Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сандормох. Анда ничә татар атып үтерелгән?


Сандормох мемориалы
Сандормох мемориалы

Карелиянең Сандормох урманнарында күмәк каберлекләрдә меңләгән кешеләрнең җәсәдләре ята. Биредә 56 төр милләт кешеләре атып үтерелгән. Әлегә ачыкланган корбаннар арасында 53 татар, кырымтатар исеме бар. Кемнәр алар? Кайдан, ни өчен үлем җәзасына хөкем ителгәннәр?

Соңгы елларда Карелиянең Сандормох җирендә булган фаҗига, НКВДның махсус өчлекләре тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителгән, гаепсез атып үтерелгән меңләгән корбаннар турында искә алу сирәгәя башлады. Бу — Русия хакимияте өчен уңайсыз тарих.

Быел да 5 августта (бу — Халыкара хәтер көне, 1937-1938 еллардагы Кызыл террор корбаннары искә алына) Карелия Республикасының Сандормох җирлегендәге күмәк каберләрдә ятучы корбаннарны искә алу чарасы уза. Биредә атып үтерелгәннәрнең рухына дога кылына. Аларның исемнәре укыла. Бу көн шулай күптәннән уза.

Бер ара анда рәсмиләр дә килә иде, мәрасим чарасы киң яктыртылды. Әмма соңгы елларда Карелиянең Сандормох җирендә булган фаҗига, НКВДның махсус өчлекләре тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителгән, гаепсез атып үтерелгән меңләгән корбаннар турында искә алу сирәгәя башлады. Бу — Русия хакимияте өчен уңайсыз тарих. Аның турында сөйләмәү, кешеләргә аңлату кирәк дип табылмый. Бу гына түгел, бу фаҗигане ачыклаган, меңләгән җәсәдләр яткан җирне табып, төрле каберлекләрдә яткан кешеләрнең һәрберсенең исемен ачыклаган, алар турында җентекләп мәгълүмат туплаган эзтабар шәхесләрне читләштерү, аларны җинаятьче дип табу эше җәелдерелде.

Сандормохтагы НКВДның җинаятен ачыклаучы кеше — эзтабар, һәвәскәр тарихчы Юрий Дмитриев. Ул 6 241 кешенең исемен ачыклый алды. Бүген Юрий Дмитриев Мордовиянең Потьма җирлегендә урнашкан кырыс шартлы төрмәдә утыра. Аны 15 елга төрмәгә ябып куйдылар.

Дмитриев "Мемориал" иҗтимагый оешма активисты булды. "Мемориал" озак еллар дәвамында Сталин чорындагы репрессияләр тарихын өйрәнде, корбаннарны ачыклады. "Мемориал" оешмасы Сандормохта үтерелгән кешеләр турында мәгълүмат туплаган аерым сәхифә дә булдырды, мемориал зиратта бөтен мәгълүмат тикшерелеп эленде. Карелия урманында булган фаҗигане искә алу мәрасимнәрен дә уздырды. Әмма "Мемориал" да Русия өчен куркыныч оешма булып чыкты. Аларны башта ят агент дип игълан иттеләр, аннары эшчәнлекләре Русиядә тәмам туктатылды.

Барлыгы 6241 кеше

Шулай булуга карамастан, Сандормох җиренә һәр 5 август корбаннарны искә алу өчен кешеләр килә. Быел да шулай. Биредә берничә сәгатькә сузылган корбаннарның озын исемлеге укыла. Барлыгы 6241 кеше. Сандормохтагы быелгы мәрасимнең үзенчәлеге шунда: биредә атып үтерелгән кешеләр арасында төрле милләт вәкилләре булуын исәптә тотып, аларның исемнәре үз туган телендә укылды.

— Кызыл террор чорында Сандормохта 5130 кеше атып үтерелә. 1937 елның көзендә Сандормох урманына Соловки төрмәсендә дә утыртылган кешеләр китерелә. 1111 кеше биредә атып үтерелә һәм җәсәдләр ятучы чокырга этеп төшерелеп җир белән тигезләнә. Болар барысы да НКВДның операциясе була, — диде Сандормох фаҗигасен өйрәнүче эзтабар. — Димәк, Сандормохта барлыгы 6 241 кеше атып үтерелгән булып чыга. Әмма бу соңгы сан түгел. Юрий Дмитриев Сандормохта атып үтерелгән кешеләрнең исемнәре тагын бар ди, әмма әлегә аларны төгәл ачыклыйсы бар. Эзләү эше дәвам итә.

53 татар Карелиядәге куе урманга китерелеп атып үтерелгән. Бу җинаятьләр өч кешедән торган "тройка" карары белән башкарылган.

Сандормохта төрле милләт кешеләре атып үтерелгән. Барлыгы 59 милләт. Оештыручылар аңлатуынча, аларның кемдер яһүд, кумык, әрмән, татар булып туа, коточкыч язмышка дучар булып, Сандормохта атып үтерелә. Бу корбаннарның исемнәре, алар турында мәгълүматны аларның туган телләрендә укылу — аларның рухына ихтирам күрсәтү, ди алар. Сандормохта ачыкланган корбаннар арасында 53 татар исеме бар. Аларны төрле активистлар алдан укып биргән. Сандормохтагы мәрасимдә аларның исемнәре беренче тапкыр татарча яңгырый.

Сандормох җирлегендәге каберлекләрдә бүгенге Татарстан, Башкортстан җирендә туучылар да, Пенза, Сембер, Сарытау, Касыйм, Мордовия татарлары да бар. Алар — төрле яшьтә, төрле социаль дәрәҗәдәге кешеләр. Кемдер укытучы, кемдер хисапчы, араларында студент, журналист, язучылар да, инженер булып эшләүчеләр дә, каядыр келәт каравылчысы буларак хезмәт итүчеләр дә бар.

Сандормохта атып үтерелгәннәр исемлегенә күз салсаң, шушы 53 кешенең күбесе "солтангалиевщина" эше нигезендә хөкем ителгән. 10-15 елларга хөкем ителгәннәр, кемдер Соловки утравындагы лагерьгә сөргенгә хөкем ителгән, кемдер "Белтбалтаг" лагеренә этап белән сөрелгән... 53 татар Карелиядәге куе урманга китерелеп атып үтерелгән. Бу җинаятьләр өч кешедән торган "тройка" карары белән башкарылган.

Мәсәлән, Сандормох җирлегендә рәссам, сынчы Бакый Урманченың энесе Һади Идрис улы Урманче атып үтерелә. Аның җәсәде Карелиянең Сандормох җирендә, күмәк кабердә ята. Корбаннар исемлеге тупланган Сандормох сәхифәсендә ул "Соловецкий этап" белән китерелгәннәр арасында бар. Ул Ади Урманче дип бирелә. Мулла улы, татар. Тәмамланмаган югары белемле дип язылган. Туган елы теркәлмәгән.

Һади Урманче
Һади Урманче
Бакый Урманче 5 елдан соң кайта ала, энесе Һади исә — юк. Ул Сандормохта атып үтерелә.

Алар абыйсы Бакый Урманче белән бер елны — 1929 елда кулга алынган. Икесе дә Соловки утравына сөрелә. Бакый Урманче 5 елдан соң кайта ала, энесе Һади исә — юк. Ул Сандормохта атып үтерелә.

Аның турында, эше турында ниләр билгеле?

Һади 1900 елда хәзерге Татарстанның Буа районы Салты авылында туып-үсә. ТАССРның Наркомфиннында хисапчы булып эшли. Кулга алынганчы Казанда яши, Казан политехник институтта белем ала. 1929 елның 2 маенда кулга алына. Аңа Мирсәет Солтангалиевка бәйле контрреволюцион, милләтчел оешмада катнашу гаебен тагалар. Бер ел узуга, 1930 елның 28 июлендә, ул 58нче маддә нигезендә 10 елга төрмәгә хөкем ителә. Хөкем карарында Һади Урманченың бөтен милеге тартып алына дип әйтелә.

Ул этап белән Соловецки лагеренә алып кителә. Муксалма дип аталган лагерь пунктында тотыла. 7 ел узуга 1937 елның 9 октябрендә НКВДның махсус өчлеге тарафыннан аңа үлем җәзасы чыгарыла. 18 көннән соң — 27 октябрьдә — ул Карелиянең Сандормох җирендә атып үтерелә.

Реабилитация бик соң килә. Һади Идрис улы Урманче бары тик 1990 елның 14 мартында гына аклана.

Тагын бер корбан. Бу юлы Сембердән, Иске Мәстәк авылыннан. Сәид Хәмидулла улы Сүнчәләй дә Сандормох җирендә атып үтерелә. Туган елы — 1889 елның 25 декабре. Милләте белән татар, әмма ОГПУ документларында ул башкорт дип телгә алына.

Кем була Сәид Сүнчәләй?

Шагыйрь, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе. Сүнчәләй Казан татар укытучылар мәктәбендә белем ала. Шигырьләр, пьеса, хикәяләр яза, урыс, көнбатыш шагыйрьләрнең шигырьләрен татарчага тәрҗемә итә. Мөгаллим буларак Пермь якларындагы татар балаларына белем бирә.

Сәид Сүнчәләй
Сәид Сүнчәләй
Аны әлеге дә баягы "солтангалиевщина"да, контрреволюцион эшчәнлектә гаеплиләр

1915 елда Уфада төпләнә, анда башта шәһәр китапханәсендә, аннары "Авыл халкы", "Көрәш" газетларында эшли. 1919-1922 елларда ул Кырымда РСФР Наркомының милләт эшләре бүлеген җитәкли. 1923 елда БАССРда мәгариф наркомның әгъзасы була. Аннары ул Уфа художество музеен җитәкли. 1926 елда Төркиядә РСФРның тышкы эшләр наркомытында тәрҗемәче була. Бер елдан соң Уфага янә кайта һәм музыка-театраль техникума мөдир итеп билгеләнә. Һәм шул ук елны аны 1927 елда Мәскәүдә кулга алалар. Аңа Төркиягә качып киткән Зәки Вәлиди белән элемтәдә торуда гаеп тагалар.

Берникадәр вакыттан соң Сүнчәләй НКВД хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итүгә килешә һәм аны җибәрәләр. Әмма иректә яшәү озакка бармый. 1929 елның 28 февралендә аны Уфада янә кулга алалар. Бу юлы аны әлеге дә баягы "солтангалиевщина"да, контрреволюцион эшчәнлектә гаеплиләр.

1930 елның 28 июлендә аңа ОГПУ карары белән атып үтерү хөкем карары чыгарыла. Нинди сәбәб белән билгесез, әмма бер ел узгач, үлем җәзасы карары 10 еллык сөргенгә алмаштырыла. Ул 1931 елда ул Соловки лагеренә сөрелә.

"Солтангалиевщина" милләтчеләр синонимына әйләнә. Мирсәет Солтангалиев үзе дә төрмәгә эләгә. Аннары милләтчелек, контрреволюцион эшчәнлек дип урыс булмаган кешеләргә, зыялыларга чәпи башлыйлар.

1937 елда НКВДның махсус өчлеге Сәид Сүнчәләйне атып үтерү карарын чыгара һәм 1937 елның 27 октяберендә ул атып үтерелә. Аның җәсаде Сандормох җирендә ята.

1958 елның 8 мартында Советлар Берлеге Югары мәхкәммәсенең Хәрби коллегиясе аны гаепсез дип таба.

Татарстанның Аксубай районы Яңа Ибрай авылыннан Харис Зариф улы Батыршинның да соңгы кабере туган җирендә түгел, ә менә шушы Карелиянең урманында булып чыга. Гап-гади авыл укытучысы. Әмма әләк белән аңа җинаять эше ачыла һәм ул Соловецки лагеренә сөрелә. Ул да атып үтерелү җәзасын алучылар исемлегенә эләгә һәм 1937 елның 27 октябрендә татар мөгаллимен атып үтерәләр.

Соловки лагереннән Сандормохка китереп атып үтерелгәннәр саны — 1111 кеше.

Сталин репрессияләре чорында татарларның язмышларын өйрәнүче тарихчы (аның исемен иминлек өчен язмаска мәҗбүрбез — ред.) "солтангалиевщина" эше нигезендә ачылган җинаять эшләре популяр була дип аңлата.

— "Солтангалиевщина" төшенчәсе 1923 елда барлыкка килә. Аны ТАССРның дәүләт эшлеклесе Сәхипгәрәй Сәетгалиев еш куллана, аннан оста файдалана. "Солтангалиевщина" милләтчеләр синонимына әйләнә. Мирсәет Солтангалиев үзе дә төрмәгә эләгә. Аннары милләтчелек, контрреволюцион эшчәнлек дип урыс булмаган кешеләргә, зыялыларга чәпи башлыйлар. Бу җинаять эше белән атып үтерелүгә, төрмәгә утыртылуга хөкем ителгәннәр арасында — төрле кешеләр, бер-берсенә бәйле дә түгелләр. Төркем белән гаепләү өчен уңайлы.

Коточкыч шартлар, кешеләр сөяккә үтеп керердәй салкында сәләмә киемдә эшләргә тиеш. Алар барысы да ярымач, суга, карга батып, җәен урманнардагы черкиләрдән таланып Советлар Берлеге хакимияте мактана алырлык канал төзергә мәҗбүр ителә.

Сандормох җирендәге каберлекләрдә "Белбалтлаг" лагерена хөкем ителеп, аннары атып үтерелгән кешеләр дә шактый. "Белбалтлаг" — төзәтү, хезмәт лагере. Ул 1931 елда Соловки утравындагы лагерь нигезендә булдырыла. Бу лагерьдә утыруга дучар ителүчеләр Беломор-Балтыйк каналын төзергә, анда хезмәт күрсәтергә тиеш була. Коточкыч шартлар, кешеләр сөяккә үтеп керердәй салкында сәләмә киемдә эшләргә тиеш. Алар барысы да ярымач, суга, карга батып, җәен урманнардагы черкиләрдән таланып Советлар Берлеге хакимияте мактана алырлык канал төзергә мәҗбүр ителә. Бу лагерьда утыручылар арасында татарлар да шактый була. Сандормохта шушы "Белбалтлаг"тан китерелеп атып үтерелүчеләр күп була.

Татарлар бармы алар арасында?

Бар. Мәсәлән, Ваһапов Ярулла Гыйният улы. Татарстанның Спасс районындагы Татар Тахталасы авылы кешесе. 1912 елда туган Ярулла кулга алына. Бу 1938 елның 4 феврале була. Нинди маддә, нәрсә өчен — билгесез. Ул төрмәгә хөкем ителә һәм "Белтбалтлаг"ка сөрелә. Ул аннан качарга тырыша. Моның өчен 82нче маддә (качу) нигезендә гаепләү дә өстәлгән. НКВДның махсус өчлеге лагерьдагы кеше чыдамаслык хезмәт Ваһапов өчен йомшак җәза дип саный һәм аны атып үтерүгә хөкем итә. Ул 1938 елның 31 мартында атып үтерелә. Аңа нибары 26 яшь була.

Түбән Новгород өлкәсенең Кочки авылыннан татар Гаязов Абдулла да "Белбалтлаг"ка хөкем ителә. Аның биографиясе бик кыска. 1917 елда туа, кулга алына, "Белтбатлаг"ка сөрелә һәм 1938 елның 31 мартында атып үтерелә. Аңа 21 яшь була. Бу татар кешесе дә Сандормохта ята. Күмәк кабердә.

Аларның рухына дога кылучы бармы? Нәсел кешеләре бу фаҗига турында беләме?

Һәм мондый язмышлар күп. Кем алар? Аларның рухына дога кылучы бармы? Нәсел кешеләре бу фаҗига турында беләме?

Сандормохтагы кешеләрне ни өчен, ничек атып үтерелүе хакында мәгълүмат дәүләт сере булып озак еллар буе сакланды. Мәрхүмнәрнең туганнарына аларның үлемгә хөкем ителүе турында хәбәр итү кирәк дип табылмый. НКВДның эш итү регламентына нигезләнеп атып үтерелгәннәрнең җәсәдләре кайда ятуы да дәүләт сере булып саклана. Хөкем карары кайда башкарылганы һәм кешеләр кайда җирләнгәне беркайда да теркәлми, исемлек алып барылмый. Бернинди дә мәгълүмат юк. Ләм-мим. Кеше бар иде — кеше юк… Аның турында сораучы булса да, җавап бирүче табылмый.

Залимнәрнең максаты — атып үтерелгән кешеләр турында тарихны сөртеп ташлау. Каберлеккә юллар ябыла. Әмма кырын эш йөз елдан соң да калкып чыга дигәндәй, НКВДның Сандормохта кылынган җинаяте еллар узу белән фаш ителде.

Сандормох җирендәге мөселманнар истәлегенә куелган хәтер кабер ташы
Сандормох җирендәге мөселманнар истәлегенә куелган хәтер кабер ташы

Сандормох җирлегендә татар, башкорт, кырымтатарларның да җәсәдләре ята. Аларның истәлегенә кара кабер ташы куелды. Аңа "Хәтерлибез. Помним" дип язылган, йолдызлар эчендәге ярымай ясалган.

Сталин репрессияләре тарихында татарлар темасын өйрәнү аз булса да бар. Шулай да соңгы елларда яңа фәнни хезмәтләр дә, тикшеренүләр чыкканы күренми. Бу темада эшләүче тарихчылар да күп түгел. Төбәкләр буенча татарларны, башкортларны ачыклау эше алып барылмый диярлек. Бу теманы өйрәнү авырлаша: КГБ архивлары ябык, документлар бирелми хәзер, дип зарлана тикшерүчеләр. Бу теманы сөйләрлек буын инде үлеп бетте, шаһитләр юк, гаилә истәлекләре генә кала.

Азатлык Радиосы аралашкан тарихчы (аның исемен иминлек өчен язмаска мәҗбүрбез — ред.) аңлатуынча, 1937 елның 5 августында Үзәк комитетның Политбюросы кабул иткән "Советларга каршы элементлар турында" карары чыккач, Сталин дошман дип санаган кешеләрне юкка чыгару, кыру эшенә юллар ачыла. Репрессияләр ике төргә бүленә. Аның берсе — кешеләрне атып үтерү, икенчесе — төрмәгә ябу, ди ул.

Кешеләрне атып үтерү, аларны төрмәдә черетү ярышы башлана. Бу эшне кем тизрәк һәм күбрәк башкара — ярышалар.

— Кешеләрне атып үтерү, аларны төрмәдә черетү ярышы башлана. Бу эшне кем тизрәк һәм күбрәк башкара — ярышалар, — ди ул. — Кешеләрне ни рәвешле халык дошманы дип билгеләгәннәр — төгәл бернинди инструкция булмаган. Әмма бу эш хакимият боерыгы, хакимият фатихасы белән башкарылган. Фәрманны үтәүчеләр арасында "планны чамадан тыш үтәү турында" хәбәр бирүчеләр табылгач, НКВД җитәкчеләре арасында үзара кешеләрне үтерү буенча ярыш башлана.

Без аралашкан башка тарихчы әйтүенчә, ТАССР НКВДсы күп очракта халык дошманнарын ачыклау планын артыгы белән үтәргә тырышкан. Мәскәүгә НКВД башлыгы Александр Алемасовтан планны, квоталарны арттыруны сорап хатлар юллануы билгеле. Атып үтерерлек кешеләрнең саны үзәктән аз килә дип санаган ул. Алемасов — ТАССРда 1937-1938 елларда массачыл репрессияләрне оештырган кеше.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG