнең беренче тапкыр Азатлык радиосы эфирында яңгыравы.
Иң башта “Азатлык”ның Казан студиясенә Мәскәүдә инглиз телендә чыгучы Moscow Times гәзите хәбәрчесе шалтыратты. Бу әфәнделәр татарча белмәсәләр дә, Обаманың Шәймиев шигарен куллану турындагы хәбәрне Азатлыкның Интернет сәхифәсеннән укып белгәннәр. Алар эшнең асылын татарча тексттагы берничә сүздән чамалап, аның авторын сорыйлар. Без инде әйбәтләп кенә авторга - “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире Кәрим Камалга, Прагага шалтырату җаен өйрәттек. Халыкара телефон аша шалтыратырга акчалары җәл булмаса, эзләсенәр әйдә чишмә башын Европа үзәгеннән, дип уйладык.
Әмма моңа карап кына “Азатлык”ның Казан студиясенә тынычлык килмәде. “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалының хәбәрләр редакциясеннән сорашалар. Америкадагы президент нәмзәте Шәймиев сүзләрен чәлдерүе тарихын яздырып алабыз, диләр. Килделәр, сораштылар, аңлаттык…
Әмма эшләр Newsru.com интернет сәхифәсендә һәм элек Миңтимер Шәймиев тарафларында эшләгән бер журналист сөйләгәнчә генә түгел. Әлеге әфәнделәр Барак Обама үзенең көндәше Хиллари Клинтонны сайлауда узып китәр өчен Шәймиевның сүзләрен урлаган, дип гайбәт чыгарсалар, без дөресен әйттек. Әнә, дип-дибез, госпадалар, карагыз, “Азатлык”ның интернет сәхифәсен. Анда бит татар телендә ачык итеп, “Обама Шәймиев шигарен куллана” дип язылган. Ә башка журналистлар, урыс теленә һәм инглиз теленә тәрҗемә иткәндә башта “заимствовал” – алып торган, аннары чәлдергән, суккан, урлаган мәгънәсенә әйләндергәннәр.
Бу шигарь Шәймиевкә кадәр кулланылса да, бернинди гаҗәп нәрсә юк. Шәймиевның өндәмәсе татар теле һәм урыс теле сүзлегеннән алынган. Булдыру сүзен без һәм “булдырабыз” дип үзгәрткәннән Татарстан һәм татар халкының булдыклылыкны зурлавы, бернәрсәгә дә карап тормыйча, дәрт һәм дәрман белән эшкә җигелүе аңлашыла.
“Известия” газетасы пәнҗешәмбе көнне дөрес язган. Бу сайлау алды җөмләсе генә түгел, ә республиканың сәяси кыйбласы, дәрт һәм оптимизм халәте. Бернинди пошаманлык һәм комплексларга буйсынмыйча, булдыру.
Президент киңәшчесе Рафаэль Хакимов та Известия хәбәрчесенә, бу шигарьнең таралуында беркемгә дә зыян юк, ди. Димәк, татарлар чыннан да булдырган.
Интернет челтәрендә, телевидение, радио эфирларында, газеталарда татарча “Булдырабыз!” сүзенең инглизчә «Yes, we can!», урысча - “Мы можем!” өндәмәләре белән бергә яңгыравы беркемгә дә зыян салмады. Барак Обама исә соңгы көннәрдә сайлау бәйгесендә тагын да зуррак җиңүгә иреште. Башкаларга да менә шундый оптимистик рухта эшләргә беркемгә дә комачауламый.
Шулай итеп, «Азатлык” радиосы Америка сайлауларында яңгыраган сәяси өндәмәнең Татарстандагы популяр шигар белән охшашлыгын күреп республиканың абруен күтәргән. Кызганыч, хәзергә Русиядә һәм Татарстанда Интернет кулланучылар күп түгел. Шунлыктан Татарстан халкының күпчелеге шул ук “Яңа гасыр” каналында “Азатлык” тапшыруларының ретрансляциясе туктатылу сәбәпле, әлеге кызыклы маҗараны белми калды. Бу турыда хәбәр “Яңа гасыр” ның төн уртасындагы урысча хәбәрләр тапшыруында гына эфирга куелды. Ә татарча хәбәр әзерләүчеләр әлеге темага битараф калды. Янәсе, нигә кирәк инде әллә кайдагы Америка сәясәтчеләренең Татарстан шигаре буенча яшәве. Узган заманнарда чит илләр белән элемтәдә торган өчен баштан сыйпамаганнар. Әйе, булдыру юллары катлаулы шул.