Accessibility links

Кайнар хәбәр

2024-2026 елларда Татарстанга чит илләрдән 900 ватандаш кире кайтырга мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моннан алдагы өч елда Татарстанга өч меңнән артык кеше әйләнеп кайткан. Аеруча 2021 елда күп булган - 1433 кеше. 2022 елда - 1034, 2023 елда - 582 кеше чит илдән республикага кайтып урнашкан.

Татарстан хезмәт министрлыгы 2024-2026 еллар өчен чит илдә яшәүче ватандашларны Татарстанга күчерү програмы әзерләгән.

Документ коррупциягә каршы экспертизага бирелгән. Аңа ярашлы, өч ел эчендә бу програмда 900 кеше катнашырга мөмкин, бу моннан алдагы өч ел белән чагыштырганда ике мең кешегә кимрәк.

Әлегә програм бюджеты якындагы ике елга гына каралган. 2024-2025 елларда аны тормышка ашыруга 2,1 млн сум биреләчәк, шуларның 1,2 млн сумын федераль бюджеттан, 875 меңен - республиканыкыннан алачаклар.

Исәпләүләрдән күренгәнчә, програмда катнашып, Татарстанга кайткан һәм республика эчке эшләр министрлыгына исәпкә басканнар һәм аларның гаилә әгъзалары ел саен 300 кеше булыр, өч елда 900 кешене тәшкил итәр дип ниятләнә.

Шул ук вакытта алар арасында урта һөнәри һәм югары белемгә ия кешеләр кимендә 60 процентны тәшкил итәргә тиеш. Програмда катнашучыларның торак арендасы, шулай ук адаптация чорында медицина тикшеренүе үтү акчалары компенсацияләнәчәк.

Документка ярашлы, моннан алдагы өч елда Татарстанга өч меңнән артык кеше әйләнеп кайткан. Бу програмда аеруча 2021 елда катнашучылар күп булган - 1433 кеше. 2022 елда - 1034, 2023 елда - 582.

  • Баштарак чит илдә яшәүче ватандашларны Татарстанга күчерү програмы нигезендә 2019-2025 елларда Татарстанга 1 050 кешене күчерергә ярдәм итү күздә тотылган иде. Аларның 40 проценты ким дигәндә урта һәм югары белемле һәм 7 кешенең фәнни дәрәҗәсе булырга тиеш. Республикага күчүчеләрнең 70 процентына биредә эшләргә кирәк булачак диелде. Чит илдән төпләнүчеләрне социаль ярдәм, вакытлыча яшәү урыны белән тәэмин итәргә ышандырдылар.
  • Чит илләрдә яшәүче ватандашларны Татарстанга күчерү програмы нигезендә 2019 елда 298 гаилә күченергә теләк белдерүе әйтелде. Ватандашларның бары 35 проценты гына татар икәне ачыкланды. Калган 15 проценты - урыс, 11 проценты - үзбәк, 39 проценты башка милләт вәкилләре булды. Аларның күпчелеге Үзбәкстан, Казакъстан, Таҗикстан, Кыргызстан кебек илләрдән.
  • Татарстанга кайткан ватандашлар арасында эш, торыр җир таба алмый йөрүчеләр дә бар. 1990нчы елларда ирексездән күчеп кайтучы статусында Үзбәкстаннан Татарстанга кайткан Айрат Габдуллин элегрәк Азатлыкка "Татарстанга күчеп кайтучыларны беркайчан да киң колач җәеп каршы алмадылар һәм алмаячаклар да" дип белдергән иде.
  • Узган елларда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан читтәге милләттәшләр белән эшләгәндә Русия хакимияте сүзеннән чыкмаска кушкан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG