Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ ИГИЛның Сүриядәге лагерьларына дистәләгән һава һөҗүмнәре ясаган


ИГИЛ гаскәре. Иллюстратив фото
ИГИЛ гаскәре. Иллюстратив фото

Бу - күпчелек илләрдә террорчы оешма дип табылган "Ислам дәүләте" оешмасы Сүриядәге хәзерге тотрыклы булмаган вазгыятьтән файдаланмасын өчен эшләнде, дип аңлаталар АКШ Үзәк хәрби җитәкчелегендә.

АКШ Үзәк хәрби җитәкчелеге 8 декабрь көнне ИГИЛның (АКШта террорчы оешма дип танылган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменең) Сүриядә урнашкан урыннарына дистәләгән һөҗүм ясаган.

– "Ислам дәүләте" лидерлары һәм лагерьларына бу һөҗүмнәр "Ислам дәүләте"н какшату, зәгыйфьләндерү һәм юк итү белән бәйле дәвамлы миссия кысаларында булды, бу – террорчы төркемгә тышкы операцияләр уздыру мөмкинлеген бирмәү һәм хәзерге вазгыятьтән файдаланып "Ислам дәүләте" Үзәк Сүриядә җирләшмәсен өчен ясалган һөҗүм", – диелә CENTCOM белдерүендә.

Операция вакытында АКШның төрле хәрби һава чараларын, шул исәптән B-52, F-15 һәм A-10 очкычларын кулланып, 75 һәдәфкә зыян китергәннәр.

"ИГИЛ үзенең сәләтлелеген яңадан торгызу өчен теләсә кайсы бушлыктан файдаланырга омтылачагын без аңлыйбыз. Моңа юл куймаячакбыз", дип белдергән иде Ак йортта журналистлар каршында чыгыш ясаган чакта АКШ президенты Джо Байден. Ул Әсад режимының бәреп төшерелүен "гаделлекнең төп акты" дип атады.

"Бу режим йөзләгән гаепсез сүриялегә рәхимсезлек күрсәтте, аларны җәфалады һәм үтерде. Күп газаплар күргән Сүрия халкы өчен бу иң яхшы киләчәк төзү өчен тарихи мөмкинлек вакыты", диде Байден.

Хакимият күчеше чорында Ак йорт Сүриядәге бөтен төркемнәр белән дә багланышта булачак, дип ышандырды.

8 декабрьдә Израил гаскәре дә Сүриянең көньягындагы Дәмәшктә кораллар саклана торган келәтләргә берничә һөҗүм ясады. Израил моны бу келәтләр Сүриядәге радикаль төркемнәр кулына төшмәсен өчен эшләде. Һөҗүмнәрнең берсе Дәмәшктәге тикшеренү үзәгенә ясалган булырга мөмкин, Иран еракка очучы ракетлар уйлап табу өчен шушы үзәкне куллана дип фаразлана, дип хәбәр итте Reuters чыганаклары.

Шулай ук Израил һавадан Дәмәшк янындагы Меззе һава ныгытмасына һөҗүмнәр ясый. Агентлык хәбәренчә, таможня белән хәрби күзләү штаблары да җимерелгән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG