21 июльдән башлап 27 июльгә кадәр АКШта Әсир милләтләр атнасы уза. Бу уңайдан дөньяның төрле почмакларында башкорт, татар, чуаш, эрзя һәм башка халыклар пикетларга чыкты. Башта 16 июльдә Вашингтонның Ак йорт каршысына Татарстан байрагын тотып активист Иршат Хәби чыкты. Аннары пикет Германиянең Бонн шәһәренә күчте, анда активистлар 19 июльдә Русия консуллыгы бинасының каршында пикетта торды. 20 июльдә АКШның Нью-Йоркында пикет узса, якшәмбе көнне Төркиянең Анталья, Литваның Вильнюс, АКШның Лос Анжелес белән Сакраменто шәһәрләрендә Әсир милләтләр атналыгына багышланган пикетлар узды.
Пикетларга чыгучылар эзәрлекләнгән сәяси активистларны искә алды, Башкортстан, Татарстан бәйсез булырга тиеш дигән шигарләр тотып торды
Каядыр активистлар ялгыз иде, каядыр күмәк булды. Пикетларга чыгучылар эзәрлекләнгән сәяси активистларны искә алды, Башкортстан, Татарстан бәйсез булырга тиеш дигән шигарләр тотып торды. Пикетка чыгучы активистлар АКШта 1959 елда кабул ителгән Әсир милләтләр турындагы документ соңгы ике елда яңа мәгънәгә ия була башлады дип сөйләде. Шул ук вакытта АКШ хакимияте Идел-Урал төбәгендә яшәүчеләр хакында берни белми, аларның проблемнары турында хәбәрдар түгел, милли хәрәкәт кешеләренә ярдәм күрсәтелми диде. Шулай да рәсми рәвештә Әсир милләтләр атналыгы булу үз дәүләтләре, үз хокуклары өчен көрәшүчеләргә үзләре турында искә төшерү өчен бер мөмкинлек дип билгели. Резолюциядә телгә алынган халыклар барысы да азатлыкка ирешә алмады, бу — көрәш дәвам итә дигәнне күрсәтү өчен бер форсат, ди алар.
Вильнюстагы пикет Һедиминас мәйданында узган. Активистлар шигарләр дә тотып чыккан, кызыксынучылар өчен "листовка"лар да тараткан. Анда Фаил Алсынов, Парвина Әбүзарова кебек сәяси тоткыннар турында язылган. Чыгучылар күп булмады, дип сөйләде Руслан Габбасов, әмма иң мөһиме кызыксынып сораулар бирүчеләр булды, ди ул.
— Без, активистлар, күп түгел идек, дүрт кеше булдык. Аз кебектер, әмма Вильнюс өчен ярыйсы. Басып торуыбыз юкка булмады, узып баручылар яныбызга килде, сорашты. Бер ир Фаил Алсынов турында яздыгызмы дип тә сорады, димәк, беләләр, кызыксыналар, — дип сөйләде Габбасов Азатлыкка. — Безгә күп очракта Литва милләтчеләре теләктәшлек күрсәтә, бу пикетны оештыруда да алар ярдәм итте. Урамда торганда бер кеше безне күреп "Дежавю халәтен кичерәм. Без бүген сез узган юлны уздык. Бирешә күрмәгез, азатлык өчен көрәшү — саваплы һәм бәрәкәтле эш" дип күңелне күтәреп китте. Литва дәүләтенең азатлыгы өчен көрәшкән кешеләргә дә маргиналларга кебек караганнар. Аларны да башта тормышка ашмаслык максат өчен көрәшүче тилеләр кебек кабул иткәннәр. Башта мәйданда биш кеше торган, аннары 50 мең булып мәйданны тутырганнар. Литва, Латвия, Эстония үз дигәненә ирешә алды. Безне дә маргиналларга чыгаручылар шактый. Әмма бу — вакытлыча, без көрәшебезне туктатмаячакбыз.
Безне дә маргиналларга чыгаручылар шактый. Әмма бу — вакытлыча, без көрәшебезне туктатмаячакбыз.
Руслан Габбасов 1959 елда кабул ителгән документ бүген яңа сулыш алды дип саный. Ул коллыкта калган милләтләр өчен, шул исәптән Русия баскынлыгында яшәүче халыклар өчен мөһим дип саный, әмма АКШ өчен Әсир милләтләр атналыгы формаль бер вакыйгага, ел саен искә төшерелә торган гадәт булып калды дип саный. АКШка татарның да, башкортның да бәйсезлеге кирәк түгел, ди ул.
— АКШка бу резолюция өчен рәхмәт. Анда искә алынган милләтләр азатлыкка ирешә алды, чөнки чыннан да ул вакыттагы президент Дуайт Эйзенһауэр, аннан соң да сәясәтчеләр әсир милләтләргә ярдәм итте. Аннары бу эш тукталды, хәзер аңа зур әһәмият бирелми. Безне менә искә алучы да юк. АКШта бу атналык бер гадәт кенә булып калды. Аңа нигезләнеп эш тә, көрәш тә алып барылмый. Миңа калса, Америкага татарның да, башкортның да бәйсезлеге кирәкми, бернинди дә гамәл башкарылмый. Киресенчә, АКШтагы аерым сәясәтчеләр Русиянең таркалуын теләми, безнең азатлыкка каршы дигән хис кала, — ди ул.
Лос Анжелеста исә Әсир милләтләр пикетына утызлап кеше килгән. Биредә күпчелек татарлар белән башкортлар булган, әмма пикетта марилар, бурятлар, калмыклар да катнашкан. Татарстан һәм Башкортстан байраклары күтәрелгән. Бу кешеләр арасында берничә ел элек Татарстаннан АКШка күченеп киткән активист Фәнис Фәхретдинов та булган.
Миңа калса, Америкага татарның да, башкортның да бәйсезлеге кирәкми, бернинди дә гамәл башкарылмый
Ул Татарстанда яшәгәндә Әсир милләтләр атналыгының татар-башкортка кагылышы юк дип уйлый идем дип хисләре белән уртаклашты.
— Күченеп киткәннән соң бу резолюцияне тулысынча игътибар белән укыдым, быел бу атналыкны аеруча көтеп алдым, — ди ул. — Бу атнада Америкада төрле мәдәни лекцияләр һәм сәяси күзәтүләр оештырыла. Безгә, татар-башкортларга үзебез турында искә төшерергә уңайлы форсат. Без бар, без азатлык телибез икәнен аңласыннар. Безне урыслар белән бутамасыннар.
АКШта бу атналыкны тәнкыйтләүчеләр күп. Аны салкын сугыш чоры калдыгы дип саныйлар. Ләкин бу атналык, мәсәлән, безгә актуаль. Пикетта тордык, кешеләр яныбызга килеп сорашты. Русиядә урыслардан башка асаба халыклар баскынлыкта яшәве аларга яңалык булды.
Лос Анжелестагы пикетта активист Айгөл Лайон да катнашкан.
Без бар, без азатлык телибез икәнен аңласыннар. Безне урыслар белән бутамасыннар.
— Ике ел рәттән Азат Милләтләр лигасы бу атналыкка алдан әзерләнә, тарату мәгълүматын ясадык, аны халыкка тараттык. Американнарга сөйләп аңлаттык. Пикетта тик кенә тормадык, кешеләр белән аралаштык, — дип аңлата ул. — Әйе, АКШта бу чаралар, Әсир Милләтләр атналыгы игътибарга алынмый, Русияне белүчеләр аз. Русиягә сәяхәт итүчеләр дә асаба халыкларның халәтен белми. Бу юлы да безнең белән сөйләшүче американнар телегез дә аерыммы, байрагыгыз да бармы, динегез дә башкамы дип аптырап сорады.
Урысларның лоббистлары көчле, алар Русия турында сөйли, әмма урыс булмаган халыклар турында бер сүз дәшми, проблем юк кебек. БМОның утырышларына да Русиядән килүче төрле милләт вәкилләре Русиядә хөррият дип ялган сөйләүчеләр, асаба халыклар турында сөйләгәндә дә ал да гөл дип сөйләүчеләр чыгыш ясый. Кулымнан килгәнчә татар, башкортлар турында сөйлим, дусларым, танышларым азат Башкортстан өчен көрәшүен ихтирам белән карый.
АКШ вакытында күп хата ясады, Һиллари Клинтон Казанга барды, анда татарларның тормышы ал да гөл итеп күрсәтелде, Барак Обама вакытында да Русиядәге асаба халыклар искә алынмады. Русия белән якынаябыз дип безгә зыян салынды.
Озак еллар дәвамында Әсир милләтләр атналыгын сәбәп итеп, ике улын ияртеп Вашингтондагы Ак йорт каршына чыккан галим Вил Мирзаянов быел бу вакыйганың төрле илләрдә пикетлар буларак узуы һәм бирегә кешеләрнең күпләп чыгуын куанып кабул итә. Вакытында көрәштә ялгыз булдым, яшьләрнең бу теманы күтәреп чыгуы көрәш тукталмаганы турында сөйли, диде ул Азатлыкка.
— Кызганыч, мин дә чыга-чыга арыдым, сүрелдем. Хәзер кешеләр чыга, афәрин! Татарлар, башкортларның сәяси тормышы сүрелмәгән дигәнне аңлата, — ди ул. — АКШ вакытында күп хата ясады, Һиллари Клинтон Казанга барды, анда татарларның тормышы ал да гөл итеп күрсәтелде, Барак Обама вакытында да Русиядәге асаба халыклар искә алынмады. Русия белән якынаябыз дип безгә зыян салынды. Татарларны санга сугу дип бәяләделәр, әмма АКШка көчле Русия белән эш итү кирәк иде. Хәзер сәясәт үзгәрдеме — әйтә алмыйм.
Әмма татарлар, башкортлар көрәшне туктатырга тиеш түгел, яткан таш астына су акмый. Кузгалырга кирәк, тормыш бер урында тормый, үзгәрешләр була ала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум