Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык YouTube: "Сезнең Татарстанда канун юк"


Казан күренеше
Казан күренеше

Узып баручы атнада Азатлык YouTube-нда Уфада Зыя Камали йортын җимерү, төрлле илләрдә яшәүче татарларны Татарстанга кайтару, Сандромохта татарларның атып үтерелүе турында сөйләштеләр. 

1 август кичендә Уфада татар дин галиме Зыя Камали йортын җимерделәр. Бу Уфада Зыя Камали турында соңгы истәлек иде.

Моннан тыш, 2 августта шәһәрнең Тукай урамындагы 54 йортта тагын бер татар йортын җимергәннәр. Октябрь инкыйлабына кадәр биредә мөселман ятимнәренең татар мәктәбе урнашкан булган. Әлеге урыннарда башка биналар төзеләчәк.

Азатлык укучыларының күпчелеге моны "татарофобия" дип бәяләде, аларга каршы чыгучылар да булды:

"Татарофобия. Башкортлар, Башкортстан татарлар тарихын бетерәч, үз тарихларын бетерәчәкәләр".

"Кыргый милләтчелек, татарофобия. Шундый кыланыш башкортлыкка җирәнү һәм каршылык кебек хисләр уята".

"Аларны башкорт бетермәгәндер бит инде", дип язды бер укучы,

"Уфаның күпчелек халкы татар һәм урыслардан тора, җитәкчеләр дә, техника артында да урыс яки татар була ала. Башкорт булса, көндез ватар иде" дип язды икенчесе.

Татарлар Татарстанга кайтырга тиешме?

2024-2026 елларда Татарстанга чит илләрдән 900 ватандаш кире кайтырга мөмкин. Республиканың хезмәт министрлыгы моның өчен махсус програм әзерләгән. Моннан алдагы өч елда Татарстанга 3 меңнән артык кеше әйләнеп кайткан икән. Аеруча 2021 елда күп булган — 1433 кеше. 2022 елда — 1034, 2023 елда — 582 кеше чит илдән республикага кайтып урнашкан. Әлеге сорау Азатлык укучыларында зур бәхәс куптарды.

"Татарлар күпләп Татарстанга күченеп килсә, бик яхшы булыр иде. Ләкин "тиеш" сүзен кулланмас идем. Татарлар беркемгә дә бер нәрсә дә тиеш түгел".

"Без кеше яши торган шартлар оештырырга тиеш. Кеше хокуклары сакланырга. Татарны саклый торган идеология кирәк".

"Тотып, сугышка, урыс дөньясы төзергә җибәрмәсеннәр тик".

"Кем тели, кайтасын, әлбәттә, ләкин татарлар башка илләрдә Татарстанны вәкиллек итсәләр, мактасалар, безнең илчеләр булсалар яхшырак. Әгәр читтә авыр икән, шатланып каршы алырбыз".

"Татарстанда торасы бик тә килә. Тик безне анда беркем көтми! Рәхәтләнеп татарча сөйләшер идек!"

"Казанда булганым бар, бер татар сүзе дә ишетмәдем. Бездә Башкортстанда күбрәк сөйләшәләр" дип язучыга "Канадага барырга иде. Анда татарча сөйләшәләр, җырлыйлар. Сугышка да җибәрмиләр" дип җаваплаганнар.

Татарстан — ул Русия, күченеп кайтуның файдасы юк, Татарстанда яшәргә аерым сәбәп юк диючеләр дә бар. Күрше төбәкләрдән урыс телле кешеләрнең күпләп күченүе татар-башкорт телен, мәдәниятен юк итүгә китерә дип тә яздылар.

Берничә кеше "Татарстанга мөнәсәбәтем үзгәрде, күченү теләгем бетте" ди.

Урал ягында яшәүче иргә исә Татарстанда мәхкәмә юлларын таптарга туры килгән, "сездәге кебек коррупция, канунсызлык бер җирдә дә юк", дип язган.

"Сезнең Татарстанда яшәргә ходай кушмасын! Сездә канун юк. Миңа бервакыт Татарстанда мәхкәмәләшеп йөрергә туры килде. Сездә полиция, прокуратура, тикшерү комитеты һәм мәхкәмә эшләми. Канунсызлык. Үз җитәкчеләрегез дә сезне кешегә санамый. Шул ук Екатеринбурда мәхкәмә юлын таптадым. Мәхкәмә шәһәр хакимиятенә каршы чыгып, мине яклады. Сез Миңнеханов коллары" ди ул һәм республикадагы кайбер вакыйгаларны, хәлләрне санап уза. "Табибларыгыз яман шеш белән авырган кешедән дә ришвәт ала" һ.б..

Татарстан бәйсезлек алган очракта да, татар байлары дәүләтне Әфганстан дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкин дип уйлый ир:

"Уз татарыгыз сезне кеше дип чутламый. Байларыгыз өчен сез батрак һәм кол. Менә хәзер Русия таркала, Татарстан аерылып чыга дип сөйлиләр. Мин моңа, әлбәттә, ышанмыйм. Әгәр аерылып чыксагыз, сезне үз байларыгыз талаячак, Мәскәүдән дә яманрак итеп. Бар хатыннарыгызга хиҗап яки никаб кидерәчәкләр, ирләрне мәчеткә табындырачаклар, сез Әфганстан кебек булачаксыз. Сезнең үз байларыгыз начар. Мин башка төбәктә яшим, чагыштырып караганым бар".

Башка укучылар Татарстан җитәкчелеген яклап чыкты. "Арттырмагыз. Русиядә канунсызлык гамәли нәрсә. Сез сөйләгәннәр дөрес, ләкин ул Миңнеханов гаебе генә түгелдер. Татарстан гына андый түгел, бөтен диярлек Русия шундый рәвешледер. Коррупция өстенә коррупция".

"Ник син бөтен нәрсәдә Миңнехановны гаеплисең? Бераз вөҗданлы бул, ул үзе бөтен нәрсәне контрольдә тотмый. Аның җаваплыгы нинди булганы ачык вә билгеле түгел. Гайбәт чыгарма. Шуңа өстәп, аның үзендә дә көче дә юктыр. Путин ни әйтсә, шуны эшлидер".

Чит илдән татарларның кайтуына шикләнеп караучылар да бар. "Алар чит җирләрдә йөреп бозылып беткән, аларга ышаныч юк".

Татарстанга башка төбәктән күчүләреннән канәгать булучылар да юк түгел:

"Без Новосибирскидан күчеп килдек. Гәрчә безне монда көтеп тормасалар да, бер тамчы да үкенеч юк. Туганнарыбыз да, дусларыбыз да юк иде. Барысы да сезнең кулда".

Сандормох фаҗигасе

5 августта (бу — Халыкара хәтер көне, 1937-1938 еллардагы Кызыл террор корбаннары искә алына) Карелиянең Сандормох җирлегендәге күмәк каберләрдә ятучы корбаннарны искә алу чарасы узды. Сандормохта табылган каберлекләрдә барлыгы 6 241 кешенең исемнәре ачыклана. Алар арасында татарлар да бар. Сандормохта яткан 53 татар арасында 21 яшьлекләр дә, урта яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә бар. Азатлык бу турында мәкалә чыгарды. Тема YouTube-та утыручыларда да кызыксыну уятты, алар үз тарихларын сөйләде.

"Безнең картатай Тамимдаров Шаһидулла Низаетдин улы 1915-16 елларда Башкортстанның Чишмә районы Калмаш авылына Татарстаннан указлы мулла итеп җибәрелә. Бик күп телләр белгән, укымышлы була. Коллективлаштыру чорында авылда бер начар кеше була. Ул бабайны колхозга керергә мәҗбүр итә, әмма бабай баш тарта. Нәтиҗәдә салым түләргә акчасы булмый. 1941 елда аны Бөре шәһәренә төрмәгән алып китәләр. Аңа ул вакытта 60 яшь була. Җинаять составы юк дип кайтаралар. Әмма теге кеше һаман бәйләнә, янә төрмәгә җибәрүгә ирешә. Бер гаепсез бер ел утырып, ябыгып, чирләп кайта. Әби ялгызы дүрт баланы карый. Күз алдына китерәсезме, бернинди җинаять булмый, кемнеңдер нәфрәте аркасында гына. Туганнар реабилитациягә кадәр яши алмады. Әни сүзләренчә, "теге кеше"нең тормышы юнь булмый, асылынып үлә. Кызганыч бик. Сезгә сөйләгәч, җиңел булып китте".

"Минем бабайны Себергә сөргәннәр", "Безнекен Чистай төрмәсендә атып үтергәннәр" дип тә яздылар.

Ә бер укучы "Нигә кирәк бу сезгә, шулкадәр ел узган, үз гомерегезне тынычлап яшәгез, башкаларның башын катырмагыз" дип белдергән.

"Бу безнең хәтер өчен, башка мондый әйберләр кабатламнасын өчен кирәк", "Палачларның оныклары белсеннәр өчен" дип җавап язганнар.

"Сез моны дөрес дип саныйсызмы? Кешеләрне бер гаепсезгә үтергәннәр һәм моны без искә алмаска тиешме? Без янә каядыр тәгәрибез яки инде тәгәрәп төштек кебек тоелмыймы сезгә?"

"Бу вәхшилекне йолу өчен мәчетләрдән, чиркәүләрдән кайтып кермичә, тәүбә китерү урынына, үтерүчеләрнең оныклары рәхәттә, байлыкта яшиләр".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG